Логотип
Журналда укыгыз

Фәннүр Мөхәммәтҗанов: «Мин беркайчан да өйләнмәм дип уйлый идем»

«Кыскалыкта – осталык» сәхифәсендә чыккан мәкалә.

Фәннүр, «Өйләнәм.tat» спектакле белән таныштырыгыз әле. Әлеге премьерадан нәрсә көтәргә?

– Шигъри җанлы журналист егет өйләнергә җыена һәм заманадан калышмыйча, үзенең интернет-блогын ачып җибәрә. Биредә ул үзенең проблемалары белән уртаклаша, кызлар сайлый, очрашуларга бара... Спектакльнең күп өлешен эфирлар тәшкил итәчәк, экран күп кулланылачак. Бүгенге көн теле белән әйткәндә ул – блогер! Тик әйтергә кирәк, ул әле блогер буларак мәхәббәт өлкәсендә дә беренче адымнар ясый, шуның белән төрле кызыклы һәм көлкеле ситуацияләргә эләгә.

Премьерадан нәрсә көтәргә? Тамашачыга әлеге спектакль  төрле кызык язмышлар һәм үтә дә четерекле мәсьәләләр тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, сорауларга көтелмәгән җаваплар, ситуацияләрнең көтелмәгән чишелеше.

– Ролегезне үзегезгә якын дип әйтә аласызмы? Ул башка образларыгыздан нәрсә белән аерылып тора?

– Үземә якын дип әйтә алмыйм, ниндидер охшашлыклар бардыр, бәлки... Башка образлардан аермалы буларак ул блогер һәм ул гади гына түгел. Гомумән, блогер булу минем өчен яңа тәҗрибә, интернет челтәрләрендә мин бик сирәк утырам.

Ни өчен тамашачы әлеге спектакльгә килергә тиеш? Сезнең фикер.

– Беренчедән, тамаша кылырга, театр тәкъдим иткән чираттагы премьераны карап, фикер алышырга. Икенчедән, «мәхәббәт» дигән гаҗәеп дөньяда ничек үзеңә тиң ярыңны табырга, ялгышмаска, сайланырга, бу мәсьәләгә дини яктан ничек карарга? Әлеге сорауларга бергәләп җавап эзләр өчен.

– Күңелегезгә иң якын образ?

– Алар миңа барысы да якын. Аллага шөкер, үземнекеләр!

– Рольне тулысынча ачар өчен артист белән герой арасында холык охшашлы булу зарурмы?

– Зарур түгел, әмма охшашлык булса комачауламас. Без бит төрле образларны гәүләндерәбез, барсы да кеше язмышлары һәм холыклары. Артистның холкына түгел, эшенә карап бәя бирәләр! Холкыңны чамаламасаң, сәхнәгә дә чыгармаска мөмкиннәр!

– Кечкенә чакта кем булырга теләгән идегез?

– Космонавт буласы килү күпләрнең хыялы булгандыр инде. Мин дә хыялланган идем, соңрак футболист буласым килде.

– Сезнең остазларыгыз кем?

– Алар минем шактый күп. Актёрлык осталыгы буенча: Фәрит абый Бикчәнтәев һәм Илгиз абый Зәйниев. Шигърият, әдәбият буенча һич курыкмыйча: Хәлим абый Җәләловны һәм Илдус абый Әхмәтҗановны атый алам.

– Театр сезнең өчен нәрсә?

– Күңелемне дәвалаучы рухи йортым!

– Сәхнә белән бәйле кызыклы хәл булганы бармы?

– Алар күп инде. Иң мөһиме, кызганычлысы юк.

– Бәхетле кеше нинди була? Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?

– Бәхет – синең әйләнә-тирәң, бар булганың: әти-әниең, туганнарың, сөйгән хатының, гаиләң, яраткан эшең, дусларың... Ходай биргән газиз гомерең!

– Мин беркайчан да... (дәвам итегез)

– Мин беркайчан да өйләнмәм дип уйлый идем. (Елмая). Хәзер инде үз балам да бар, Аллага шөкер! Гаиләмнән аерма, гаиләмне сакла, Ходаем!

– Төшенкелеккә бирелгән чакларыгыз буламы? Күңелегезне ничек күтәрәсез?

– Төшенкелеккә бирелгән чаклар була, күп очракта үзем генә калам, үзем генә йөрим. Гаиләдәге тынычлык һәм җылылык бик мөһим роль уйный. Минем бит ике гаилә: никахлы законлы гаиләм һәм театрдагы гаилә. Аллага шөкер, икесендә дә тыныч, таянырлык, дөнья мәшәкатьләрен оныттырырлык кешеләр!

– Тамашачыга әйтер сүзегез?

– Иң мөһиме сау-сәламәт булыгыз! Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, шайтан коткысына бирелмичә яшик. Без сезне бик нык хөрмәт итәбез, театрга юлны онытмагыз!

Әңгәмә «Сәхнә» журналының «Кыскалыкта – осталык» сәхифәсендә апрель санында бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк