Логотип
Журналда укыгыз

Без Илһамлы халык

Бүген татарларның бөек шәхесе Илһам Шакировка 85 яшь тулган булыр иде.

Мәшһүр җырчы, татар халкының бөек шәхесе Илһам Шакировка быел 85 яшь тулган булыр иде. Татар җыр сәнгатен яңа югарылыкка күтәргән, гомерен халкыбызга багышлаган артист ул – Илһам абый. Ә безнең халкыбыз – моңлы халык, ничә яшьтә һәм нинди тормыш шартларында яшәвенә карамастан, татарның күңеле һәрчак җырлы, һәрчак моңлы булган. Чөнки без – Илһамлы халык! Түбәндә тәкъдим ителгән якты истәлекләр дә бу сүзләрне тагын бер кат раслый.

«Узган гасырның алтмышынчы еллары. Саба районы Иске Икшермә авылында яшь җырчы, консерватория студенты Илһам Шакиров концерты булачагын халык алдан белде, һәркем билет хәстәре белән мәшгуль булды. Ләкин клубның иске һәм кечкенә булуы сәбәпле, яшь талант иясен күрү һәм аның моңлы тавышын ишетү бәхете барлык кешегә дә тимәде»...

Матур җәй көне. Кич. Билгеләнгән сәгатьтә концерт башланып китте. Урамда билетсыз, урынсыз калган тамашачы бик күп (күрше авыл-тирәләрдән дә трактор арбаларына төялеп күп кеше килгән иде), тынчу бина эчендә алма төшәрлек тә урын калмаганлыктан, клубның тәрәзәләрен куптарып алырга мәҗбүр булдылар.

Менә сәхнәгә яшь җырчы күтәрелде һәм тамашачыны тиз арада моңы белән әсир итге. Ул тышкы яктан тәрәзәләргә ябырылган урамдагы халыкны күрми кала алмады һәм залда утыручылардан гафу үтенгән кебек ым кагып, үзенең моңлы җырларын урамдагыларга карап җырлый башлады. Залдагылар да аның бу гамәле өчен рәхмәтле генә булды, һәрхәлдә, мин үзем бик сөенеп утырдым. Яшь җырчы кабатланмас моң иясе булуы белән бергә бай рухлы, зирәк акыллы, кешелекле, тамашачасына итагатьле булуын да күрсәтте. Яшь талантның җырын-моңын урамдагы халык та концерт ахырына кадәр таралмыйча тыңлады. Ул вакытта без әле аның бөек җырчы булып танылачагын, халкын да югары күтәрәсе килеп, зур көч куясын белми идек».

Сәяра Гарифуллина

Тулы мәкаләне «Сәхнә» журналның февраль саныннан укый аласыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк