Логотип
Журналда укыгыз

Камиллекнең чиге юк

Гөлназ Шәрипҗанова белән әңгәмә.

Үз фигурасы белән канәгать булган хатын-кыз бик сирәктер ул, артистлар бигрәк тә инде. Алар бит гел күз алдында, халык артык килограммнарны хәзер күреп ала! Яшь, талантлы җырчыбыз Гөлназ Шәрипҗанованы гына алыйк, бик аз гына яшь аермасы белән ике бала алып кайтты, без аннан зифа булып калу серләрен белешергә булдык.

Бүген, кызганычка каршы, мин фигурам белән канәгать түгел. Чөнки мин кияүгә чыкканчы, 24-25 яшьләремне хәтерлим, бик зифа буйлы, 90-60-90 параметрларына туры килә идем. Беренче тапкыр балага узгач, 77 кг булдым. Теләгән әйберемне ашадым, ике бала белән дә токсикоз булмады. Беренче тапкырында баллы әйберләр ашадым, ит белән бәрәңге янына якын да килмәдем, итнең исен дә яратмадым. 77 кг булсам да, аларның күбесе шешенү аркасында булды, шулай да табиблар ачуланмады. Бала тапкач, барысы да әкренләп үз халәтенә кайта башлады. Асылбикәгә бер яшь булганда, минем гәүдә авырлыгым балага узган вакытка караганда да азрак иде. 56 кг белән балага узган идем  53 кг булып калдым. Күп калорияләр ими сөтенә киткәндер дип уйлыйм, йокысыз төннәр, эшкә чыгулар, болар барысы да үз формама кайтырга булышты.

Икенче бала белән кабат 78 кг булдым. Бу юлы ит белән бәрәңге ашадым, балам да зур булып туды. Бала тапкач миндә послеродовая депрессия башланды, кыяфәтем бер дә канәгатьләндермәде, җитмәсә әле ул кыш көне иде. Минтимернең битенә бетчәләр чыга башлады, эче авыртты, мин инде ашауны рәткә салырга кирәк икәнен аңладым, ләкин үземне кулда тотарга кыен булды. Интернетта организмны чистарта торган марафон үттем, шуның ярдәме белән ашказаны, эчәк системасын чистарттым, балам да рәтләнде, алга таба шул марафондагы күрсәтмәләрне дәвам иттем. Кире үз халәтемә кайта алдым. Шулай да яшь олырак булгач, ябыгу авырдан бирелә, спорт белән шөгыльләнгәндә барыбер җиңелрәк инде. Спортзалга йөргәч, хәйран җыйнаклана башладым, ләкин үзизоляция башлангач, тагы үземне кулга алу авырлашты. Хәзер мин 59-60 кг тирәсе. Бу минем өчен бик күп. Илсур мине махсус рәвештә әллә нинди сүзләр белән котырта, ашыйсы килү теләген бетерә, үзенчә шулай ярдәм итмәкче була. Хәзер менә спортзаллар ачылгач, кабат барысы да җайланыр дип өметләнәм.

Дөрес туклану бик җиңел һәм очсыз димәс идем мин. Аның өчен суыткычта яшелчәләр, минем очракта глютенсыз ризыклар, яшел карабодай, җитен орлыклары булырга тиеш. Брокколи, төсле кәбестә алар бит очсыз түгел, аңа әзер булырга кирәк. Хәзер җәй көне ярый да яшелчә, җиләк-җимешне бакчада да үстереп була. Гел кыяр гына да ашап торып булмый бит, төрле ризык әзерлисе килә. Әле балалар ул ризыкларны ашамый да бит, алар тозсыз була, шуңа да әлегә миңа авыррак.

Үзем яратып әзерли торган десерт рецептын «Сәхнә» журналы укучыларына да тәкъдим итәм.

Кирәк булачак:

• 2 аш кашыгы кокос сөте;

• 2 бал кашыгы чиа орлыклары (аларны бүрттерергә төнгә 2 аш кашыгы кокос сөтенә салып

куябыз);

• 1 банан;

• ярты стакан яшел карабодай (аны да төнгә аерым бүрттерергә куябыз);

• баллату өчен 2-3 хөрмә җимеше яисә бал;

• су.

Әзерләү тәртибе:

Яшел карабодайны лайласыннан юабыз, банан, хөрмә җимеше, бүрттерелгән чиа орлыкларын блендер белән болгатабыз һәм җиләк-җимеш белән бизибез.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк