Логотип
Якыннан килеп кара

Сәхнәдә - милләт язмышы

Ул тормышыбызга башка күзлектән карарга, дөрес бәя бирергә, хаталарыңны танып, аны төзәтү өчен мөмкинлек тудыра, уйлану-эзләнүләр аша тормышның кыйммәтен аңларга ярдәм итә бит. «Театр – ул сәхнә уен...

Ул тормышыбызга башка күзлектән карарга, дөрес бәя бирергә, хаталарыңны танып, аны төзәтү өчен мөмкинлек тудыра, уйлану-эзләнүләр аша тормышның кыйммәтен аңларга ярдәм итә бит. «Театр – ул сәхнә уены» дип кенә караучыларны үз фикереннән кире кайтырга мәҗбүр итүче, мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт уятучы үзешчән артистларыбыз турында бүгенге язмам.

Мөслим районының Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты халык театры инде ничә еллар үз тамашачысын яңадан-яңа сәхнә әсәрләре белән сөендереп килә. 1970 елларда оешкан үзешчән театр коллективы тарафыннан әдәбиятыбыз ядкаре булырлык бик күп әсәрләр сәхнәләштерелде, әлеге спектакльләр исә, үз чиратында, мәдәниятебезне тагын да баетты.

Быелгы театр сезонында тамашачыга К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасын тәкъдим иттек. Әлеге классик әсәрне сайлау – режиссердан, театр коллективыннан бик зур кыюлык таләп итүен аңлаган хәлдә, бу фикердән бер адым да артка чигенү булмады, чөнки максат бер – ул республика күләмендә Җиңү яулау! Әсәргә килгәндә, Тинчурин үз драмасында ул чор өчен актуаль булган милли мәсьәләне күтәреп чыккан, анда ил фаҗигасе ачык чагыла: революциядән соң татар һәм шул исәптән, башка милләтләрне дә социали-змның усал җилләре «талый «башлый, дингә каршы көрәш нәтиҗәсендә мәгърифәтсезлек тамыр җәя, шуның белән милләт үзе дә юкка чыгу алдында тора. Шулай ук кеше бәхете мәсьәләсе, мәхәббәт хисенең зурлыгы, кеше хокукы, аның язмышы, кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте, яшәү һәм үлем фәлсәфәсе, тормыш гаделсезлеге, ул чорда илдә барган сәясәтнең геройлар тормышына зур тәэсир ясавын артистларыбыз образларны психологик алымнар кулланып, дөрес ачып бирә алды. Нәтиҗә бар! Театр коллективларының «Идел-йорт» регионара фестивалендә безнең халык театры коллективы Мөслим мәдәният театр тарихында беренче иң зур җиңүгә – Гран-Прига лаек булды! Безгә уңыш теләп, озатып калучыларның өметен аклап, башкалабыз Казаннан зур җиңү белән кайтуы үтә дә ләззәтле иде. Озак көтелгән җиңү булгангадырмы, аеруча татлы булды аның җимешләре.

12 декабрь көнне Казанның Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә финал бәйгесен үткән 18 район театр коллективлары арасыннан иң-иң дигән исемгә лаек булып, Гран-При отып, Форд-Транзит автобусына хуҗа булу начар нәтиҗәме? Театрның режиссеры Зөлфия Фәрхетдинова, Казан сәхнәсендә Гран-При бүләген алганда, нинди хисләр кичерде икән? «Әлбәттә, җинел генә бирелмәде безгә җиңү. Бу бәхетле көнгә кадәр театр коллективы ничә ай иҗат казанында кайнады – репетицияләр, җыр-бию, сәхнә хәрәкәтен камилләштерү өстендә эшләү, ялкынлы бәхәсләр, декорацияләр – болар барысы да театр сәнгатендә профессиональ караш булуны сорый торган таләпләр икәнен һәрдаим истә тотып иҗат итте артистларыбыз. Әйе, театрның төшен тәшкил итүче төп үзәк ул, әлбәттә, артистлар! Мин аларның һәрберсенә рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, ишетеп, тату коллектив булып эшләргә язсын!» – диде ул. Чыннан да, Ходай биргән сәләткә өстәп, тырыш, үҗәт хезмәт нәтиҗәсендә генә артистларыбыз театрның җанлылыгына, үз рольләренә тамашачыны да ышандыра алуга, шул исәптән, матур сәхнә әсәре тудыра алуга ирешә алдылар. Моның шулай икәнен Казан тамашачысының ихлас, кайнар алкышлары исбат итте. Мөслим халык театрының музыкаль әсәрләр куюга йөз тотып эшләве, сәхнәдә төрле жанрлар, күрелмәгән яңа образлар тудыруы – коллективның елдан-ел камилләшә баруын, профессиональ уенын ассызыклый. Үзешчән артистлар арасында мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, хәтта сәнгатьне үз иткән шәхси эшмәкәрләр дә бар. Сүземне «каймакның» иң тәмле ягына – сәхнә ягына борыйм әле.

Һәр кешенең күктә үз йолдызы бар дигән гыйбарәгә ышанып яшәүчеләр без. Кешенең үз йолдызы – ул аның яшәү мәгънәсе, бәхете буларак аңлашыла. К.Тинчуринның исә менә шул бәхет йолдызлары әсәрнең кульминацион өлешендә сүнәләр… Сәхнәдә вакыйгалар төп геройларның берсе – Исмәгыйль (Илфират Зәйниев) күргән төш белән башланып китә. Төшендә ул аждаханың (сугыш буларак юрала) берәм-берәм йолдызларны сүндереп бетереп, Сәрвәр белән үзен һәм барлык яшьләрне кабып йотуы турында сөйли. Төп рольләрнең берсе – Исмәгыйль ролен башкаручы Илфират Зәйниев сәхнәдә үз образын тудырып, тамашачыга Исмәгыйльнең холык-фигылен ачып бирә алды: тәрбияле, кешелек-ле, сөйкемле, матур егет ятимлектә үскәнгәдерме, бераз кимсенеп яши, хәтта үзен Сәрвәргә тиң түгел дип саный. Башта ул «Язмыштан узмыш юк» дип, бәхете өчен көрәшүдән баш тарта. Әмма Сәрвәргә булган кайнар мәхәббәте аңа бу киртәләрне җиңәргә ярдәм итә. Сәрвәр (Гүзәл Рәхимуллина) – әбисе тәрбиясендә үскән кыз, кешелекле, әдәпле, бәхетле булачагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер, кыюлыгы да бар.
Сәрвәрнең бәхете – Исмәгыйль. Ул аның йолдызы. Исмәгыйльне үз куллары белән үтергәч, үзен-үзе кичерә алмый, акылдан шаша. Төп героиняның фаҗигасен Гүзәл Рәхимуллина драманың кульминация өлешендә тулысынча ачты. «Ачты» дигән сүзләр генә аз, әлбәттә. Чөнки артистка үз роленә тиешенчә кереп, бөтен җаны-тәне белән бирелеп уйнамаса, Сәрвәрнең халәтен йөрәге аша кичермәсә, тамашачы күз яшьләренә буылып утырыр идеме соң?! Син тамашачыга үз халәтеңне бирә алып, аны елата яки көлдерә аласың икән, бу бит артист өчен зур җиңү!

Төп рольләр арасында күңелләрне аеруча тетрәндергәне – Надир булгандыр, мөгаен. Ул рольне башкаручы – Равил Тимкин («Туган як» музее фәнни хезмәткәре). Аның герое – табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле мәхдүм. Ләкин ул горур. Тышкы кыяфәте белән башкаларда чиркану тудырса да, ул мескен булып күренергә теләми. Надир Сәрвәрне яраткан хәлдә, акылы белән моның мөмкин булмаганын да аңлый. Әлбәттә, аның да башкалар белән тигез буласы килә, Надирга Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тормыш мәгънәсенә әйләнә. Сәрвәрнең үлеме аның соңгы өметен – «үз йолдызын» сүндерә, һәм ул яшәү теләген югалта, үз үлеме белән мәхәббәтенең бөеклеген раслый. Равил Тимкин үзенең герое аша һәр әйткән сүзенә уй, фикер, хис салып уйнагангадыр, тамашачының йөрәгенә генә түгел, акылына да кагылып, аны уйланырга мәҗбүр итә алды. Ул Ходай тарафыннан кимсетелгән кеше язмышын тирәнтен чынбарлыгында ачып бирә алуы белән көчле иде.

Им-томчы карчыкны уйнаучы Гөлнар Фәрхет-динова гәүдәләндергән образ – Фәрхи карчык – иң кызыклы, шул ук вакытта ул чорның фаҗигасендә төп чишелеш – яшьләрнең үлеменә этәргеч бирүче персонажларның берсе иде. Аны яшьләрнең бәхете-бәхетсезлеге кызыксындырмый, аның өчен тормыш кыйммәте – бары матди як. Гөлнар Фәрхетдинова – тамашачы яратып өлгергән, кабатланмас образлар тудыра белүче артистка буларак, безнең йөрәк-ләрдә күптән урын алып өлгерде инде.

Гөлнур әби ролен башкаручы Синара Яббарова («Туган як» музее директоры) инде ничә еллар Метрәй халык театрын җитәкләү өстенә, сәхнәдә 20 елдан артык төрле, бер-берсен кабатламаган образлар тудыра. Әсәрнең нигезендә матур хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокуклы булган геройларның фаҗигале язмышы, алар үлеменә сәбәпче булган сугышка, тормыш гаделсезлегенә ачыну да бар. Сугыш кешеләрнең бәхетен сүндерә, асыл егетләрнең тормышын өзә. Бер-берсен шашып яраткан яшьләр чынлыкта бәхетнең мәгънәсен дә аңламыйча һәлак булалар. Музыкаль драмада милләт язмышы белән бергә, халкыбызның матур милли гореф-гадәтләре дә чагылыш тапкан. Татар халкының матур йоласы – «Каз өмәсе» сәхнәдә барган вакыйгаларны җанландырып, үзенең уен-көлкесе белән тамашачыга кәеф күтәренкелеге өсти, яшьләрнең, сүз тәмен белеп, төртмәле шаярышулары, аларның мәхәббәт хисләренең эчкерсез булуы – артистлар уенында шулкадәр оста бирелә ки, син үзеңне ирексездән шул чорда, шул аулак өйдә итеп хис итәсең. Сәхнәгә сикереп менеп, шул уенда үзеңнең дә катнашасың, яшьләр белән бергә уйныйсың, жырлыйсы-биисең килә башлый. Саттар ролен уйнаучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин, авыл яшьләре ролен башкаручы Илдар Сәгъдиев, Ләйсән Закирова, Рөстәм Габидуллин, Гөлназ Хафизова, Алмаз Габидуллин, Алинә Гафурова, Алмаз Бәшәров, Ләйсән Садыйкова, Алмаз Латыйпов, Филүзә Шәрипова, Рүзәл Мингазов, Алсу Светлякова, Булат Хәйретдиновлар – икенчел рольләрдә булсалар да, үз геройларын тиешле югарылыкта күрсәтеп, ачып бирә алдылар. Артистлар теленең камиллеге өстенә, хореографик әзерлек, актерларның  пластикасы да әсәрнең тиешле югарылыкта барып чыгуында зур роль уйнаганын, театрның хәрәкәткә корылуын хореографыбыз Индира Тимкина зур җаваплылык белән аңлап эшли. Шунысы сөендерә – үзешчән генә булсалар да, безнең артистлар хореографик яктан да, вокаль яктан да, сәхнәдән дөрес әдәби тел җиткерү җәһәтеннән дә югары әзерлекле.

Иҗат процессында «сәхнә арты» дигән аерым тормышның туктаусыз «кайнавы» турында да әйтеп китми булмый. Театрның музыка бизәлеше өчен җаваплы тавыш режиссер-операторы Илшат Галиев һәм сәхнә артындагы башка һөнәр ияләренең хезмәт тирен бөтен тулылыгы белән чагылдырып бетерү мөмкин дә түгелдер. Әмма алардан башка театрны күзаллап булмый. Шунысы сөенечле – безнең мәдәнияттә һәр хезмәт үзенең бәясен һәм рәхмәтен алмый калмый. Бу исә җитәкчебез Ирек Фаяз улы Салихҗановның үз хезмәткәрләренә гадел күзлектән каравыннан килә. «Адәм баласына сәләт күктән иңдерелсә дә, кешедәге ул талантны күрүче, аны үстерүче булырга тиеш. Иҗат кешесен кысаларга куярга, аларны чикләргә һич ярамый, киресенчә, аларга иҗади иркенлек, сәхнәдә туган идеяләрне тормышка ашырырлык фикердәшләр кирәк», – ди ул. Нәкъ менә шушы ихтыяҗ – колач җәеп эшләр өчен мөмкинлек тудыра алу мәдәният бүлеге җитәкчесеннән тора да инде. Әлбәттә, үзенә генә хас тыйнак елмаю белән кабул итте ул сәнгать әһелләренең театрга бирелгән мактауларын, югары бәяләрен, котлауларын. Юк, бу югарылыктан башы әйләнүен дә сиздермәде, чөнки ул җитәкче кеше… Шуңа күрә ул үз-үзен кулда тотарга тиешлеген аңлап, кайнар йөрәгенә салкын акылын юлдаш итеп яши. Коллектив иҗади, ә бу җитәкчедән шәхси психолог та, артист та, кирәк вакытта таләпчән әти була белүне дә сорый. Кырыс битлек артында үз коллективын гаиләсе итеп кабул итеп, алар өчен «утка-суга» керергә әзер, мәдәниятне үз язмышына әверелдергән җитәкче яшеренгәнен күпләр белми әле.

Кунак буларак чакырылган татарча бер сүз белмәүче Германиянең Мюнхен балалар тернәкләндерү үзәге җитәкчесе, немец профессоры Даттке Иоахим спектакльдән күз яшьләре белән чыкты. Спектакльне башыннан ахырына кадәр тын да алмый караган чит ил вәкиле тәрҗемәчесе аның сүзләрен: «Миңа театрны аңлар өчен сүзләр дә кирәкмәде. Артистларның эмоцияләре, профессиональ уеннары миңа бу драманы тулысынча аңларга ярдәм итте», – дип тәрҗемә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк