Якыннан килеп кара
«Шашкан бабай»
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистыАлмаз Фәтхуллин Рольне аңларга, аңа кереп китәргә пьесаны уку (бездә аны читкалар дип атыйлар), репетицияләр булыша. Режиссер...
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистыАлмаз Фәтхуллин
Рольне аңларга, аңа кереп китәргә пьесаны уку (бездә аны читкалар дип атыйлар), репетицияләр булыша. Режиссерның күрсәтмәләрен үтәргә, фикерләренә колак салырга кирәк. Аннан актер эшендә күзәтү зур әһәмияткә ия. Мин тудырган Бабай образында гына да ике төрле булырга туры килде. Спектакльнең беренче өлешендә ул – «чын бабай», ягъни салмак хәрәкәтле, начар күрә торган, ә икенче өлешендә үз дәрәҗәсен белгән, туры сүзле, хәрәкәтчән кеше.
Рольне тулысынча ачу өчен артист белән герой арасында холык охшашлыгы булу зарур түгел, тик охшашлык булырга тиеш. Режиссер теге яисә бу рольгә актерлар сайлаганда да һәрбер актерның холык-фигылен истә тотып эш итә бит.
Спектакль – катлаулы, фәлсәфи. Һичшиксез бу режиссер – Рәшит Заһидуллинның уңышы. Жанры буенча абсурд комедиясе дип атала. Хәзерге заманда да абсурдта яшибез кебек. Тормышта һәрвакыт шулай: элек абсурд саналган әйберләр бүген инде гадәти хәлгә, ә элек табигый булган нәрсәләр бүген исә, киресенчә, абсурдка әйләнеп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк