Логотип
Якыннан килеп кара

Камал театры янәдән шаккатыра. Бу юлы – театраль сәяхәт! (ФОТОрепортаж)

Ул татар театрының 110 еллыгына махсус әзерләнгән. Идеянең авторлары – Фәрит Бикчәнтәев, Нияз Игъламов, текст авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссер – Илгиз Зәйниев. Спектакль беренче тапкыр сәхнәдә...

Ул татар театрының 110 еллыгына махсус әзерләнгән. Идеянең авторлары – Фәрит Бикчәнтәев, Нияз Игъламов, текст авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссер – Илгиз Зәйниев.

Спектакль беренче тапкыр сәхнәдә түгел, ә тамашачы аягы басмаган театрның төрле почмакларында күрсәтелә.  Тамаша берничә күренештән тора. Алар театр тарихының төрле чорлары, труппаның беренче кыюсыз адымнарыннан башлап, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге триумфаль гастрольләргә кадәр булган үсеше, кызык һәм кызганыч хәлләр, танылган шәхесләребез тормышында чынлыкта да булган истәлекле вакыйгалардан җыелган.

Алып баручы, ягъни театр бичурасы  Ришат Әхмәдуллин тамашачыны үз артыннан әйди. Беренче өлеш, әлбәттә, гардеробта башланып китә.  Актерлар дөм караңгыда, бары тик фонарь яктысында гына уйный. Биредә ике цензор татарларга театр уйнарга рөхсәт итүнең нәрсәгә китерү мөмкинлеге турында сөйләшәләр.

Соңрак күренешләр буфет янында һәм театрның Кабан күленә карап торган террасасында дәвам итә. Салкында өшегән артистлар – Габдулла Кариев, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Вәлиулла Мортазин-Иманский, Хәмит Колмәмәт һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская арасында нидәндер низаг чыккан. Соңыннан театрны беренче булып оештырып йөрүче Ильяс Кудашев-Ашказарский труппадан куыла.

 

Шулай акрынлап тамашачы кече залга таба хәрәкәт итә. Бер читтә яңа шигырен иҗат итүче Тукай басып кала. Ә кече залда репетиция. Бу 1917 ел. Биредә Габдулла Кариев белән Заһидә Әхмәрова репетиция ясый. Тиздән “Кан” спектакле сәхнәгә чыгарылачак.

Тамашачы зур сәхнә артына чакырыла. 1926нчы еллар. Обком чиновнигы (Минвәли Габдуллин) театр юбилеена нотык сөйләргә әзерләнә.

Оркестр чокырында яңа күренеш. Кәрим Тинчурин Салих Сәйдәшевне бикләп куеп “Кандыр буе ” спектакленә музыка яздыра. Тинчурин бик борчыла, афишалар чыккан, халык музыкаль драма көтә. Шул спектакльдә Сара Садыйкованың да роле бар. Ул бик тә җырларга тели. Салих янына килеп көй язып бирүен үтенә. Тик композиторның эше тыгыз. Уенын-чынын бергә кушып: “Үзең язып кара”, – ди ул аңа. Сара еларга җитешеп китсә дә, икенче көнгә көй язып китерә. Салих Сәйдәшев тә, Тинчурин да бик ошаталар. Әнә шулай танылган музыкант Сара Садыйкованың композитор сәләте ачыла.

Бу матур күренештән соң сәхнә астына төшәбез. Театрның бу өлеше тимер рәшәткә белән уратып алынган сорау алу урынын үти. 1937 ел. Тикшерүче Совет дәүләтенә каршы эш йөртүдә гаепләнеп кулга алынган.

 

Шушы урында туктап торыйк. Спектакльнең барлык серләрен дә ачып бетерәсе килми. Алда әле тагын Бөек Ватан сугышы чоры, көзге каршында грим салып уттырган Фатыйма Ильская, сәнгать дөньясына әле яңа гына кереп килгән журналистка күңелле итеп интервью бирүче Әзһәр Шакировны, әле яңа гына театрга кайтып эшли башлаган, артистлары санламаган Марсель Сәлимҗановны күрербез.

Тамаша нәкъ менә театрның зур сәхнәсендә тәмамлана. Иң дулкынландыргыч мизгелдә тамашачы үзе сәхнәдә басып кала.

“Спектакльне берничә тапкыр куеп карадык, билгеләнгән вакытны исәпләдек, шуңа да кайбер өлешләре төшеп калды”, – ди спектакльнең режиссеры. Театрга яшь режиссер Фәрид Бикчәнтәевнең кайтып кергән мизгелендә баш режиссер үзе уйнарга тиеш булган. Тик ул баш тарткан. Бу күренештә Марсель Сәлимҗановны Илдар Хәйруллин уйнарга тиеш булган.

“Бу тамашаны иртәрәк кәрсәтергә дә планлаштырган идек. Тик чаралар күп булу сәбәпле соңрак вакытка күчерелде. Спектакльдә 35ләп актер уйный. Техник яктан да эшләве бик җиңел булмады. Мондый театраль сәяхәтләр россиянең башка шәһәрләрендә эшләп килгән театрларда да үткәрелә. Алар андый вакыттта театрны бөтенләй бикләп диярлек эшли. Күбессенчә волонтерларга мөрәҗәгать итәләр. Бездә барлык рольләрне диярлек үз артистларыбыз башкарды. Шунысы белән отышлы да”, – ди камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов.

Бүгеннән спектакльгә билетлар сатыла башлады. Тамашачылар өчен премьера 22 һәм 29 апрельдә уйналачак. Һәр спектакльгә нибары 20 кеше генә керә ала. Ашыгыгыз, билетлар саны чикле, дип хәбәр ителә театрның сайтында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк