Логотип
Журналда укыгыз

Без яраткан Шарапҗан

Соңгы ярты ел эчендәге вәзгыять күп кенә кешеләрнең көндәлек тормышына зур үзгәрешләр кертте. Интернет челтәре – концерт-тамашалардан мәхрүм ителеп, ябылуда калган халыкның күңелен юатучы бердәнбер чарага әверелде. Шушы авыр вакытларны шаярып, уен-көлке аша җиңеп чыгарга ярдәм иткән Инстаграм герое – Шарапҗан бүген «Сәхнә» журналының кунагы.

Соңгы ярты ел эчендәге вәзгыять күп кенә кешеләрнең көндәлек тормышына зур үзгәрешләр кертте. Интернет челтәре – концерт-тамашалардан мәхрүм ителеп, ябылуда калган халыкның күңелен юатучы бердәнбер чарага әверелде. Шушы авыр вакытларны шаярып, уен-көлке аша җиңеп чыгарга ярдәм иткән Инстаграм герое – Шарапҗан бүген «Сәхнә» журналының кунагы.

– Рамил, карантин шартлары һәрбер артистның тормышына берникадәр үзгәрешләр кертте. Концертлардан ял иткән арада Сезнең Инстаграм аккаунтыгыз бик активлашты, Сез тудырган Шарапҗан образын халык бик яратып кабул итте. Бу образны иҗат итү фикеренә ничек килдегез?

 – Үзизоляциягә ябылгач, мин гаиләм белән авылга кайтып киттем. Иң кызыгы шунда, райондагы фатирымда элек театрда эшләгән вакытта ясатылган мыек булган. Менә хәзер 8 ел кулланмыйча яткан мыекның да вакыты җитте. Пандемия вакытында ниндидер яңа кызык- лы законнар чыга башлады, бөтен җирне ябып бетерделәр, ә кредитлар бетмәде, акча эшләү мөмкинлеге дә калмады. Шул кредитларга ачуым килеп йөргән вакытта башыма бер фикер килде. Концертлар белән йөргәндә уйнаган бер мыеклы образыма таянып кәмит видео яздырдым. Анда әле Шарапҗанның исеме дә юк, мыеклы мужик кына. Шушы видео әкренләп халыкка таралып китте, 2-3 видео чыккач бу образның халыкка бата башлавын аңладым. Аңа халык «Шарапҗан» дип исем кушты, һәм шуннан китте инде. Мин Шарапҗанны махсус идея чыгарып уйлап тапмадым, үзеннән-үзе килеп чыкты. Менә хәзер инде 80 нән артык видеосы дөнья күрде. Әйтергә кирәк, бу инде минем персонаж гына түгел, ул халыкныкы хәзер.

– Роликларның сценарийларын ничек уйлап чыгарасыз?

– Видеоларга килгәндә, һәрбер чыгарылыш та аерым уйлап йөреп иҗат ителми, кайвакыт телевизордан ишеткән кызыклы хәбәр, яисә урамда йөргәндә башка кызык фикерләр килә – шул юк кына әйберләрдән идеяләр, махсус сценарий уйлап утыруга караганда күпкә уңышлырак килеп чыга.

– Сезне кем видеога төшерә, Шарапҗанны кем сөйләштерә?

– Видеоны минем оператор-тормыш иптәшем Земфира төшерә. Земфира үзе артист түгел, без аның белән театрда таныштык, һөнәре буенча костюмер ул. Андый миниатюраларда катнашканы юк иде, беренче видеоны төшергәндә Земфира оялам дигәч, репликаларны иптәшемнең хатыны әйтеп торды. Икенче видеоны төшерергә тагын бер идея тугач, Земфирага: «Гел кеше хатынына чабып йөреп булмас, әйдә син сөйләп кара әле», – дидем. Башта бераз каушаса да, алга таба яхшы гына килеп чыга башлады. Хәзер инде Земфира минем оператор да, коллега да, реплика биреп торучы да. Шуңа күрә Шарапҗанның уңышы миндә генә түгел, бу безнең уртак җиңүебез.

– Шарапҗан герое Сезнең Инстаграмга язылучылар санын күпмегә арттырды?

– Шарапҗанны төшерә башлаганда минем Инстаграмда 82 мең язылучы булса, хәзер аларның саны 168 мең.

 

– Бу персонажны алга таба ничек дәвам итәргә уйлыйсыз? Бәлки концертларыгызга аерым монологлар рәвешендә кертеп җибәрерсез?

– Әлбәттә, минем концертларда Шарапҗан булачак. Монолог ише генә сәхифә түгел, концертның бер өлешендә скетч яисә мини-спектакль формасында Шарапҗанның үз урыны булачак.

– Белүебезчә, Сезнең театрда уйнау тәҗрибәгез дә бар. Буа театрында хезмәт иткән вакытыгызны нинди хисләр белән искә аласыз? Ни өчен театрдан китәргә карар кылдыгыз? 
 
– Әйе, мин 2009 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Буа татар дәүләт драма театрына кайттым. Театрда 5 ел хезмәт иттем. Училищеда укыган вакытларны, шулай ук театрда эшләгән елларымны тормышымның мөһим этаплары буларак бәялим. Театр белән бары тик якты, җылы хатирәләр күңелемдә саклана. Шушы театрдан мин артист буларак беренче адымнарымны атлап киттем, халыкка танылдым. Һәркемнең тормышында әһәмиятле этаплар була: балалар бакчасы, мәктәп, институт, эш… Шулай ук театр да минем язмышымның матур күренешле бер этабы. Бүгенге көндә дә театрдан ерак китмәдем, Казан театрларына йөрим, үземнең барлык мөмкинлекләремне концертларымда тамашачыга күрсәтергә тырышам. Шул ук сәхнәдә билгеле бер образ тудыру да, беренче чиратта, театрга бәйле. Билгеле бер сәбәпләр аркасында театрдан китәргә туры килде, ул теманы кабат кузгатасым килми.

– Театрда беренче башкарган ролегез дурак роле булган. Әйтергә кирәк, Шарапҗан образы да үзенчә сәеррәк персонаж. Мондый образларга тартылуыгыз нәрсә белән бәйле?

– Әйе, беренче уйнаган ролем җүләр образы булды. «Әлепле артистлары» («Әкәмәт-кәмит») спектаклендә. Ул образны халык бик якын кабул итте, шуның белән киң тамашачыга танылдым. Шарапҗан белән беренче уйнаган дурак образы – икесе ике төрле персонаж. Мин аны сәер дип әйтмәс идем, ул үзенә хас харизмалы юмористик персонаж. Ул сәясәтче дә, җиңел холыклы да, «подкаблучник» та, һәрвакыт үз сүзен әйтә белә торган герой. Күңел тоемлавы мине шушы образга китереп чыгарды, шулай да мин аны дурак дип әйтмәс идем.

– Тамашачылар Сезне шаян телле юморист буларак белә. Ә тормышта, гаиләдә Сез нинди кеше? 

– Әлбәттә, мин сәхнәдә бер төрле, ә тормышта күпкә җитдирәк. Үземне таләпчән, дөреслек яклы, пунктуаль һәм шул ук вакытта гади кеше дип әйтә алам. Кешеләрдән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ике җирдә дә җүләр булып булмый бит инде. Шуңа күрә сәхнә ул аерым дөнья, ул тылсым, әкият, могҗиза урыны… Ә тормышта һәрвакыт могҗизага ышанып йөреп булмый, чынбарлыкның үз кануннары.

– Сезнеңчә, идеаль ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Мин әле чыпчык кадәр гомер дә яшәмәгән, шулай да күңелемдәге сиземләвем буенча шуны әйтә алам: һәрбер ир-атның җаваплылык хисе, үҗәтлеге һәм гаиләсен тәэмин итә алырдай көче, мөмкинлеге булырга тиеш. Тормышта үзеңә генә ышанырга кирәк. Мин гаиләне ир-ат алып барырга тиеш дип саныйм. Хатынкызның эшләве үзе өчен. Мин хатынымнан акча сорамыйм. Үз сүзендә тора торган, булдыклылыгын эш белән күрсәтә торган, тормыш авырлыкларына бирешми торган һәм заманасына күрә һәрвакыт яраклаша белүчән ир-ат идеаль буладыр, мөгаен.

Балаларыгызның да киләчәктә тормышларын сәхнә белән бәйләүләрен теләр идегезме?

– Анысы инде бездән генә тормый. Үзләренең теләге мөһим. Кем генә булсалар да, исән-сау булсыннар. Бары тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтләрен үстерергә кирәк. Мин аларга бу эштә һәр яклап ярдәм күрсәтергә әзер.

– Тормыш иптәшегез Земфира нәрсә белән шөгыльләнә? Хатыныгыз Сезнең иҗатыгызга карата нинди мөнәсәбәттә? Өйдә булмау, озакка сузылган гастрольләр, гаилә белән бергә булырга аз вакыт калу һ.б. сезнең мөнәсәбәтләргә комачауламыймы?

– Әйткәнемчә, тормыш иптәшем Земфира белән без театрда таныштык. Ул үзе костюмер, иҗатны да аңлый, миңа киңәшләрен бирә һәм эшемдә һәр яклап ярдәм итәргә тырыша. Минем гастрольләр тормышым гаилә мөнәсәбәтләренә берничек тә комачауламый, ипием шул һәм хатыным да моны яхшы аңлый. Без шушы режимга ияләнгән инде хәзер, мин үзем дә 2-3 көн өйдә торсам, талаша башлыйм (Көлә.) Шуңа күрә, безнең гаиләдә барысы да җайга салынган, балаларга да игътибарым җитә, Аллага шөкер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк