Логотип
Журналда укыгыз

Фуат абыйның «Марзуш»ы

Әйе, СССРның халык артисты Фуат Халитов үзенең яраткан хатынына «Марзуш» дип эндәшә иде. Марзия апа иркәләп-назлап эндәшүгә, яратуга, хөрмәткә һәр яктан лаек ханым иде шул.

Әйе, СССРның халык артисты Фуат Халитов үзенең яраткан хатынына «Марзуш» дип эндәшә иде. Марзия апа иркәләп-назлап эндәшүгә, яратуга, хөрмәткә һәр яктан лаек ханым иде шул.

Аның исемен атауга ук күңелгә чисталык, уңганлык, пөхтәлек, пакьлек кебек хатын-кызны зурлый, күтәрә торган төшенчәләр килә. Моңа тагы бик тәмле камыр ризыклары пешерүче, гомумән, искиткеч аш-су остасы булуын да өстик. Ул өйрәткән рецепт буенча бик күп артисткалар әле бүген дә, бик рәхәтләнеп, лимон пирогы пешерәләр. Марзия апаның чисталыгы турында легендалар йөри. Кыш уртасында да, мәсәлән, берничә тапкыр тәрәзәләрен ачып юа, имеш. Хәер, актриса буларак та ул киң диапазонлы шәхес иде. Яшь вакытта матур тавышы белән җырлы «Галиябану»ларны уйнаган булса, аннан характерлы рольләргә, тирән психологик кичерешле драматик образларга күчә. Бик тормышчан, гади итеп уйнавы белән ул тамашачы күңеленә тирән үтеп керә иде. «Әни килде»дәге Саимәсе аның ювелирларча эшләнгән образ булып хәтергә сеңгән. «13 нче председатель» дигән спектакльдә аның бер монологы гына бар. Әмма кечкенә генә шушы рольдә дә үзенең кичереше белән тетрәндерү көченә ирешә алды.

Кеше буларак та, актриса буларак та шундый гүзәл сыйфатларга ия иде ул. Хәер, ире — бөек артист Фуат Халитовны чын мәгънәсендә саклап, кадерләп, баланы караган кебек хәсиятләп яшәтүе белән генә дә бу дөньялыкта бөек миссиясен үтәгән булыр иде ул. Чөнки талант юкка чыкмасын, фаҗигале язмышка дучар булмасын өчен аны саклый да белүче кирәк. Марзия апа да Фуат абыйны яшел елан агуыннан саклап кала алды.

Әйе, ул — чын татар-хатыны. Ирне беренче планга куеп, зурлый белә торганы. Ярату һәм яратылу бәхетенә ирешә алган ханым ул Марзия Миңлебаева.

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан язмасы. 2001 ел

Мәкаләнең алдагы өлеше                                                                                                                                     Мәкаләнең дәвамы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк