Бер спектакль тарихы / Өч аршын җир
Бу айда «Бер спектакль тарихы» сәхифәсе 2014 елның 15 мартында А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә дөнья күргән «Өч аршын җир» (А. Гыйләҗев) спектакленә багышлана.
Драма 14 +
Автор – Аяз Гыйләҗев
Режиссёр һәм рәссам – Фаил Ибраһимов
Композитор – Рөстәм Яхин
Музыкаль бизәлеш – Вәсим Әхмәтшин
Ике яшь йөрәк Мирвәли белән Шәмсегаянга тормыш шактый кискен сынаулар куя. Мирвәлинең атасыннан мирас булып калган җирне совет хөкүмәте үзләштерә. Мирвәли бу хәлне кабул итә алмый һәм бар мөлкәтен яндырып, хатыны Шәмсегяан белән бергә, авылын ташлап чыгып китә. Гомерләре читтә, туган җирләрен сагынып уза аларның. Шәмсегаянның сырхаулап урын өстенә ятуы, туып-үскән туфрагына җирләнү васыяте Мирвәлине авылга кайтырга мәҗбүр итә. Кешегә вафатыннан соң өч аршын җир җитә. Авылдашлары кичерерме Мирвәлине, кабул итәрләрме? Адәм баласы бер-беренең исән чагында кадерен беләме?..
Рольләрдә:
Мирвәли – Татарстанның халык артисты Рафик Каюмов
Яшь Мирвәли – Рәсим Хәмзин
Шәмсегаян – Лилия Минһаҗева
Шәйхразый – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов
Хәдичә – Татарстанның атказанган артисты Нурия Салахова
Таифә карчык – Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова
Адаш – Фәнис Сәхәбетдинов
Хәйдәр карт – Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин
Поезд бригадиры – ТРның атказанган артисты Илфат Әскәров
Проводница – Татарстанның атказанган артисты Раушания Таһирова
Фельдшер – Чулпан Арсланова
Миләүшә – Алсу Гыйлманова
Медсестра – Алинә Гәрәева
Врач – Татарстанның атказанган артисты Равил Гыйләҗев
Тегермәнчеләр – Руслан Ибраһимов, Динар Әминов, Татарстанның атказанган артистлары Илфат Әскәров, Равил Гыйләҗев.
Берәү – Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов
Фәрештәләр – Миләүшә Гыйльметдинова, Илфат Әскәров
Юлчылар, авылдашлар – театр артистлары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк