Логотип
Журналда укыгыз

Чын иҗатчы. Мастер!

Ул чын иҗат кешесе. Мастер!

Режиссёр, педагог, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссёры – Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев юбилеен билгеләп үтә. Татар театры дөньясында аны белмәүчеләр юк. Фәрит Бикчәнтәев чын мәгънәсендә үз мәктәбен булдырган шәхес, ничә буын артистлар тәрбияләгән остаз. Казанда «Нәүрүз Төрки халыкларның Халыкара театр фестивале һәм белем бирү форумы», «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, «Яңа татар пьесасы» конкурсы, күп кенә халыкара театр проектлары аның җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә аны Рәсәй һәм чит илләрдә дә танып беләләр.

Юбилей уңаеннан без Фәрит Бикчәнтәев турында аның янәшәсендә булган якыннары, хезмәттәшләре, шәкертләре белән әңгәмә кордык. Сүзебез Фәрит Рәфкать улы куйган спектакльләр, репетицияләр, әлбәттә, юбилярыбызның иҗаты һәм үзе турында барды.

 

Наилә Гәрәева, ТРның халык, PФның атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты:

– «Бичура» – Фәритнең беренче эше, диплом спектакле. Пьеса авторы Мансур Гыйләҗев белән алар дус иделәр. Әсәрнең читкасы вакытында текстны төрлечә кабул иттеләр. Миңа ошады. Фәрит дипломга нәрсә куйыйм, дип уйланып йөргәндә, мин аңа: «Син татар театрында эшләгәч, татар әсәрен куярга тиеш», – дидем. «Бичура»ның текстын аңа Мәскәүгә җибәргәч, ул аны ошатты һәм диплом спектакле итеп куярга алынды. Театр өчен бу бик зур яңалык булды. Беренчедән, әсәрнең төп фикере – авыл, авылның бетүе яңалык булса, икенчедән, Фәритнең артистлар белән эшләве үзенчәлекле иде. Ул сәхнәдә фикерне тормышчан, гади генә итеп түгел, ә символик яктан күтәрүгә басым ясады.

Шунда миңа Фәрит беренче тапкыр әби ролен бирде. Аңа хәтле әбиләрне уйнаганым юк иде әле. Хәмдия күршекәй каз бәпкәләрен, «дөгә-дөгә» дип, сугышта үлгән балалары дип уйлап, гел аларны эзләп йөри. Диплом эшен кабул итүчеләр: «Бичура»ны карагач: «Вы поднялись на такую высоту, на которой вам будет тяжело держаться. Это Ваша большая смелость», – дип әйттеләр.

Фәрит театрда режиссёр булып эшли башлагач, ул куйган шактый спектакльләрдә иҗат итү бәхетенә ирештем. Шулар арасында Т. Миңнуллинның «Хушыгыз» спектаклендә Миләүшә роле. Ул спектакль зур уңыш белән барды – Фәрит һәм анда катнашкан артистлар Тукай премиясенә лаек булдылар. 

Фәрит Рәфкатович белән эшләве ничек?

 Мин аңа күнегелгәнчә «балам, балам», – дип йөрим. Ул миңа: «Театрда мин синең улың түгел», – ди (көлә). Репетицияләр вакытында да Фәрит миңа, башкаларга караганда, таләпчәнрәк иде. Соңгы елларда «Исәнме, улым!»ны куйдык. Анда Ана гел баласы белән сөйләшә, ә мин елап утырам. Фәрит мине: «Син нигә елыйсың соң? Бу бит синең турында түгел. Үзеңне уйнама!» – дип кисәтте. (Көлә). Ул миндә гел ачылмаган якларымны күрә, ача белде. Т. Миңнуллинның «Шәҗәрә» дигән бик көчле әсәрен куйды ул. Анда сүз репрессия еллары турында бара. Төп героиня Сәлимә аракы эчә, тәмәке тарта. Пьесаны укыгач, мин Фәриткә: «Бу мин уйный торган роль түгел», – дидем. Ә ул: «Син әле үзеңне белмисең!» – дип үз сүзен әйтте. Һәм, чыннан да, ул ролем шундый яхшы килеп чыкты. Мин үземдә яңа мөмкинлекләр ачтым. Яңадан тугандай булдым! Минем гомеремдә дә моны онытасым юк. Улымның олуг театрда җитәкче булып эшләве, баш режиссёр булуы, әлбәттә, минем өчен зур куаныч. 

Фәрит сәхнә артында үскән бала буларак, кечкенәдән спектакльләрдә катнашты. Ул тормышта да минем таянычым, куанычым. Газиз балаң булу – тормышың мәгънәсез узмаган дигән сүз. Ә инде милләткә, халыкка хезмәт итеп, үз хезмәтенә тугрылыклы бала тәрбияләү – икеләтә бәхет.

Яңалыклар белән янәшә, Фәрит милли театрга да тугрылыклы калды. Хәзерге заманда милли театрны, театрда миллилекне саклап калу бик зур батырлык, сәләт, профессиональлек таләп итә. Милли җанлы кеше генә моны булдыра ала. Фәриткә ул сыйфат әтисеннән күчкән. Рәфкать тә театрда ничә еллар буе артист һәм режиссёр булып иҗат итеп, зур-зур әсәрләр куйган, татар театрына бөтенләй икенче юнәлеш керткән кеше. Фәрит әтисенең эшен дәвам итә. Бу нинди зур шатлык!

 

Илдар Хәйруллин, ТРның халык, РФның атказанган артисты, Сәлимҗанов ис. премия лауреаты:

– Фәритнең иҗаты, үзе турында сөйләргә алынганда, мин сүзне ерактан башлар идем. 1966 нчы елны мин театр училищесына укырга кердем. Безне ике педагог – Марсель Сәлимҗанов һәм Рәфкатъ Бикчәнтәев укытты. Икесе ике төрле. Марсель абый классик алымнар белән эшләргә, Станиславский сүзләре буенча өйрәтә. Ә Рәфкать абый бөтенләй башкача юл белән бара. Аның үзенә генә хас алымнары бар. Алым гына да түгел, аның тормышка карашы да башка иде. Сюжет бара ди, бөтен режиссёрлар шул сюжетны төзеп бара, ә Рәфкать абый шуңа ниндидер көтелмәгән, әмма шул ук вакытта табигый алымнар, финтлар кертеп, сюжетны борып җибәрә, төп линиясен дә саклап кала. Менә шул сәләт Фәриткә дә күчкән.

Фәрит 1980-нче еллар ахырында театрга кайтып, бөтенләй яңа алым белән эшли башлады. Театрга үз фәлсәфәсен, эстетикасын алып килде. Без бит Марсель, Празат абыйлар кул астында дәрт биреп уйный идек. Ә Фәрит «уйнамагыз» дип, психология түренә керүне таләп итте. Әлбәттә, яшьләр аны бик тиз отып алды, ә без, урта буын артистларына, бу эстетикага күнегү авыррак булды.

Шушы юбилеена Фәрит зур художник булып килә. Кайбер яшь режиссёрлар Фәритнең спектакльләрен карыйлар да, аның менә шушы алымын күреп, «кара әле, бу бик шәп икән», дип үзләренең спектакльләренә күчерәләр. Ләкин аларда ул алым укылмый. Ә Фәритнеке укыла, чөнки, аның эчке дөньясыннан чыккан әйбер ул, ә башкалар механик рәвештә күчерәләр. Сәнгатьтә алай гына эшләп булмый...

 

Фәридә Хафизова, Г. Камал театрында режиссёр ярдәмчесе:

Фәрит абый белән чыгарган спектакльләрегез күпме?

– Режиссёр ярдәмчесе буларак Фәрит Рәфкатович белән 40ка якын спектакль чыгардым. М. Гыйләҗевнең «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», «Курчак туе» (Р. Хәмид белән), Т. Миңнуллинның «Хушыгыз!», «Җанкисәккәем», «Дивана», «Шулай булды шул», Н. Исәнбәтнең «Гөлҗамал», З. Хәкимнең «Телсез күке», И. Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» һ.б. – барысы да озын гомерле спектакльләр булды. «Җанкисәккәем» (Т. Миңнуллин) 1995 елдан башлап әле дә сәхнәдә. Ә андагы әле яңа гына театр уку йортын тәмамлап килгән яшь артистлар – бүген зур исемнәр алган сәхнә осталары.

 Фәрит абый нинди режиссёр?

– Спектакль тудыру – бик катлаулы процесс. Репетицияләрдә туачак постановканың уңышына нигез салына. Режиссёр белән артист бер фикердә, бер дулкында булсалар, барысы да уңышлы килеп чыга. Төрле чаклар була: кайберәүләр сүзен кыскартканны яратмый, режиссёр күрсәтмәләренә каршы килә. Андый очракларда Фәрит Рәфкатович артык каршылык күрсәтми, артистны игътибар белән тыңлый. Актёрларга гел ирек бирә ул, аларның фикерен аңларга тырыша, ләкин үзенең хаклыгын да йомшак кына исбатлый, кирәк икән – бәхәсләшә. Бәхәстә артист җиңсә, уйнап күрсәтүен сорый. Әмма барыбер уртак фикергә килеп, шундый иҗади тандем килеп чыга.

Фәрит абыйны башка режиссёрлардан нәрсә аера?

– Мин Марсель Сәлимҗанов белән дә эшләү бәхетенә ирештем. Марсель абый – постановщик, артист аның кулында пластилин. Артисттан үзе күргән образны ясап куя иде ул. Ә Фәрит Рәфкатовичның эш алымы башка, бик нәзек һәм нәзакәтле. Иң беренче чиратта ул артистка аңлата, аннары кечкенә-кечкенә матур буяулар бирә, шулар тамашачы күңеленә хуш килә. Ул чын иҗат кешесе. Мастер!

 

Илдус Габдрахманов, Татарстанның халык артисты:

– Фәритне мин 1984 нче елдан беләм. Ул ГИТИСка укырга керде, ә мин Мәскәүдә Щепкин училищесында укый идем. Шунда таныштык, дуслаштык. Армиядән кайткач мин театрга эшкә кердем. 90 нчы еллар, кризис еллары... Ә без яшьләр, бездә энтузиазм көчле, эшлисе килә. Шунда Фәрит белән Мансур Гыйләҗев «Казан егетләре»н уйлап чыгарды. Бу спектакльдә Фәрит миңа Тукай ролен бирде. Ул минем беренче зур ролем иде, яраткан ролем. «Казан егетләре» спектакленнән соң театрга яшьләр агыла башлады. Гомумән, халык театрга сугыша-сугыша керә иде. Бу спектакльне «чамадан тыш» эшләдек дисәк тә була. Спектакль премьерасын без Фәритнең туган көнендә, Балык бистәсе районының бер авылында уйнадык. Аннары Казанда өч көн уйнадык, шуннан соң бу спектакль бөтен җиргә танылды. Яшь композитор, яшь драматург, яшь режиссёр, яшь артистлар яңа дулкын булып килеп кергән спектакль. Бүгенге көндә дә Фәрит чын, талантлы режиссёр. Ул булмаса, минем карьерам да үсешкә ирешер идеме икән?..

 

Люция Хәмитова, РФның атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты:

– «Кара чикмән» спектакле театрыбызның репертуарында аерым урын алып тора. Ул мюзикл жанрында эшләнде. 2002 елда бу әсәр белән Марсель Хәкимович эшли башлаган иде. Бу рольгә сине алам дип, кайбер артистларга әйтеп тә куйган иде. Кызганыч, вакытсыз китеп барды... Ул безнең рухи атабыз, укытучыбыз булды. Марсель абый Фәриткә дә укытучы, җитәкче, режиссёр. Фәритне улы кебек якын күрә, ярата иде ул. Шуңа аны югалту барыбыз өчен дә бик авыр булды. Марсель абыйның эшен дәвам итеп, Фәрит аның истәлегенә «Кара чикмән»не үзе чыгарды. Фәритнең тәкъдиме белән 7 нче ноябрь, Марсель абыйның туган көнендә, ел саен аны зурлап искә алу максатыннан яңа премьера чыгару да күркәм традициягә әверелде.

Аның режиссёр да, кеше буларак та кайсы сыйфатларын аерып атар идегез?

– Ул бик зирәк кеше. Шуңа күрә аның һәр эшендә дә төпле, тирән мәгънә ята. Ул, чыннан да, бик зур дәрәҗәдәге профессиональ режиссёр. Аның белән эшләү – бик зур мәктәп. Ул артистларны үстерә, рухи яктан баета. Ниндидер образны эшләгәндә дә, шундый нечкәлекләрен табып, һәрберсенә ярдәм итеп, тавыш күтәрмичә, җайлап кына, барысы да аңларлык итеп эшли белә. Нәтиҗәдә синең образ, персонажыңның бөтенләй башка яктан ачылганын күрәсең. Фәрит сәхнәдә артист белән режиссёр бер дәрәҗәдә булган, дустанә һәм җылы мөнәсәбәт, атмосфера тудыра, аларны чикләми, импровизациягә ирек бирә.

Фәрит Рәфкатовичны актёр буларак хәтерлисезме?

– Әлбәттә! Мин аңа гашыйк булып йөри идем әле ул вакытта. Без, студент вакытта Фәрит төп рольләрне башкарган спектакльләргә йөри идек. Ул бик шәп артист. Әле менә хәзер дә артистлар: «Фәрит абый, ничек уйныйсын күрсәтмәгез, Сезнең кебек уйнап булмый!» – диләр. Ә ул шундый итеп уйнап күрсәтә! Табигатеннән дә киләдер ул, әтисе дә, әнисе дә бик талантлы артистлар бит.

 

Миләүшә Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган артисты:

– «Өч сеңел»... А. Чеховка әзерлекне Фәрит абый безнең белән студент елларыннан ук башлады. Диплом эшебез итеп «Акчарлак»ны куйдык. Шул вакытта Чехов турында күп китаплар, аның язган хатларын укыдык. Мәскәү астында Чехов яшәгән Мелиховога да барган идек. Чеховка мәхәббәтне миндә Фәрит абый уятты. Миңа калса, «Акчарлак» Фәрит абыйның зур ачышы, һәм шул ук вакытта Фәрит абыйны да икенче яктан ачкан әсәр. Режиссёр буларак кына түгел, ә педагог буларак та... Шәкертләрен шәхес буларак та үстерә ул. Студент еллары минем өчен иң кызыклы, иң кадерле, һәм иң күп белем туплаган елларым. 95 нче елда «Акчарлак» белән фестивальдә дә катнаштык. Гомумән, Камал театрының Европага чыгуы безнең курстан башланды: Аугсбург шәһәренә Бавариягә ике әсәр алып бардык: «Акчарлак» һәм «Җанкисәккәем»не.

Ә 2006 нчы елны без кире Чеховка әйләнеп кайттык. Чехов, миңа калса, Фәрит абыйның иҗатында билгеле зур, мөһим урын алып торучы автор. Чеховны кую сәләте бөтен режиссёрга да «бирелми».

Репетицияләр вакытында Фәрит абый нинди?

– Ул төрле. Һәрвакытта! Без укыганда ул әле үзе дә укып бетермәгән иде. Шуңа күрә ниндидер юмор, шаяру хисе, шул ук вакытта дистанция дә бар иде. Мин үзем бик кире, шуңа күрә катырак та әйтәм. Ул бик таләпчән, ләкин кайчак син үзең тапкан әйберләрне күрә белеп: «Монысы әйбәт, калдырырга кирәк», – дип әйтергә мөмкин. Фәрит абый иң элек безне фикер йөртергә, уйларга, кызыксынырга, эзләнергә өйрәтте.

 

Ләйсән Гатауллина, актриса: 

Өченче курста укыганда, без, дүрт студент кыз, «Әтәч менгән читәнгә» спектаклендә массовкада гастрольләрдә идек. Шунда Фәрит абый миңа: «Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын укып кара әле. Анда бер персонаж бар – Сәрвәр», – диде дә башка берни әйтмичә китеп барды. Соңыннан инде Казанга килгәч, мине төп рольгә алырга теләвен әйтте. Мин коелып төштем. Без бит әле укыйбыз гына. Театрда яшь артисткалар күп. «Нигә мин?» – дип сорау бирдем. Һәм шунда Фәрит абый «Ләйсән, нигә мин түгел, ә «мин булмасам кем?» («кто если не я?») дигән сорау белән эшкә алынабыз, курыкма», – дип, үземдә ышаныч уятты.

 

Фотолар Г.Камал театры матбугат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк