Логотип
Журналда укыгыз

«Моң»лы китапханә

Яңа иҗат мәйданының «Живой город» фондына нинди мөмкинлекләр ачуы һәм «Угол»ның алдагы иҗади планнары хакында фондның җитәкчеләре Диана Сәфәрова һәм Инна Ярковадан белештек.

ТР Милли китапханәсенең төзекләндерелгән яңа бинасында өр-яңа «Моң» иҗат мәйданчыгы тәкъдим ителде. Бирегә Black–box дип аталган үзәк мәйданчыкның резиденты буларак «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды чакырылды. Яңа сәхнәгә «Угол» репертуарының күп өлеше һәм «Әлиф» иҗат берләшмәсе күчәчәк. Яңа иҗат мәйданының «Живой город» фондына нинди мөмкинлекләр ачуы һәм «Угол»ның алдагы иҗади планнары хакында фондның җитәкчеләре Диана Сәфәрова һәм Инна Ярковадан белештек.

– Яңа иҗат мәйданчыгы сезгә нинди мөмкинлекләр ача?

Инна: Беренче чиратта, бу безнең командабыз өчен яхшы профессиональ үсеш булачак. Иҗат итәрлек даими сәхнәбез булу алдагы сезонга зур максатлар куеп, артка чигенмичә эшләү мөмкинлеге бирә. Яңа форматлар, иҗади танышулар һәм тамашачылар белән яңа аралашу юллары – болар барысы да Милли китапханә белән тыгыз элемтәдә эшләүнең нәтиҗәсе булачак. Әлеге хезмәттәшлек безнең үсешкә зур йогынты ясар дип уйлыйм.

Диана: Җиһазландыру ягыннан караганда бу мәйданчыкның дәрәҗәсе күпкә югары. Бер караганда, ул шул ук Black-box камера залы булса, икенче яктан карасак – ут, тавыш һәм декорация куюның күп төрле мөмкинлекләре булган урын. 

– Ни өчен Милли китапханә бинасы?

Инна: Бу очракта без түгел, безне сайладылар. Китапханәнең яңа бинасында театраль мәйданчык булдыру алдан ук каралган иде. Әмма биредә заманча, китапханә белән тыгыз хезмәттәшлек итәрдәй бай репертуарлы команда булуы мөһим. Бәлки күбесенчә шушы үзенчәлекләр буенча яңа мәйданчыкка «Живой город» фонды чакырылгандыр. Ә без, үз чиратыбызда, яңа сәхнәнең репертуарын «Әлиф» һәм «Угол» иҗат берләшмәләренең хезмәттәшлегендә күрәбез. 

– Яңа театраль мәйданчыкның кураторлары ничек сайланды?

Инна: Елена Ковальская белән безне күптәнге дуслык һәм озак елларга сузылган хезмәттәшлек бәйли. Шулай ук ул безнең иң беренче тапкыр уздырылган «Город Арт подготовка»лабораториясенең кунагы иде. Алдагы елларда Елена белән берлектә Казанда мәдәният менеджерлары өчен уртак проект эшләгән идек. Елена – алдынгы театр кураторларының берсе, зирәк, акыллы һәм замана сулышын тоючы шәхес. Андый белгеч белән эшләү, аннан өйрәнү мөмкинлеге булганга без чиксез горурланабыз.

Диана: Ә Туфан Имаметдиновны Елена үзе тәкъдим итте. Безгә «Моң» мәйданчыгының быелгы сезонының төп ноктасы булган заманча милли театр юнәлешен җитәкләүче кеше кирәк иде. Туфан белән дә без күптән эшлибез, аның «Угол» репертуарындагы «Мне нужен капитан дальнего плавания» спектакле аерым игътибарга лаек, шулай ук «Әлиф» белән һәм яшь тамашачы театрында куелган спектакльләрен һәрвакыт күзәтеп бардык. 

– «Угол» иҗат лабораториясенең алдагы сезонга планнары.

Диана: Яңа мәйданчыкта без халык театры (театр горожан) юнәлешен үстерүгә зур игътибар бирәбез. Халык театры – профессиональ булмаган актёрлар катнашында профессиональ театр. Бу сезонга 3 премьера әзерләнә. Әлеге спектакльләр бер-берсеннән аерылып торачак. Беренчесе – «Децентрализация» спектакль-уены премьерасы 20 нче ноябрьдә булачак. Премьераның үзенчәлеге тамашачыларның да спектакльдә катнаша алуында. Калган ике проект киләсе елга әзерләнә: «Невидимые» – 40 яшьтән өлкән булган шәһәр хатын-кызлары белән социаль хореография һәм «Чын татар» Казан татарларының милли үзенчәлекләрен чагылдырган проект. Болары инде «Моң» сәхнәсендә әзерләнә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк