Логотип
Журналда укыгыз

Мактаулы исемнең кадере калмады

Челтерәп аккан чишмә тавышы белән килеп керде ул Ләйсән татар эстрадасына. «Яшьлегем чишмәләре» җырын белмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә Ләйсән яраткан хатын, бәхетле әни. Ире Булат белән Instagram челтәрендә Җиләк Кычыткановна, Дивания Критиковна, Фифунья образларында видеолар төшереп, халыкның күңелен күрәләр.

Челтерәп аккан чишмә тавышы белән килеп керде ул Ләйсән татар эстрадасына. «Яшьлегем чишмәләре» җырын белмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә Ләйсән яраткан хатын, бәхетле әни. Ире Булат белән Instagram челтәрендә Җиләк Кычыткановна, Дивания Критиковна, Фифунья образларында видеолар төшереп, халыкның күңелен күрәләр.

1.                     Ләйсән, бу ел һәркем өчен дә авыр булды, ләкин сез югалып калмадыгыз, үзегезне башка өлкәдә сынап карадыгыз. Бу кемнең идеясе иде, образларыгыз ничек туды? Исемнәрен ничек уйлап таптыгыз?

2020 ел чыннан да барыбыз өчен дә авырга туры килде. Беренчедән, февраль аенда минем әти үлеп китте, безнең өчен бу бик зур югалту булды. Аннары үзизоляция башланды, берничә ай эшсез утырдык. Балалар да дистанцион укыдылар, кечкенәсе ул вакытта балалар бакчасына да йөрми иде. Апаларына комачауламас өчен без ярты көн диярлек урамда булдык. Образларга килгәндә, без инде «ир+хатын» темасына видеоларны берничә ел элек төшерә башлаган идек. Аннары ул тукталды, теләк тә булмады. Шулай бервакыт бакчада йөргәндә ирем Булат видео төшереп карарга тәкъдим итте. Шуннан китте ул, яңа идеяләр барлыкка килә башлады. Җиләк Кычыткановна образы да бакчада эшләп йөргәндә туды.

2.                     Шушы видеоларны яздыра башлагач, инстаграм социаль челтәрендә язылучылар саны күпмегә артты?

Берничә ай эчендә язылучыларым 50 меңгә артты.

3.                     Сез рольләрне шундый оста башкарасыз, комментарийларда да күбесе актриса буласыгыз калган диләр. Сәхнәдә рольләр башкару хыялыгызда юк идеме?

Мин бик теләп театраль солянкаларда катнаша идем, гомумән театрны яратам. Камал театрына теләп йөрим, балачакта артист булырга хыялым да бар иде.

4.                     Роликларда татар эстрадасы җырчылары турында төрле фикерләр яңгырый, мәсәлән Салават Миңнехановларның матди хәле турында, Фирдүс Тямаевны Нурлат князе дип атыйсыз, алар сезгә шәхсән үз фикерләрен җиткергәннәре булдымы? Үпкәләмиләрме, яки үзләре өчен пиар дип кабул итәләрме?

Артистларны гел тәнкыйть утына тоталар бит, әйтик диванный критиклар бик күп, мин видеода шуларны күрсәтергә тәкъдим иттем, Дивания Критиковнаның җыелма образы туды. Без артистларның инстаграмнарын карап утырабыз, аларга язылган комментарийлар арасыннан иң кырысларын сайлап алып, шулар хакында төшерәбез. Образ өчен чормада булган иске киемнәрне җыеп алып төштем. Артистлар үзләре үпкәләмиләр, без бит аларның комментарийларында язылганнарны гына сөйлибез. Нурлат князе ул концерттан алынган, бик зурлап әйтелгән сүз. Фирдүс безне гел комментировать итә, лайклар куя, ул андый әйбергә ияләнгән инде. Ә Гүзәлемгә мин үзем яздым, сезне «чәйнәп» алсак ничек була дип, алар юморга уңай карашта булуларын белдерделәр. Илсөя Бәдретдинова үзе безгә минем комментарийларны да чәйнәп алырсыз әле дигән тәкъдим белән чыкты.

5.                     Инстаграмда язылучыларыгыз саны 200 000 меңгә якын, ул сезгә күпме табыш китерә? Бүгенге көндә сез аны төп табыш чыганагыгыз дип әйтә аласызмы?

Үзизоляция вакытында, чыннан да инстаграм безгә табыш китерде. Бездә реклама күп, чөнки мин инстаграмны үз эшем итеп кабул итәм, бик җитди карыйм. Рекламаны да кызыклы итеп, образларны кулланып эшләргә тырышабыз.

6.                     Видео төшерү, аны монтажлау белән үзегез шөгыльләнәсезме? Сценарийны кем уйлап таба? Бер дубльдән төшерелгәннәре бармы?

Сценарийны күбрәк Булат уйлый. Мин үз фикеремне әйтәм, кайбер җирләрен үзгәртергә дә туры килә. Бер дубльдән төшерелгән видеолар да бар. Кайвакыт көлә башлыйбыз да, тынычланырга вакыт кирәк була, шуңа унлап дубль дә булгалый.

7.                     Банкетларга җырчы Ләйсән Гыймаеваны түгел Фифунья, Җиләк Кычыткановна, Дивания Критиковнаны чакырганнары бармы?

Без бу образларны сәхнәгә алып чыктык, җәй буе сценарий яздык, әлегә Чаллыда һәм Залесный бистәсендә генә концерт күрсәттек. Шушы образлар өчен махсус җырлар да яздырдык, стилист безгә киемнәр сайларга булышты. Алкаларны олы кызым Таңсылу ясады. Чакырулар булды, әлбәттә, ләкин без ул образлар белән барсак, концерттан өзекләрне күрсәтергә туры килә бит инде, ә алар бик озын, банкетлар өчен туры килми.

8.                     Яшь җырчы Илнар Мирановка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгәч, күпләр аптырап калды, мисалга аларның да бу исемнәре юк бит әле дип, Илсөя Бәдретдинова белән сезне китерделәр. Ни өчен сезнең бу исем артынан йөрисегез килми? Мәшәкате күпме, яисә минем талантны үзләре күрергә тиеш дип саныйсызмы?

Соңгы елларда ул исемнең кадере беткән кебек булды. Без бу сорауны хәл итә башлаган идек инде. Аның документларын җыю бик мәшәкатьле, 10 еллык эшчәнлек турында мәгълүмат кирәк. Бездә ул исемне үзләре күреп бик сирәк бирәләр бит инде. Без бу эшләрне башкарып та чыккан идек инде, ләкин әти үлеп китте, пандемия башлангач тукталды. Хәзер минем моңа әлегә теләгем юк. Әти миңа, кызым, син бит инде ничә еллар сәхнәдә, нишләп синең исемең юк, нишләп аны тегесенә дә бирәләр, монысына да бирәләр дип әйтә торган иде. Ул үзе Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Гомере буе колхоз председателе булып эшләде, аннары Алабугада бик күп еллар район башлыгының ярдәмчесе булып эшләде.

9.                     Ләйсән, сез өч кыз тәрбиялисез. Киләчәктә аларның нинди һөнәр сайлауларын теләр идегез? Үзегез кечкенә вакытта кем булырга теләдегез?

Кызларымның кем булачагын мин әлегә күз алдына да китерә алмыйм. Олысына инде 15 яшь, аның бик тә җырчы буласы килә. Матур җырлый, музыка мәктәбен бетерде, төрле конкурстларда катнашты. Хәзер дә вокал дәресләренә йөри, чит ил җырларын яратып башкара. Әти-әнисе буларак, без аның татар телендә җырлавын теләр идек, әлбәттә. Хәзер аның яшүсмер чоры, үз фикерен белдерә торган вакыты җитте. Без инде аңа каршы килмибез, җырласын. Укып бетергәч Мәскәүгә китәргә теләге бар. Хәзер уку бик катлаулы, ул химия фәнен бик ярата. Уртанчы кызым да бик иҗади кеше. рәсем дә ясады, бию белән дә шөгыльләнде, хәзерге вакытта модель мәктәбенә йөри. Баскетбол белән мавыга. Кечкенәсе турында әйтергә иртәрәк әле.

10.                 Кечкенә Ләйсәнгә нәрсә дип әйтер идегез?

Оялма, бер кемнән дә курыкма, кыюрак бул дияр идем. Хәзер мин Таңсылуга карыйм да, хәзерге яшьләр бит үзләренә бик нык ышаналар, үз фикерләрен шартлатып әйтәләр. Без үскәндә гомумән башка төрле тәрбия иде. Безне эшләтеп үстерделәр. Мин гаиләдә бер кыз, ике энем бар, җыештыру, юу эшләре минем өстә иде. Беренче урында уку түгел, эш булды. Эшләрне бетергәч кенә, дәресләрне карарга утыра идек. Бик тыйнак бала идем мин. Бу образларны күрсәтә башлагач, мин үземне ачылып киттем дип саныйм. Балачактан килгән комплексларны җиңү иртәрәк тә кирәк булгандыр бәлки. Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты, кеше үз өстендә эшләргә тиеш дип уйлыйм.

11.                 2021 елга нинди өметләр баглыйсыз, хыялыгыз нинди?

Безнең планнар бик зурдан. Концертлар белән чыгасы, әзер материалны халыкка күрсәтәсе килә. Бу чир кимесен иде, кешеләр сәламәт булсын. Үземә иҗади уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк