«Әни бик укымышлы, зирәк кеше иде»
Нәфисә Хәйруллина әнисе, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның язмалары турында.
Нәфисә Хәйруллина әнисе, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның язмалары турында:
– Әнием истәлекләр язу белән кызыксына башлаганда миңа 13 яшьләр чамасы иде. Аның дуслары бик күп иде һәм ул кешеләрне бик яхшы тоя белә иде. Ул арабыздан киткәч тә, дуслары, хезмәттәшләре «Фирдәвес апа безне җыеп торучы үзәк иде, хәзер инде без элеккечә җыелмыйбыз» дип әйтәләр иде.
Ул бик укымышлы, зирәк кеше иде. Әни язган мәкаләләрне хезмәттәшләре дә һәрвакыт югары бәяләп килделәр. Ул истәлекләр тормыштан алынган хәлләр булуы белән дә кадерле, чөнки аларда уйдырма юк. Хәтерлим, әнием Марсель Сәлимҗанов турында язган иде. Шуннан соң Марсель абыйның тормыш иптәше Гөлнур апа белән грим бүлмәсендә очрашкач, әниемнең аңа илһамланып шушы язмасын укыганы бүгенгедәй исемдә.
Кызганыч, әнием үзенең мәкаләләре тупланган китапны үзе күрмичә калды. Белүемчә, бу китап әле һаман да театрда сатыла.
Әниемнең бу сәләте бераз миңа да күчкәндер, мөгаен. Мәктәптә укыганда мин бик ялкау идем, бөтенләй укымадым дип әйтергә була. Минем классташларым яттан өйрәнеп иншалар яза иделәр, ә мин һәрвакыт күңелемнән өстәп яза идем. Бер вакытны укытучым минем иншаны укып, күз яшьләрен тыя алмыйча мине кочаклап алды. Ә сыйныфташларымның ачуы килә, «теләсә-нинди матур сүзләр белән язасың да, яхшы билгеләр аласың» дип миңа үпкәлиләр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк