Логотип
Якыннан килеп кара

XXI гасыр “Галиябану”ы нинди?

  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа иҗат фасылын ачуга ук тамашачыларны М.Фәйзи әсәре буенча куелган “Галиябану” спектакле белән сөендерде. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Бу  –“Галияб...

 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа иҗат фасылын ачуга ук тамашачыларны М.Фәйзи әсәре буенча куелган “Галиябану” спектакле белән сөендерде. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Бу  –“Галиябану”ның академия театрында унынчы тапкыр куелуы. Пьеса моннан 100 ел элек язылган. Г.Камал театрының да бит 110 нче юбилей сезоны. Шуңа күрә нур өстенә нур булыр дип, театр юбилеена “Галиябану”ны сәхнәләштерергә уйлаганнардыр да инде. Тамашачыны саклап калу, театрга мәхәббәтен сүндермәү өчен матур классик әсәрләребезне сәхнәләштерү кирәклеген дә яхшы аңлыйлар булыр. Чыннан да, “Зәңгәр шәл”, “Галиябану”, “Сүнгән йолдызлар”, “Җилкәнсезләр” һәм башка матур әсәрләр татар кешесенең бәгыренә уелган.

 

Әмма моннан 100 ел элек язылган әсәрне хәрефен хәрефекә дигәндәй, аз гына да үзгәртмичә кую ярамый, чөнки заман, адәм балаларының фикерләве, дөньяны күзаллаулары үзгәрде. Шуңа күрә яңа спектакльдә дә элеккегеләре белән чагыштырганда, үзгәрешләр байтак. Беренче чиратта Галиябануның әти-әнисе Бәдри (Минвәли Габдуллин), Галимәбану (Ләйсән Рәхимова, Илсөя Төхвәтуллина) арасында җылы мөнәсәббәт күзгә ташлана. Беренчедән, әсәрдә дә, спектакльдә дә аларга шактый зур игътибар бирелгән. Шул ук вакытта аларның үз-үзләрен тотышлары, элеккеге куелышлар белән чагыштырганда, үзгәрәк кебек. Ник дигәндә, элегрәк язылган әсәрләрдә еш кына татар ирләренең хатыннарына карата  берникадәр кимсетүле, түбәнсетүле карашлары шәйләнә. Бу спектакльдә исә хәл бөтенләй башка. Хәтта Бәдринең “чүпрәкбаш” сүзе дә ничектер яратып, үртәп әйтелгән кебек. Актерларның сәхнә сөйкемлелекләре исә ир вә хатын арасындагы җылы мөнәсәбәтне гәдәләндерергә ярдәм итә. Гомумән, алар уйнаган күренешләр шундый оста куелган ки, Бәдри белән Галимәбануның  сәхнәдә биеп китүләре, сүз арасында “кети-мети” уйнап алулары спектакльдән тыш та, мәзәк скетч булып та, мөстәкыйль рәвештә яшәп китәргә бик мөмкин.

Бер-берсенә җылы мөнәсәбәттә булган ир белән хатынның балаларын да яратып, иркәләп, саклап үстерү ихтималы зуррак. Спектакльдә Галиябану – нәкъ шундый назга күмелеп үскән иркә кыз. Бер караганда, мондый ата-ананың кызларын мәҗбүриләп теләмәгән егеткә кияүгә бирүләре гайре табигый кебек. Әмма шул ук вакытта Бәдри белән Галимәбануның үтә йомшак күңелле булуын күрсәтү, чорның кырыслыгын, кадими гадәтләрнең дөрес түгеллеген ачыграк тасвирлау өчен кирәк булган дигән тәэсир кала. Ата-ананың кинәт каты бәгерле булып калуын сурәтләгән күренеш үтә көчле тәэсир итә. Шуларны да сындыра алгач, нинди вәхши замана бу, дип уйларга этәрә.

Спектакльдә Галиябануның гаиләдә бердәнбер бала булуы да тикмәгә генә түгел. Әсәрдәге энекәшне махсус төшереп калдырганнар. Шуңа күрә Бәдри белән Галимәбануның кызларына мәхәббәте тагын да калкурак күренә, мәрхәмәтсез заманның йомшак күңелләрне дә кырыслату темасы тагын да көчлерәк яңгырый.

Галиябануның  (Гүзәл Гөлвердиева) өрфиядәй җиңел, нәфис гәүдәле булуы героиняның заман алдында көчсезлеген тагын да көчлерәк тоемларга ярдәм итә кебек. Хәлил (Фәннүр Мөхәммәтҗанов)  трафареттан чыккан әйбәт егет булып күзалдына килми. Аңарда берникадәр мутлык та шәйләнә. Хатын-кыз шундыйларны күбрәк ярата. Галиябануның да Хәлилгә мәхәббәте ышандыра төшә.

      

Гомумән, бу юлы “Галиябану”да ак вә кара ачык билгеләнмәгән. Бу Исмәгыйльгә дә (Алмаз Гәрәев) хас. Моңа кадәр без бу геройны гел явыз гына итеп күз алдына китерә торган булсак, яңа куелышта Исмәгыйльнең мәхәббәттән яшь саркыту күренешләре тамашачыны берникадәр гаҗәптә дә калдырырга мөмкин. Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниевнең әйтүенә караганда, бу да махсус уйланылган. Чыннан да, көчле белән көчсез, бай белән ярлының каршылыгы гына берьяклы кебек. Исмәгыйльнең, үзенең өстенлеген раслау, яисә эт дигәне өчен генә, Хәлилне атып үтерүе бөтен тамашачыны да ышандырмаска мөмкин. Ә мәхәббәт хакына атып үтерү ышандыра. 

Кыскасы, заманалар үзгәрә, мәхәббәт кенә үзгәрешсез кала. Әмма яшь артистларның мәхәббәтне тасвирлаулары элеккегечә түгел инде. Тирәнлек җитенкерәми дигән тәэсир кала. Эчтәлексез, буш сериалларда, бер көнлек очсызлы җырларда тәрбияләнгән буыннан тирән фикер, сүзгә, көйгә сизгерлекне көтеп тә булмыйдыр инде, бәлки.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк