Беренче урында - гаилә!

Бүгенге көндә танылган җырчы булыр өчен, беләсезме, нәрсә кирәк? Дөрес – кабатланмау, беркемгә дә охшамау! Шул максатка тугры булып, эстрада вәкилләренең күбесе нинди генә алымга, нинди генә адымга бармый. Ертык күлмәк, тузган чәч, җыртык җыр белән кем дә шаккатыра белә ул! Ә менә зәвык, тыйнаклык, мәгънәле җырлар белән тамашачы күңелен әсир итү һәр җырчының да хәленнән килми. Яраткан җырчыбыз, автор-башкаручы Фирүзә – бу максатка ирешкән сирәкләрнең берсе. Шул исәптән, гаилә учагын дөрләтүче уңган-булган хуҗабикә, өч бала әнисе, тынгысыз, җитез замана татар хатын-кызы ул.

Фирүзә, 2011 елда «Шулмы сөю» җыры белән күңелне яуладыгыз да, күпмедер вакытка юкка чыктыгыз? Кая идегез, ни белән шөгыльләндегез?

– Өченче бала белән декрет ялында булдым. Яшь вакытта ук үземә шундый максат куйдым: иң беренче урында гаилә, балалар, анннары гына башкасы. Бүгенге көнгә кадәр шушы максатыма тугрымын. Шулай да, декретка киттем дә, иҗат дөньясыннан читләштем, дип әйтә алмыйм, чыгышларым дәвам итте, чакырган җиргә, гастрольләргә бардым. Бу чорда бик күп җырлар иҗат ителде, тик тормадым, дип әйтәсем килә. Аннан, сүзнең дөресе – җыр яздыру, аны халык алдына чыгару акчага барып төртелә, шул сәбәпле дә җырларым күренми, ишетелми торгандыр. «Шулмы сөю» җыры исә билгеле бер иҗат этабыма нәтиҗә булды. Сүзләрен егерме яшемдә үк язган идем, дөнья күргәненә дә 10 ел булган икән. Ә менә көен ике балам булгач кына иҗат иттем. Моны мин бер хикмәт итеп кабул итәм, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте итеп, юкса, аңа кадәр көй язу сәләтем юк иде дә кебек. Беренче урында гаилә дип ният иткәнмен икән, тулы канлы гаиләм булгач кына иҗатка юлларым ачылды. Әйтерсең, вакыт сәгате суккан – бер-бер артлы яңа җырлар иҗат иттем, дискымны чыгару бәхетенә ирештем.

Беренче урында ук булмаса да, сәхнә тормышыгызның алыштыргысыз өлеше булган, димәк?

– Әйе, бу хакта сүз кузгатканда балачакка кайту кирәктер. Хәтерлим, биш-алты яшьләремдә үк күрше-күлән әбиләрне җыеп, чакыру кәгазьләрен өләшеп, кулыма «микрофон» тотып, аларга концерт күрсәтә идем. И яраталар, кул чабалар иде инде – шулвакытта ук алкышларның тәмен сизгәнмен, күрәсең. Мәктәптә укыганда үзешчән бию белән җиңүләр дә яуладык, район буенча беренче урын алып, Казанга да үттек, әмма совхозның акчасы булмау сәбәпле, башкалага барып җитә аламадык. Мәктәп елларында ук әдәбиятны яраттым, китапханәләрдә инша язар өчен мәгълүмат туплаган чаклар бар иде, шул вакытта ук иҗатка тартылганмын. Институтта укыганда «Тулпар» шигырь түгәрәгенә йөрдем. Табадан төшкән беренче иҗат җимешләрем җирле газетада дөнья күрә башлады. Ул чорда корреспондент та булып эшләп карадым, Алабуганың «Тургай» радиосында ди-джей да булдым. Эштән куркымыйм, үземнең өлкәмне табу барәбәренә иде эзләнүләр. Ул чакта да җырчы булырмын дип уйламадым, укытучылыкка укыйм икән, шушы юл белән китәрмен дә, аннан тайпылмамын кебек иде. Ләкин, бервакыт төрек теле укытучыбыз студентлар язында миңа төрек җыры белән чыгыш ясарга тәкъдим итте. Җырлы тормышымның башы әнә шул булды. Чыгышым музыка училищесы укытучысы Хисмәтова Сәлимә Фәсәх кызының игътибарын җәлеп иткән һәм ул мине үзенең дәресләренә чакырып алды. Аны хаклы рәвештә остазым, сәхнәгә чыгаручы, канат куючы кешем дип атый алам. Шулай итеп шәһәр бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый башладым. Ул вакытта ук дәртле җырларны үз итә идем.

Шул ук вакытта ук сез халык җырларын да яратып башкарасыз?

– Ул җырларны без гаиләдә тыңлап үстек. Күршеләр белән җыелып, әле бер күршедә, әле икенчесендә күңелле җырлы кичләр үтә иде. Әти гармунда уйный, шулай күршеләр белән татар халык җырлары дигән җыентыктан бөтен җырларны җырлап чыгалар. Мин шуларны бик яратып тыңлый идем. Хәзер, кызганыч, мондый традицияләр юк.

Әти-әниләрегез дә җыр-моңга хирыс кешеләр, димәк?

– Әнием – һөнәре буенча фельдшер, хәзерге көнгә кадәр көне-төне кайтып кермичә үз эшенә тугры булып, фидакарь хезмәттә. Балачакта да әнине сирәк күрә идек. Авыл җирендә эш күп бит, әти-әни таң атканда торып чыгып китә, кич караңгыда гына өйгә керә. Әни төшке ашка кайтып килә, ашагач, бераз гына ятып тора иде. Минем инде шундый әнидән кочаклаттырасым, аңа сырпаланасым килә, хәтта әнинең күз кабакларын бармакларым белән ачам: «Әни йоклама инде, әни тор инде», дип уятмакчы була идем. Әтием баштарак шофёр, соңрак газ хезмәткәре булып эшләде. Әтиемнең әтисе – бабам тирә якта данлыклы, оста гармунчы булган.

Холкыгыз буенча кемгә охшаган: әтиегезгәме, әллә әниегезгә?

– Икесенә дә, мөгаен. Бәлки әнигә күбрәктер. Мин тыныч та, усал да була алам. Эшемне җиренә җиткерергә күнеккәнмен, төгәллекне яратам – бусы да әни тәрбиясенең җимеше. Әни мине пөхтәлеккә, тырышлыкка өйрәтте. Мәктәптә укыганда гел «бишле»гә укый идем. Бервакыт безгә сызым дәресе керә башлады. Укытучы – мәктәп директоры үзе. Ничек шулай килеп чыккандыр, миңа «өчле» куйды да ул, чиреккә «өчле» дә чыгып куйды. Шок хәлендә, елый-елый әнигә кайтып егылдым. Шуннан әни миңа альбом, каранадашлар алып бирде дә: «Алда каникул, көн саен сыз да сыз, миңа күрсәтеп барырысың!», – диде. Баш күтәрми сыза-сыза шулкадәр остардым, бу фәннән гел «бишле»ләр генә ала башладым. Әни әнә шулай авырлыкларның күзенә карарга өйрәтте.

Димәк, максатлар куеп, алга бару яшьтән үк характерыгызга салынган. Ә максатларыгызга ирешмәгән чакларыгыз булдымы?

– Булды, кыенлыклар була бит инде тормышта. Андый вакытта мин сабырлык белән пауза алырга тырышам. Аннары аның җавабы килә ул үз вакыты белән. Кайчандыр, сәхнәгә тәүге тапкыр аяк басканда андагы гаделсезлекләрне күреп, «ярар, димәк, шулай язган, әлегә сәхнә минем өчен түгелдер, балалар үстерә торыйм» дип язмышыма күнә килдем. Сәхнә белән ике арадагы киртә кияүгә чыккач ныгыды гына, чөнки каенана-каенаталарым, дини кешеләр булганлыктан, хатын-кызның ирләр каршында җырлауны шәригать буенча дөрес түгел дип кисәттеләр. Шуннан без ирем белән хәзрәткә барып бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорадык. Җырның мәгънәсе, башкару стиле начарлыкка өндәмәсә, киресенчә, Аллаһ биргән сәләтеңне дөрес итеп, ярый торган гамәл буларак куллану кирәк диде ул. Җилкәдән йөк төште бу сүзләрдән. Каенаналарым да килеште. Башыма берәр уй керсә, мин аны башкарыр өчен бөтен көчемне куям – шул сыйфатымны якыннарым яхшы беләләр.

Сез җырларыгызның көен дә сүзләрен дә үзегез язасыз, хәтта аранжировкларада да «кулыгыз» сизелә...

– Әлифба китабын хәтерлисезме икән? Аның ахыргы битләрендә бер табышмак бар иде: «Ура, суга, җилгәрә, Үзе төяп җибәрә?» дигән, менә шул комбайн кебек мин (көлә). Чыннан да җырның башыннан ахырына кадәр җитәкләп йөрим дисәң дә була: сүзләрен, көен язам, аранжировкасы да җырның мәгънәсен, тәэсирләрен ачарлык булсын дип тырышам. Үзем автор булгач, аранжировка мәсьәләсе буенча баш ватмыйм, күңелем кемне куша, шуңа барам. Клип төшерәсе булса, энәсеннән җебенә кадәр аны уйлыйм. Сәхнәгә киеп чыгачак костюмымны да җырларыма туры килерлек булсын дип тектерәм. Дизайнын үзем уйлап чыгарам, озак еллар хезмәттәшлек иткән сыналаган тегүчем бар.

Сез бик җор телле, юмор хисегез дә шәп! Бүгенге заман «афәте» – хейтерларга ничек карыйсыз? Үзегезгә, иҗатыгызга карата негатив фикер язучыларга, диюем...

– Җор теллелегем әтидән килә, анысы, укытучы булуым да тәэсир итәдер. Тормышта юмор хисен сакларга тырышам. Аеруча гаиләдә, балалар белән бер дулкында, дусларча аралашабыз. Гел елмаеп торып булмый, әлбәттә, кайчак кәеф төшкәли. Тик андый мизгелләрдә дә негатив уйларның, сүзләрнең «якасына ябышып»: «Әһәә, син шулай мени?» әле дип, киресенчә, көч туплыйм. Менә хейтерлар, негатив язучылар белән дә шулай, бәлки, күңелемнән сыкрап аламдыр, әмма тискәре сүзләре мине үстерә генә.

Җыр темаларын каян аласыз?

– Тема сайлап утырганым юк, җырларым үзеннән-үзе языла. Былтыр миңа кырык яшь тулды, яшермим, хатын-кыз өчен яшь темасы авыррак бирелә. Шул вакытта кәефсезләнеп, яшьлегемне уйлап утыра башлагач, бер утыруда «Учак ягыйк» исемле җырымны яздым. Хәтта төзәтмәдем дә, ничек бар шулай сәхнәгә чыгардым. Аранжировкасын да шул яшьлектәге җырлар стиленә туры килерлек итеп эшләдем. «Әниемә» дигән җырны балаларым тугач, шул чактагы хис-кичерешләремә нигезләнеп иҗат иттем. «Юлдашың булыйм» дигән җырны өченче балага узгач, сөенечемнән язган идем. Нинди хисләр кичерәм, җырларыма да шулар күчә.

Гел үзегезнең җырларны гына җырлау ялыктырмыймы, башка авторларга мөрәҗәгать итү теләге юкмы?

– Юююк,үземдә шундый сәләт булганда чит авторлар эзлисем килми. Ә менә кирәк кешегә җырлар язып бирәм. Аранжировкалы җырларымны да биреп җибәрергә мөмкинмен. Миннән еш кына «Татар малае» дигән җырымны сорап язалар. Татар балалары җырласын, телебезгә ихтирам хисе тоеп үссеннәр дип, сораган һәркемгә бу җырны ихластан юллыйм.

Күпсанлы җырлар авторы буларак, шигырьләрегезне җыентык итеп бастырасыгыз килмиме? Гомумән, үзегезне шагыйрә дип атый алыр идегезме?

– Минемчә, шагыйрь ул бик тирән эчтәлекле, кинаяле, фәлсәфи фикерләрдән сүзтезмәләр үрүче. Мин үземне җырлар иҗат итүче дип атар идем, шагыйрә түгел. Ә менә шигырьләремне аерым җыентык итеп бастыру яхшы фикер, киләчәктә бу эшне башкарырга исәп.

Бүгенге көндә иҗатыгызның иң югары ноктасы нинди?

Иң зур яңалыгым – быел «Татар җыры» бәйгесендә катнашу бәхете–минем өчен мәртәбәле, сөенечле вакыйга. Кешедә теләк булса, аның алдында барлык юллар да ачыл икән. Бу – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте, димәк, син дөрес юлда барасың, дигәнгә ишарә.

Җырларыгызны язгач, иң беренче кемгә укытасыз?

– Иремә укытам, тыңлатам. Ул җыр өлкәсеннән ераграк кеше, шулай да аның фикере мөһим, әйткәннәрен исәпкә алам. Моны җырла, моны җырлама, дигәне юк, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, көч өстәп тора, аңлый. Гастрольләргә дә бар дип күндерә: «Бар, бетләреңне коеп кайт», дигән була (көлә).

Ә үзегез нинди хуҗабикә, хатын Сез?

– Мине хәзер мактана диярләр инде, ләкин ничек бар, шулай сөйлим – идеальдер лмая). Кияүгә чыккач та, үземә иң беренче әйбәт хатын булырга тиешмен дигән максат куйдым. Гаиләдә хатын-кыз, әни буларак идеаль булырга тырышам. Өйдә һәрвакыт чисталык, ашарга пешкән, балаларның тамаклары тук, өсләре чиста, бөтен. Балалар бакчасында тәрбиячеләргә кадәр «Сезнең балаларыгыз акыллы, тыныч, һәрчак чиста-пөхтә, матур киенгән» дип тырышлыгыма бәя бирәләр иде, һәм бу чыннан да шулай.

– СөбханАллаһ, барысына да ничек җитешәсез?

– Мине иҗат илһамландыра. Музыкасыз яши дә алмыйм кебек. Хәтта иртән йокыдан уянганда башымда ниндидер көй уйный. Аларны диктофонга языдырып барырга тырышам.

Шулкадәр актив тормыш белән яшисез! Ял итәргә вакыт табыламы, ничек хәл аласыз?

– Минем өчен ял ул үзем генә калып җыр язу. Гаиләбез белән атна саен берәр җиргә барырга тырышабыз. Атнага бер мине ирем ял иттерә. Ул көнне мин ашарга пешермим, җыймыйм-җыештырмыйм. Шулай ук ирем белән икәү генә каядыр барып кайту да күркәм традициягә әйләнә башлады. Чит ил дигәндә, Төркияне яратам, андагы мохит, атмосфера күңелемә якын, елга бер булса да барырга тырышабыз. Медитациясез генә йога белән мавыгам.

Идеаль булырга тырышканда шәхсән үзегезгә вакыт та каламы? Чибәрлекне, буй-сынны саклау өчен дә вакыт кирәк бит.

– Элегрәк балалар белән әвәрә килеп, өй эшләре белән көне буенча чәч тарамаган чаклар була иде. Тора-бара моның дөрес булмавын аңладым. Хатын-кыз үзен онытырга, корбан булырга тиеш түгел. Үземә шушы фикерне керрттем, балаларны да тәртипкә өйрәттем: кечкенәдән урыннарын җыештыралар, шкафларын тәртиптә тоталар, атнага бер бүлмәләрен юалар һәм бу норма. Улым өске каттагы юыну бүлмәсендә чисталык өчен җаваплы, кызларга – аскы кат. Атна саен табак-савытны да дежур торып юалар. Ә бүтәнчә ничек? Бу бит аларның үзләре өчен, икенче төрле сәламәт эгоизм дияр идем. Әни кеше өйдә хезмәтче түгел, ул – әни. Аның кәефе яхшы булырга тиеш, шул вакытта гына гаиләдә дә сәламәт, яхшы мохит була. Ирем бу яктан бик аңлый торган кеше, әлхәмдүлилләһ. Хәтта балалар белән иртән чыгып киткәндә дә аш бүлмәсен ялт иттереп калдыралар. Әмма бу әйберләрнең берсе дә болай гына килми: вакыт һәм тырышлык кирәк. Хатын-кыз, гомумән, үзен борчыган әйберләрен сөйләргә тиеш, ярдәм сораудан курыкмаска кирәк.

Ә шулай да сез нинди әни?

– Кырыс та, йомшак та була беләм. Шулай да күбрәк ярату аша тәрбияләргә тырышам. Без бит әниләр. Җылылык, миһербанлылык табигатебездә. Балаларыма игътибарны җәлләмим, алар да миңа шундый ук җавап кайтара.

Без совет чоры заманасы шаукымында тәрбия алган балалар бит, әти-әниләребез гел эштә булды, шул йогынты ясагандыр, күңел гел җылылык, игътибар эзли. Җырчыларның күпләп барлыкка килүе дә шуңа бәйледер кебек миңа. Балачакта ата-анадан җитмәгән игътибарны тамашчыдан алабыздыр кебек. Психология белән кызыксынган вакытларда шундый нәтиҗәгә килдем.

Тамашачы белмәгән тагын нинди якларыгыз бар?

– Барын да сөйләп бетереп булмас, әмма яшьрәк чакта мин пародияләр белән мавыга идем (Резедә Шәрәфиева булып җырлап күрсәтә – Ә.Б.).

Резедә Шәрәфиева ич бу? Шәп!

– Заманында биш-алты артист «булып» чыгыш ясаган чаклар бар иде. Ә Резедә Шәрәфиева – яшьлегем кумиры. Аның җырлау, киенү стиле, үз йөзе булуына соклана идем. Хәтта җырчыныкы кебек эшләпәләр алып кигәнем истә. Шула ук Филүс Каһировны бик хөрмәт итәм, аны чын җырчы дип саныйм. Гомумән, барлык җырчыларга хөрмәт хисе белән карыйм, үз итәм, без бит бер «дөнья» кешеләре. Әмма беркемне дә кабатламау яклы мин. Җырчы иң элек үзе булып калырга, үзенчәлекле булырга тиеш дип саныйм. Татар җырчысы исемен йөртү – үзе үк үзенчәлек, үзгәлектер ул. Милли йөзебезне югалтмаска иде.

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Тормышыгызда, иҗатыгызда зур уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
265
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы