Якыннан килеп кара
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрында Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» спектакле
Бу спектакль Әтнә театрында күп еллар элек инде сәхнәләштерелгән булган. Димәк, хәзерге куелыш тамашачылар хәтерендә истәлекләрне кузгатып, яңача, яңа сулыш, яңа ачыш һәм табышлар белән сәхнәгә к...
Бу спектакль Әтнә театрында күп еллар элек инде сәхнәләштерелгән булган. Димәк, хәзерге куелыш тамашачылар хәтерендә истәлекләрне кузгатып, яңача, яңа сулыш, яңа ачыш һәм табышлар белән сәхнәгә кире кайту ул. Режиссер Илдар Хәйруллин белән беренче эшләвебез, бер дулкынга көйләнү кыен булмады. Әсәр дистә еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмаган. Булганның кадерен белү, бер көнлек хисләргә бирелмичә, мәңгелек кыйммәтләрне саклап калу кебек, кешелекне гомер-бакый борчыган сорауларга җавап эзләү – режиссерның да, димәк, сәхнәдә уйнаучы артистларның да җиткерәсе килгән фикере әнә шул. Классик әсәрләрнең тәме еллар узган саен җетеләнә бара, дигән гыйбарәне истә тотып, премьерабыз уңышлы булыр дигән өметтә калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
43 нче Шаляпин фестивале тәмам!
-
«Телсез күке»нең моңы бармы?
Комментарий юк