Логотип
Журналда укыгыз

Кариев театры 33нче сезонын япты

Ул нәрсәләр белән истә калды? Узган сезонның иң әһәмиятле вакыйгаларын искә алыйк.

Ул нәрсәләр белән истә калды? Узган сезонның иң әһәмиятле вакыйгаларын искә алыйк:

– 33 нче сезонда без 7 премьера тәкъдим иттек: «Корт», «Озын-озак балачак», «Мио, минем Мио!», «Яратып туялмадым», «Ак чәчәкләр кебек...», «Тылсымбикә» һәм «Бәхетле көнем»;

– Габдулла Кариев театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллин юбилеена багышланган ретро-концерт үткәрдек.

– 6 проектны гамәлгә ашырдык: «TAMGA» III режиссерлар лабораториясе, «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, «Иделкәем & Кариев варислары» фестивале, «Мобиль дәресләр», «Кариев+», Instagramда онлайн проектлар;

– 5 фестивальдә катнаштык: «Федерация» II Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), III-нче Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Төрки халыкларының XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале, «Арлекин» XVIII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивале (Санкт-Петербург);

– Сойжин Жамбалова куелышындагы «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең «2019-2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» лонг-листына керде, шулай ук Россиянең театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнде.

– 6-15 нче июнь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивалендә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен" фестиваль дирекциясенең махсус премиясе лауреаты булды, ә артистыбыз Эльдар Гатауллин Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образлары өчен «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә җиңү яулады.

– «Мио, минем Мио» – «Балалар өчен иң яхшы спектакль номинациясендә Республика «Тантана» театраль премиясенә ия булды.

– Булат Гатауллин «Озын-озак балачак» спектаклендәге Кендек роле өчен Казан шәһәре Мэрының махсус бүләгенә лаек дип табылды.

– Сез яратып өлгергән «Озын-озак балачак» премьерасы «Инде» интернет-журналы версиясе буенча ел спектакле дип танылды!

Чыганак: Кариев театры

https://www.instagram.com/tv/CQdL7ddqQ-F/?utm_source=ig_embed&ig_rid=79d1bace-dbed-4fdb-b6f4-34cf3242c31f

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк