Логотип
Журналда укыгыз

Йөрәк җылысын кушып

Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына 35 ел тулу уңаеннан редакция кунагы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты, Д. Сираҗиев һәм Ф. Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, төрле театр фестивальләрендә Гран-при, «Фестивальнең иң яхшы спектакле», махсус диплом һ.б. лаек булган Ренат Әюпов. Түбәндә тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов белән театрның баш режиссеры Ренат Әюпов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

– Ренат әфәнде, бу көннәрдә театр юбилей шаукымы белән йөри. Сезнең өчен театр юбилее нәрсә ул?

Юбилей безнең өчен театрның туган көнен хәтердә яңарту һәм шуның аша үткәннәрне барлау. 35 ел озын гомер түгел, әнә академия театры 120 еллыгына якынлаша, әмма һәр театр өчен аның тарихы, үткәндәге сәхифәләре бик тә кадерле. Әлеге тарих театр сәнгатенә хезмәт итүчеләрнең фидакарь хезмәте белән языла. 1988 елның 25 февралендә театрны оештыручы һәм беренче режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит абый Хәбибуллин сәхнәләштергән Д. Вәлиевнең «Намус хөкеме» драмасы белән безнең театр зур сәхнәгә беренче адымын ясый. Шуннан соңгы вакыт эчендә артистларның яңа буыны үсеп җитә, тамашачылар да үзгәрә, ләкин бер нәрсә үзгәрешсез кала – театрның тамашачы алдындагы изге бурычы – сәхнәдәге уен аша аның күңеленә матурлык, изгелек, сафлык, әхлак орлыклары салу. Юбилей безгә билгеле бер нәтиҗәләр ясау, алга планнар билгеләү мөмкинлеге дә бирә. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, бу ел дәвамында Фирүзә Зиннәтуллина, Илфат Камалиев, Лилия Зәйнуллина, Лилия Низамиева кебек артистларның гомер бәйрәмнәрен – юбилейларын билгеләп үтәргә җыенабыз. Бу да мөһим әйбер, чөнки чын артист сәхнә белән яши һәм ул җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарга, бәяләүгә лаек.

Моннан 5 ел элек сез «Кариев театрын «перезагрузка» көтә» дигән идегез.

 «Перезагрузка» төшенчәсе театрның күпкырлы эшчәнлеген үз эченә алып, киләчәккә булган теләк-омтылышны, зур максатны күздә тота. Алар арасында зурысы яисә кечесе була алмый, барысы да кирәкле булып, этаплап тормышка ашырыла. Безнең хәзер үз бинабыз бар. Биш ел дәвамында аны «үзләштердек», яңа йортыбыз иттек. Дөрес, әле техник яктан баету буенча җитди сораулар кала, алары да тормышка ашар, Алла бирса. Мөһим бер тармак буларак репертуарны баету, төрләндерү буенча җитди эш алып бардык. Бүгенге көндә төрле тамашачы теләгенә, җавап бирә торган, ягъни төрле жанрдагы, эчтәлектәге һәм төрле режиссёрлар куйган спектакльләрдән репертуарыбыз бар дип саныйм. Бу яктан без җитди «перезагрузка» кичердек дип әйтә алам. Тагын бер әһәмиятле тармак булып алдагы елларда куелып зур уңыш казанган спектакльләрне кире кайтару тора. Бу аларны кабатлап уйнау түгел, бәлки чор рухына нисбәтле аерым акцентлар кую, яңа мәгънәләрен ачу. Һәр спектакль коллектив өчен «бала» ул, төрле сәбәп аркасында читкә кагылган спектакльләрне кире кайтаруны мин балаларны җыеп алуга тиңлим.

Соңгы елларда сезнең байтак спектакль республика күләмендә яңгыраш алды. Театрның йөзен, стилен кайсы спектакльләр билгели?

Соңгы елларда сәхнәгә куелып театр белгечләрендә һәм тамашачыларда зур кызыксыну уяткан спектакльләр байтак булды. Шул ук вакытта мин театрның асылын тәшкил иткән спектакльләр дип классикага нигезләнгәннәрне атыйсым килә: Кол Галинең «Йосыф»ы, Г. Исхакыйның «Кәҗүл читек»е, М. Фәйзинең «Галиябану»ы, Г. Ибраһимовның «Алмачуар»ы, Т. Миңнуллинның «Нигез ташлары», Р. Батулланың «Сак-Сок»ы һ.б. Үзебезнең риваять-дастаннарга нигезләнгән спектакльләр тарихи-милли эчтәлек белән дә, гомумкешелек кыйммәтләренә таянулары белән дә театрның фундаментын билгели. Бүгенге көндә аларны сәхнәгә чыгаруда артистларның роле бик зур. Бу урында горурлык һәм рәхмәт хисләре белән кайберләренең исемнәрен атап үтәсем килә: бер гаилә булып театр гаиләсен җылытучы Лилия һәм Илнар Низамиевлар, Энҗе һәм Илфат Камалиевлар, Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, шулай ук Нуриәхмәт Сафин, Халидә Сөнгатуллина, Рәмзия Закирҗанова, Гөлнара Абитова, Гөлнара Фазылҗанова, Фирүзә Зиннәтуллина, Лидия Галиева, Алсу Фәйзуллина һ.б. Милләт дип, туган тел дип җан атып торган әлеге артистлар теләсә кайсы театрның йөзен бизи алырлык талантка ия. Режиссёр буларак мин, беренче чиратта, аларга таянам. Әлеге артистлар үрнәгендә яшьләр тәрбияләнә.

Кариев театрындагы мохитне «өйдәгечә җылы» дип бәяләүне еш ишетәм: тыныч һәм ... кайнап торган тормыш. Моңа ничек ирешелә?

Театрдагы мохит бер-ике елда гына булдырылмый, билгеле. Кайберәүләр үзара аңлашып эшли торган коллектив туплауга дистә ел буе килә. Без шактый вакыт читтә йөрдек, бер бинадан икенчесенә күчәргә туры килде. Билгеле инде, андый шартларда әлеге тыныч мохиткә ирешү бик авыр, бәхеткә без ул чорда да бердәмлек белән аерылып тордык. Менә биш ел инде үзебезнең «йортыбызда» эшлибез һәм чыннан да коллективта үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләү өстенлек итә. Аның оеткысы, күрәсең, Фәрит абый Хәбибуллин вакытында салынган, мин исә аны ныгытырга тырышам. Театрда җаны-тәне белән әлеге сәнгатькә бирелгән кешеләр эшли. Алар иҗат кешесе буларак, гаделсезлекне кабул итми, авыр сүздән күңелләре җәрәхәтләнә, һәрберсенең үз карашы, үз фикере бар. Алтын урталыкны саклау җиңелдән түгел. Шул ук вакытта, шәхси мәнфәгатьтән чыгып, әлеге тынычлыкны бозарга теләүчеләр дә табыла, алар эчтә дә, читтә дә булырга мөмкин. Бәхеткә иң зур күпчелек, бигрәк тә олы буын артистлар кирәкмәгән ыгы-зыгыны үз вакытында туктата. Алар, кем әйтмешли, театрдагы температура сагында торып, аның «кайнарлануына» юл куймый. Мин моңа сөенәм, чөнки бу театрда коллектив булуның бер мөһим чагылышы. Бу йортны без озак, сагынып көтеп алдык, шуңа да мондагы мохит өчен һәркем үзен җаваплы сизә. Билгеле, кайнап торган тормыш барган җирдә каршылыкларсыз, бәхәсләрсез, хәтта конфликтларсыз булмый. Ул режиссерга, артистларга, рольләр бүленешенә, җитәкчелек итүгә һ.б. бәйле булырга мөмкин. Аерым мәсьәләләргә бәйле кемдер үзенең үзгә мөнәсәбәтен белдерә икән, бу ниндидер эчке каршылык түгел, бәлки гадәти эш процессы. Үзара гадел мөнәсәбәт, театрдагы җылы мохит ул бер-беребезгә булган җаваплылык һәм хөрмәт, таләпчәнлек һәм ярдәмчеллек аша оеша.

Театр репертуарын күз салсак, анда Кол Гали, Г. Исхакый, Г. Кутуй, азербайҗанлы Ганҗәви, инглиз драматургы Шекспир кебек татар һәм чит ил классикасы белән бергә, хәзерге чор драматурглары Т. Миңнуллин, Р. Батулла, А. Әхмәтгалиева, Р. Зәйдулла, Р. Мөхәммәтшин, Л. Янсуар, Б. Минкин һ.б. урын алган. Бу төрле буын тамашачыга йөз тотып эшләнәме?

Без яшьләр театры, шуңа да беренче чиратта яшьләргә йөз тотып эшлибез. Шуның белән бергә, репертуарны төзегәндә күптөрле тамашачы теләген, ихтыяҗын исәпкә алабыз. Әле бит балалар, яшүсмерләр белән бергә аларның әти-әниләре дә килә, гаилә белән йөрүчеләр дә бар. Икенче яктан, театрга үз көчен саклау өчен дә төрле жанр һәм темадагы, эчтәлектәге спектакльләр кирәк. Сер түгел, яшьләр өчен язылган пьесаларда күбрәк яшьләр катнаша. Без бит урта һәм өлкән буын артистларны да уйнатырга тиеш. Нәкъ менә әлеге һәм башка сораулар репертуарда классика белән заман әсәрләрен аралаштыруны таләп итә. Дөрес, классик, бигрәк тә чит ил классикасын заманчалаштырып куюда каршылыклар да очрый. Яшь режиссёрлар, бигрәк тә читтән чакырылганнар, безнең традицияләрне исәпкә алмыйча гына спектакльгә алына һәм уңышка ирешә алмый. Әйтик, «Ромео һәм Джульетта», «Алтынчәч», «Тимур һәм комета», «Озын-озак балачак», «Арыну» спектакльләре шул сәбәптән каршылыклы бәя алды. Бу читтән режиссёр чакыру тәҗрибәсен кире кагу түгел, ул алга таба да булачак.

Сезнең театрда проза инсценировкалары киң урын алып тора. Моны ничек аңлатасыз?

 Татар прозасы бик бай һәм аны сәхнә теле аша тамашачыга җиткерү бик кирәк. Драма әсәрләренә кытлык кичергәндә классик прозабыз театр өчен «кислород» дип әйтер идем. Без соңгы елларда гына Кол Гали, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Кутуй, Ә. Еники һ.б. әсәрләренә нигезләнгән спектакльләр чыгардык һәм тамашачы бик теләп, яратып кабул итте. Гаять бай татар әдәбият-сәнгатен тамашачыларга, беренче чиратта, балаларга җиткерүнең бер юлы бу.

Без катлаулы, каршылыклы чорда яшибез. Милли, сәяси мәсьәләләр туып кына тора. Бу яктан театр җәмгыятьтәге үзгәрешләргә, җитди сорауларга ни дәрәҗәдә игътибарлы?

Без сәясәт белән шөгыльләнмибез, әмма театр җәмгыятьтән аерым яши алмаган кебек, яшәештәге сәяси, иҗтимагый, милли, социаль проблемалар безне дә борчый. Спектакльләр аша әлеге мәсьәләләргә җавап эзлибез һәм тамашачыны да шулар турында уйланырга этәрәбез. Билгеле күп әйбер драматик материал белән бәйле. Бездә сәяси эчтәлекле пьесалар гомумән юк. Ә инде яшь буынны формалаштыруга нисбәтле туган мәсьәләләр – яшәеш кыйммәтләре, намус, хыянәт, туган тел язмышы, патриотизм, наркомания куркынычы һ.б. – безнең репертуардагы спектакльләрдә үзәктә тора. Мәдәниятне саклау, яклау, үстерү һәм аның аша укучы-тамашачыга йогынты ясап, дөньяга карашын формалаштыру шул ук сәясәтнең бер чагылышы булып тора да инде.

Кариев театрының экспериментлардан курыкмавы билгеле. Эксперимент бу очракта нәрсә ул һәм һәрвакытта да үзен аклыймы? 

Эксперимент һич тә үзмаксат була алмый. Теге яисә бу әсәрне сәхнәгә куюсы режиссер спектакль белән нәрсә әйтергә теләвен тирән аңлап эш итәргә тиеш. Этәрелеп китү ноктасы – әсәрнең үзәгенә салынган төп идея. Режиссерның бурычы авторның әлеге карашларын заманча укылышлы итү. Ул моның өчен төрле алым-чаралардан, техник җиһазлардан файдалана һәм билгеле бер экспериментка бара. Ә инде режиссер алып килгән яңалыклар автор идеясен бозуга китерә икән, андый экспериментны мин кабул итмим. Эксперимент ул уен барышында артистны көтелмәгән мохиттә яшәтү, яңа шартларга кую, гыйбрәтле диалогларны тамашачыга җиткерүдә дә чагыла. Мондый эшчәнлек артистның мөмкинлекләрен тулырак ачу белән бергә, әсәрнең моңарчы читтә калып килгән якларын калкытып куюга, тамашачыга җиткерүгә хезмәт итә. Без балалар һәм яшүсмерләр белән эш итәбез, шуңа да экспериментлар белән аеруча сак булырга кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Ялгыш сүз, күренеш, эш-гамәл яшь кешегә көтелмәгән йогынты ясарга мөмкин, шуңа да бу мәсьәләне һәрдаим күз уңында тотарга тырышам.

Сәхнәдә нәрсә уйнарга ярый-ярамый, кирәк-кирәкми дигән чикне кем, ничек билгели? Бу очракта цензура мәсьәләсенә килеп чыгабыз түгелме?

Мин цензура дигәнне кабул итмим. Иң төп цензура театр дигән сәнгать йортында эшләүче һәр кешенең акылында һәм йөрәгендә булырга тиеш. Әлеге ярый-ярамыйны минем әхлагым, хезмәтемнең төп максаты билгели. Шуның белән бергә, безнең театрда сәнгать советы уңышлы эшләп килә. Без куярга алынган һәрбер әсәрне совет утырышында тикшереп, уртак фикергә киләбез. Бу мәсьәләдә безгә әхлакый кыйммәтләр таяныч булып тора, ә алар халыкта гасырлар дәвамында формалаша. Әгәр аерым бәхәсле мәсьәләләр калса, спектакльне әзерләгәндә үк артистлар игътибар итә, ниндидер сәбәпләр аркасында сәхнәгә чыкса, беренче уйналуда ук тәнкыйтьчеләр, журналистлар яисә тамашачылар тарафыннан күрсәтелә һәм үзгәртелә.

Юбилей елында тамашачыны нәрсәләр белән сөендерергә уйлыйсыз? Нинди уй-планнар белән яшисез?

Соңгы вакытта мин бер нәрсә турында уйланам. Халыкта, җәмгыятьтә борчулы халәт арта бару күзәтелә. Моңа яшәештәге каршылыклы хәлләр йогынты ясый, билгеле. Татар халкы күп тапкырлар кыенлыкларны, авырлыкларны сабырлык белән үтеп чыга алган, үзенең рухи көчен саклап калган. Без, мәдәният хезмәткәрләре, әнә шуңа ярдәм итәргә тиеш. Репертуарда тамашачы рухына уңай тәэсир итеп, аның ихтярын, үз-үзенә ышанычын арттыра һәм гаилә учагын, буыннар бәйләнешен ныгыта торган спектакльләргә өстенлек бирү ягында торам. Шуңа да юбилей елында чыгачак Ә. Еникинең «Матурлык», А. Гринның «Ак җилкән», А. Цагарелиның «Ханума»сы кебек спектакльләр, шулай ук матур кичәләр, очрашулар белән тамашачыларны сөендерербез дип ышанам.

Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә. Кариев театрына иҗади уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк