Логотип
Журналда укыгыз

Иҗатта да бергә атларбыз

Марат Галимов һәм Линара Батталова күпләргә җырчы буларак кына түгел, гаилә пары буларак та билгеле. Шушы арада алар, тормыш сукмагыннан тыш, иҗат юлыннан да бергә атларга дигән фикергә киләләр. Шул турыда тулырак белү өчен, Линара Батталованың үзе белән күрешеп сөйләштек.

Марат Галимов һәм Линара Батталова күпләргә җырчы буларак кына түгел, гаилә пары буларак та билгеле. Шушы арада алар, тормыш сукмагыннан тыш, иҗат юлыннан да бергә атларга дигән фикергә киләләр. Шул турыда тулырак белү өчен, Линара Батталованың үзе белән күрешеп сөйләштек.

– Линара, үзегез турында бераз сөйләп үтегез әле. Сез кайсы як кызы?

Мин Оренбург өлкәсе, Сорочинск районы, Новобелогорка авылыннан. Әтием Әмир, миңа 13 яшь вакытта, бу дөньядан китеп барды. Әнием Румия, сыңар канат белән, апам Ләйләне һәм мине тәрбияләп үстерде. 16 яшемә кадәр районнан чыкканым да булмады дияргә мөмкин. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга килдем. Монда мин үз юлымны таптым һәм мәхәббәтемне очраттым. Гаиләбездә иҗат сукмагыннан китүчеләр юк. Шуңа бөтен өметләре миндә булган, җырчы ясарга теләгәннәр һәм максатларына ирешкәннәр. Җырлау сәләте әниемнән күчкән, аның тавышы моңлы.

– Марат Галимовны күпләр «Казан егетләре» аша, Сезне «Рәхәт-лукум» һәм «Кыю кызлар» төркемнәре солисты буларак беләләр. Бүгенге көндә үз исемегезгә генә хезмәт куясыз. Киләчәктә иҗатыгызны тамашачыларга ничек тәкъдим итәргә уйлыйсыз?

Инде ничә ел Марат та, мин дә ялгыз чыгыш ясыйбыз. Марат мәҗлесләр, никахлар да алып бара, мин дә анда килеп җырлар башкарам. Бәйрәм кунаклары безнең бергә җырлавыбызны үтенә иделәр. Дуслар да: «Кайберәүләр тормышта пар булмасалар да, уртак җырлар яздыралар. Сез ирле-хатынлы булып та аерым гына чыгыш ясыйсыз. Сезне сәхнәдә дә бергә күрәсебез килә», дия башладылар.

Беренче дуэтыбыз русча булды. Аннары татар телендә дә уртак җырыбызны яздырдык. Күптән түгел генә Әлмәттә ике сәгатькә якын чыгыш ясадык. Марат та, мин дә аерым җырладык. Иң ахырда дуэтыбызны тәкъдим иттек. Паркның төрле тарафына таралган кешеләрнең, ул җырыбызны ишетеп, сәхнә янына елышуларыннан гаҗәпкә калдык. Шул вакытта без халыкка парлы җырчылар буларак күпкә кызыклырак икәнебезне аңладык. Алга таба шушы юнәлештә эшләргә, уртак иҗат җимешләребезне арттырырга исәплибез.

– Линара, Сезнең төркемдә эшләү буенча да, аерым җырлауда да тәҗрибәгез бар. Кайсында үзегезне иркенрәк хис итәсез?

Иҗат юлымны триода башлагангамы, кеше белән эшләү күңелемә күбрәк хуш килә. Үзем генә җырлый башлагач, сәхнәдә кемдер җитмәвен тойдым. Әллә берәр гитарачы белән эшләргәме дигән уйлар да бар иде. Марат та төркемдә эшләргә күнеккән кеше. Шуңа да дуэт булу безнең өчен табигый күренештер.

– Дуэтыгызның исеме булачакмы?

Юк, чөнки элегрәк кешеләр Маратны урамда күргәндә: «Бу бит «Казан егетләре» төркеменнән. Кем әле ул?» дип, бер-берсеннән сорыйлар иде. Мине дә исемем буенча түгел, ә «Рәхәт-лукум» яки «Кыю кызлар»дагы җырчы буларак кына белделәр. Шуңа күрә хәзер дуэтка атама куясыбыз килми. Кайберәүләр сәхнәдә Линара һәм Марат Галимовлар дип чыгыш ясамавыбызга аптырыйлар. Үземә ике фамилия дә яңгырашлы сыман һәм һәркайсы күңелемә якын. Паспортта иремнекен, сәхнәдә үземнекен калдырырга уйладым. Марат та моңа һич каршы түгел. Аңа документта язылганы мөһимрәк. Аннары безнең гаиләбездә гел кызлар. Фамилия дәвамчылары юк. Шуңа әтием фамилиясе гомерен бераз булса да озайтасы килә.

– Кызыгыз да сәнгатькә, моңга тартыламы?

Без аны булдыра алган кадәр ул юлдан сакладык. Бервакыт балалар бакчасында, төркеменнән ничектер чыгып китеп, вокал түгәрәген табып, «Минем җырлыйсым килә» дип кергән. Тәрбиячесе нишләргә белмичә аптырап, миңа шалтыратты. «Менә хәзер үзе теләгәндә алыгыз», дидем.

– Ни өчен вокал түгәрәгенә йөрүенә каршы идегез?

Сабыйны интектереп, кечкенәдән җырларга өйрәтергә тырышуга Марат каршы. Баланың табигатьтән бирелгән тавышын кечкенә чакта бозарга мөмкиннәр дип саный ул. Кызыбызның тавышы искиткеч матур, моңлы. Ул музыканы бик яхшы тоемлый. Чит телдәге җырларны да яратып башкара. Киләчәктә үз юлын үзе сайлармы яисә юнәлешне без бирербезме хәзергә билгесез. Әлегә мәктәптәге гимнастика һәм инглиз теле түгәрәкләренә генә йөри, башка җирләргә йөртергә өлгермибез. Камелиябез быел өченче сыйныфка бара.

– Кызыгызга сеңелкәш яки энекәш алып кайтырга теләмисезме?

Бу безгә иң еш бирелә торган сорау. Быел җәй бераз тазарган идем күп кеше, «Бәби көтәсез икән», дип котлый башлады. Хәтта бер газетага шул хакта сөйләргә интервьюга да чакырдылар. Юк, мин авырлы түгел. Андый нәрсә планда да юк. Йөклелек чорым бик авыр узды, шуңа миндә курку хисе калды. Аннары Маратның беренче гаиләсеннән кызы һәм улы, ягъни Камелиянең апасы һәм абыйсы бар. Алар бер-берсен бик якын күрәләр, тыгыз элемтәдә торалар. Балалар атна саен кунакка киләләр. Без аларны бик яратабыз, аралашып яшәүләренә сөенәбез. Шуңа минем кызыбыз өчен күңелем тыныч ул ялгыз түгел.

– Линара, Марат абый Сезнең беренче ирегезме? Яшь аермасы күпме?

Әйе, Марат минем тәүге тормыш иптәшем. Гаилә коруыбызга да 11 ел үтеп киткән икән инде. Вакыт сизелмичә дә уза. Ирем миннән 13 яшькә олырак.

– Сез концертларда вакытта кызыгызны кем карый? Калдырыр кешегез бармы?

Минем әнием. Ул безнең белән яши. Шуңа кызыбыз өчен борчылыр урын юк. Без концертлардан кайтканда өй җыештырылган, ашарга пешкән, баланың дәресләре әни күзәтүе астында хәзерләнгән була.

Әнине үзебезнең яннан җибәрәсебез килми. Ир-атларга хатынның анасы белән торуы җиңел түгеллеген һәркем белә. Ләкин Марат белән әни бик якын дуслар, бик яхшы аралашалар. Хәтта мине дә уздыралар. Ул яктан иремә аеруча рәхмәтлемен.

– Гаиләдә аңлаша алмаган, үпкәләшкән вакытлар була. Андый чакта сездә кем беренче булып татулашу җаен эзли?

Мин. Маратның хәтере калучан. Мин исә тиз онытам, беренче булып гафу итәм. Ачуланышсак, озак та тормый, иремә сүз катам. «Мин синең белән сөйләшмим бит», ди ул. «Исемнән дә чыккан. Ярар инде, эндәшкәч, сөйләшик», дип яңадан дуслашабыз.

– Әгәр гаилә һәм сәхнәнең берсен генә сайларга туры килсә, кайсы өстен чыгар иде?

Әлбәттә, гаилә. Яшьрәк чакта бәлки икенчесен дә сайларга мөмкин булыр иде, әмма хәзер газиз кешеләремнән кадерлерәк берни юклыгын аңлыйм. Элегрәк сәхнә маяк кебек йөрәкне гел алгысытып торса, бүгенге көндә бер хобби буларак карыйм. Минем яраткан төп эшем бар концертлар агентлыгында чаралар оештыру буенча менеджер булып эшлим. Эшем бик ошый. Җырлаудан тыш, башка җирдә хезмәт куюыбыз пандемия чорын да авырлыкларсыз үткәрергә ярдәм итте. Ул вакытта артистларга ничек кыенга туры килүен яхшы хәтерлисездер.

– Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

Элек үкереп елый идем. Яшияши акыл керәдер, күрәсең, хәзер бик тыныч кабул итәм. Күп кенә энәле сүзләр бөтенләй дөреслеккә туры килми. Кеше аркылы ишетелгәннәре дә, туры үзебезгә килеп әйтелгәннәре дә җитәрлек.

– Сәхнәдә сез энергия туплыйсызмы яки киресенчә алҗып кайтасызмы?

Бу нинди тамашачылар алдында чыгыш ясауга бәйле. Әлбәттә, күпчелеге яхшы энергияле кешеләр. Кайбер районнарда төксе генә каршы алган авыллар бар. Андагы халык, сәхнәгә чыгуга, баштан алып аякка кадәр энә күзеннән үткәрә, бер-берсе белән сөйләшеп утырып, җырчыларны «чәйнәргә», хәтта бармак төртеп көләргә мөмкин. Бәхеткә, андыйлар бик аз.

– Сәхнәдәге Линара тормыштагыдан аерыламы?

Мин тормышта нинди булсам, сәхнәдә дә шундый ук. Гадәттә ничек кычкырып аралашсам, сәхнәдә дә шулай сөйләшәм. Әйтәсе сүзләрне дә артык уйлап тормыйм күңелемә килгәнне тамашачыга җиткерәм. Марат ул яктан мине тәнкыйтьли, бераз кысаларга кертмәкче була. Үзе һәр сүзне үлчәп сөйли ни дисәң дә, сәхнә тәҗрибәсе байтак шул аның.

– Ирегездә иң ошаган һәм иң ачуны китергән сыйфатлар нинди?

Марат кешене гаеп итеп сөйләгәнне сөйми. Кайда гына булмасын, гайбәт таратканнарын яисә берәрсе хакында тискәре сүз әйткәннәрен ишетә икән, шунда ук кисәтү ясый. «Сез анда булдыгызмы? Каян беләсез? Сөйләшергә башка тема беттеме?» дип туктатырга тырыша. Шушы сыйфатын бик яратам һәм хөрмәт итәм.

Ошап бетмәгән ягына килгәндә, тиз кызып китүчәнлеген атый алам. Сәхнәдә гел елмаеп кына йөрсә дә, тормышта энәләрен кабартып алырга да мөмкин.

– Җырчылар арасында дусларыгыз бармы?

Сәхнәдә дуслык юк дисәләр дә, анда бөтен кеше дә бер-берсе белән матур гына аралаша, исәнләшә, фотога төшә. Без дә барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Дөрес, кунакка йөрешкән җырчы дусларыбыз юк. Бары еллар белән сыналган, университет чорларыннан бер-беребезне белгәннәргә генә шатлык-серләребезне ышана алабыз. Кайчандыр дусларыбыз күп иде. Авырлыкларга юлыккач, берничәсе генә яныбызда калды. Менә шулары безгә кадерле.

– Сәхнәдә дә, тормышта да ике иҗат кешесенең бергә булуы ардырмыймы?

Юк, киресенчә бик уңайлы. Ерак юлларга чыгып киткәндә, сәхнәдә борчылганда, яныңда үз кешең булу тынычландыра. Дөрес, ике җырчының фикере гаиләдә иҗат буенча туры килмәгән чаклар да була. Миңа, мәсәлән, бөтен нәрсә тиз кирәк. Сүзләрне дә, көйне дә тиз генә чыгарып, җәһәт кенә җырны яздырып кайтырга булсын. Ә Марат аңа бик җитди якын килә. Бөтен нәрсәне үлчәп, озаклап уйлап эшли. Канатым ныгымаган килеш очарга талпынганда ул мине шулай җиргә төшерә.

– Линара, бәхет Сезнең өчен нәрсә ул?

Якыннарымның исән-сау булуы. Марат хастаханәдә яткан вакытта мин моны аеруча яхшы аңладым. Безгә көнләшеп караучылар байтак. «Сезнең тормышыгыз рәхәт, җиңел: барып ике җыр җырлыйсыз да күп итеп акча алып кайтасыз. Тырнак буялган, чәч ясалган һәрвакыт матур булып йөрисез» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Беркайчан да социаль челтәрләр аша яки сәхнәдәге образы буенча гына кешенең тормышына бәя бирергә ярамый. Без башка һөнәр кешеләреннән бер җиребез белән дә аерылып тормыйбыз. Сынаулар аша да узарга туры килә, авырган чаклар да була. Бары тик күп нәрсә кеше күзеннән яшерелә. Мәсәлән, мин ике ел элек каты гына чирләп алдым. Бер ел эчендә егерме биш тапкыр тирәсе хастаханәдә ятып чыктым. Аны беркем дә белмәде һәм югалып торуымны да сизмәде.

– Линара, Марат абый сәхнәдә байтак еллар тамашачыны җырлары белән сөендерә. Бәлки аның безгә билгеле булмаган тагын берәр сәләте бардыр?

Ничек туры китереп сорадыгыз! Чынлап та, Марат кешеләргә белгертмичә генә ничә еллар көйләр яза. Моңарчы аның көйләре Гали тәхәллүсе белән дөньяга чыкты. Соңгы арада аеруча күп иҗат итә. Көнгә икеөчне язу Марат өчен гадәти нәрсәгә әйләнде. Ул машинада барганда да, төнлә торып та диктофонга күңеленә килгәнне җырларга мөмкин. Баштарак мин, башы китә башлаганмы әллә, дип курыккан идем. Хәзер, эшен ташлап яки төнлә йокысыннан уянып, музыка көйләвенә ияләштем инде.

– Сәхнә кешесенә күпләр сокланып, кызыгып карый. Гашыйк булу очраклары да юк түгелдер. Берберегезгә карата көнләшү бармы?

Марат кешеләр белән фотога төшәргә, үзен артык борчыганнарын яратмый. Мин, киресенчә, аны кызлар янына этә-төртә «Синең яныңа килгәннәр, көтәләр бит», дип чыгарам. Ул яктан мин бик тыныч. Ә ирем бәлки көнләшәдер, әмма ул аны миңа күрсәтми. Вакытлар узгач кына, «Сине теге чакта берәү килеп кочаклаган иде», дип искә алырга мөмкин. Тормыш корып җибәргәндә, икебездә дә телефоннарны тикшерү булды үзе. Яши-яши, андый гадәтләр бетте, берберебезгә карата ышаныч артты.

– Кеше хыялланмыйча тормый. Ун елдан үзегезнең тормышны ничек күзаллыйсыз?

Беркемне дә югалтмыйча, киресенчә, дусларыбыз, туганнарыбыз артып, тормышның кадерен белеп яшисе килә. Иң мөһиме күңел тынычлыгы. Маратның хыяллары сәхнә белән бәйле. Теләгебез Татарстанның бик күп авылларында концертлар кую. Элегрәк без күбесенчә республикабыздан читтә йөргәнбез. Үз халкыбызга игътибар әз булганын аңладык. Хәзер шул хатабызны төзәтәсебез, моңнарыбызны, иң беренче чиратта, ватандашларыбызга бүләк итәсебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Унышлар юлдаш булсын, ижат чишмэгез шаулап-горлэп торсын!