Логотип
Журналда укыгыз

Нинди чишмәләрдән сулар эчтең?

Бер популяр эстрада җырында шундый юллар бар: «Нинди чишмәләрдән сулар эчтең, кайсы елгаларда коендың?» Күренекле артистыбыз Хәлим абый Җәләй турында язарга утыруга, ни өчендер әнә шул җыр колагымда чыңлап куйгандай булды. Юкка түгел.

Бер популяр эстрада җырында шундый юллар бар: «Нинди чишмәләрдән сулар эчтең, кайсы елгаларда коендың?» Күренекле артистыбыз Хәлим абый Җәләй турында язарга утыруга, ни өчендер әнә шул җыр колагымда чыңлап куйгандай булды. Юкка түгел. Чөнки татар әдәбиятында, мәдәниятендә лаеклы урын алачак күренекле шәхесләрне үстереп биргән данлыклы Олы Солтан авылыннан бит ул! (Балык Бистәсе районы.) Кайчандыр район үзәге булып торган Олы Солтан авылында районның бердәнбер татар урта мәктәбе булып, тирә-юньдәге авыллардан күпме егетләр-кызлар шунда укыган, белем алып чыккан. Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Кадыйр Сибгатуллин, Әхәт Гаффар, Рауза Хәйретдинова... Чишмә башы – әнә шунда.

         Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры артистлары турындагы китаплар циклыннан үзе турындагысын Хәлим Җәләлов «Кала юлы» дип атаган. Бердән, монда телгә алынган Кала юлы авыл уртасыннан уза, анда канат ярган балаларны үзе үк яңа юлларга ымсындырып тора. Ә мәктәптә нинди укытучылар эшләгән! Һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын күреп, аларны шул юнәлештә үстергән укытучы-остазларын Хәлим абый әлегәчә олылап, рәхмәт хисләре белән искә ала. «Полковниклар, очучылар, агрономнар, укытучылар, юристлар, табиблар һәм башка һөнәр ияләрен дә бирде ул Олы Солтан урта мәктәбе», – дип яза ул үзенең истәлекләрендә.

         Дөресен әйткәндә, безнең актёр абыебыз да бу һөнәрләрнең теләсә кайсын сайлый алыр иде. Җиде малай үскән гаиләдәге терекөмеш кебек җитез бу төпчек малайның күп нәрсәгә сәләте бар. Мәктәптә бик яратып укый, шахмат та уйный, рәсем дә ясый, кирәк булса, лозунглар яза, җәйләрен малайлар белән ярышып йөзә, йөгерә. Берсеннән-берсе булдыклы, тырыш алты абыең булсын да, ничек инде аларга охшарга тырышмыйсың. Кызганыч, 1942 елда фронтта һәлак булган әтиләреннән соң, 1944 елда унсигез яшендә сугышка алынган өлкән абыйлары Мәхмүт тә авылга әйләнеп кайта алмый. Җиде ир-бала белән тол калган ана улларын иркәләп-сөеп түгел, ныклы кулда, кайчакларда кырыслык белән дә тәрбияли. Малайлар өйдә дә, колхоз эшендә дә җиң сызганып эшләп үсә.

         Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап чыккан Хәлим исемле егет авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Әмма читтән торып уку кулайрак булыр дип уйлап, Казан киез итек фабрикасына эшкә урнаша. Бу вакытта инде абыйлары һәркайсы үз юлын табып, таралышкан. Әнине карау исә – төпчек улның изге бурычы. Авылдагысын сатып, Казанда үзләренә өй сатып алалар. Әнисе улы янына күчә.

         Эш, уку... Хәлимнең күңеленә кечкенәдән кереп урнашкан «сәхнә корты» да исән бит әле. Мәктәпләрендә атна саен бер классның концерт куюлары, Хәлимнәрнең өйләре клуб каршында гына булып, андагы чараларда да катнашып йөрүләре эзсез узмаган. Җае табыла: биредә ул Вахитов исемендәге клубка, артист Һидаят Солтанов җитәкчелек иткән драма түгәрәгенә языла. Тагын бер елдан җитәкче булып Мәсгут Имашев килә. Һидаят абый киткән чакта Хәлимгә: «Синнән бик әйбәт артист чыгар иде, тик буең бәләкәйрәк, кыяфәтең дә...» – дип үз фикерен белдерә.

         Икенче курстан соң, кыска сроклы комбайнчы курсларында укытып, егетләрне Казахстанга, чирәм җирләргә җибәрәләр. Ә кайтуына Хәлимне өйдә: «Мәсгут абыйны күр әле», – дигән язу көтә. Театр училищесы ачыласы икән! Шунда имтиханга әзерләнергә кирәк. Мәсгут абый имтиханнар тәртибе белән инде кызыксынган, чәчмә әсәрдән өзек, шигырь, мәсәл сөйләргә, этюд күрсәтергә, җырларга да туры килүе бар, ди. Ул да шул ук сүзне әйтә: «Тышкы кыяфәтең белән әллә ни булдыра алмассың, тик каушап калма, кыюрак бул», – дигән киңәшен бирә.

         ...Имтиханнар кичке алтыга кадәр барасы, сәгать дүрттә генә фабрикадагы эшен тәмамлап, кешеләр таралып беткәндә генә килеп керә Хәлим Җәләлов кабул итү комиссиясе каршына. Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Шәүкәт Биктимеров, Габдулла Шамуков, Рәфкать Бикчәнтәев... Нинди шәхесләр бит! Укытучыларына мәктәптән үк зур хөрмәт белән карарга күнеккән Хәлим абый үзенә остаз булачак бу затларны да гомере буе олылап яшәячәк һәм олылап искә алачак.

         Инде документлар папкасын ябып, эшне төгәлләргә җыенган Ширияздан абый соңга калган бу егетне битараф кына тыңларга җыенса да, аның рольгә кереп, кызып-кызып шигырь сөйли башлавы аны ирексездән урынына утырта. Һади Такташның «Җамали белән Камали» хикәясе, Әхмәт Ерикәйнең «Былбыл тирәсендә» мәсәле... (Бүгенге көнге Хәлим абыйны күз алдыма китереп, комиссиянең аны ул чакта ничек йотылып тыңлаганын чамалыйм.) Сөйли-сөйли мавыгып китеп, өстәл янына ук килеп җиткән егетне Ширияздан абый: «Чү-чү, сабыррак, сабыррак», – дип артка чигендерә.

         Икенче турга да шулай соңгарак калып килә Хәлим. (Эштә бит!) Бу юлы инде секретарь чыгып: «Монда әле Җәләлов булырга тиеш», – дип, махсус чакырып кертә үзен. Икенче турдан соң, өченчесенә килеп тормасаң да ярый, диләр. (Шул чакта ишек тирәсендә гөрләшеп торган абитуриентлар янына чыккан Рәфкать Бикчәнтәев Хәлимгә төртеп күрсәтеп: «Менә бу егеттән артист чыга», – ди. Тик бу хакта Хәлим абый, мактану булмасын дип, башкаларга сөйләргә яратмый. «Кала юлы» китабында да «җылы сүз әйтте» – дип кенә искә алган.)

         Әлбәттә, укыган институты белән араны өзү өчен шактый матавыкланырга туры килә. Җибәрергә теләмиләр. Кат-кат йөри торгач кына ала документларын. Эшеннән дә китә. Артист язмышы төрле якка чәчелгәнне яратмый.

         1961 елның 1 декабрендә училищеда укулар башлана. «Төркем җитәкчебез – Ширияздан абый, тел белемен Габдулла абый Шамуков укыта иде», – дип сөйли Хәлим әфәнде, Ширияздан абыйның көчле педагог, Шамуковның тиңдәшсез тел белгече булуын искә алып. Студентларны кичләрен театрга спектакльләр карарга йөртәләр, икенче көнне шулар турында фикер алышу була. Икенче курста инде алар Камал театрының кайбер спектакльләрендә үзләре дә массовкаларда катнаша башлый.

         1964 елда курсташ егетләр Наил Әюпов, Наил Шәйхетдинов һәм Хәлим Җәләлов «Чаткылар» (Таҗи Гыйззәт) спектаклендә чын-чынлап җитди рольләр башкара. Ә инде диплом спектакле итеп Ширияздан Сарымсаков аларны «Эзоп» спектаклен куярга әзерләсә дә, ул кинәт авырып китеп, бу эш тукталып кала. Яшьләр Хөсәен Уразиков режиссёрлыгында «Тамырлар» спектаклен күрсәтәләр. «Спектаклебез ярыйсы гына барып чыкты бугай. Наил Әюпов белән мине – Камал театрына, Наил Шәйхетдиновны Күчмә театрга (хәзер К.Тинчурин исемендәге) кабул иттеләр», – дип яза Хәлим абый.

         Театрда чынлап эшли башлаган беренче сезонында Хәлим абыйга «Зөбәйдә – адәм баласы» (Шәриф Хөсәенов) спектаклендә Әсхәт исемле үсмер егет ролен тапшыралар. (Күгәрченнәр үстерү белән мавыгучы, Зөбәйдәгә ихлас күңелдән гашыйк бу егетнең тавышы әле дә хәтеремдә минем. Башкага гашыйк булган Зөбәйдәнең «Мин яратам!» – дип белдерүенә каршы шулкадәр ышанып-өметләнеп: «Минеме, Зөбәйдә?» – дип сораган иде ул.)

         Театр безгә – тамашачыга – уен. Ә артистлар өчен ул тоташ имтихан. Хәлим-Әсхәт көтмәгәндә шундый имтихан алдында кала. «Ата хакы – тәңре хакы» (В.Лаврентьев) спектаклендә Севка ролен уйнаучы артист авырып киткән икән. Ун көннән спектакль чыгарга тиеш, Севканы алыштырырга кирәк! Кырык битләп текст ятлыйсы бар. Шуны Хәлим абыйга йөклиләр. Кирәк икән, кирәк, баш тартып булмый. Бер төн эчендә тулысынча диярлек өйрәнә ул аны. Театр белгече Ильтани Илялова премьерадан соң газетада басылып чыккан рецензиясендә танылган артистлар белән бергә Хәлим Җәләлов исемен дә мактап телгә ала.

         Әнә шундый уңышлы башлангычтан соң Хәлим абый театр сәхнәсендә тагын бик күп, бик күп рольләрдә уйный әле. Алар 100 дән артып китә. Артистларга иң еш бирелә торган: «Шулай да иң яраткан ролегез кайсы иде? – дигән сорауга Хәлим абый: «Диләфрүзгә дүрт кияү»дәге Шәкүр, «Агыйдел»дәге Ильяс, «Күк капусы ачылса»да Гайфи...» – дип тезеп китә. Барысы да якын, һәм алар бергә уйнаган иптәшләре, режиссёрларының исемнәре белән дә кушып искә алына. «Диләфрүз...» турында аерым сүз алып барырга мөмкин. «Шәкүр монда бөтенләй башка тип герой. Биредә җиңел, бераз оятсыз, үз-үзенә ышанган, уенчак характер, шук егет. Шунысын да әйтик: әлеге спектакль сәхнәдә алты йөз мәртәбәдән күбрәк уйналды инде, Диләфрүзнең бик күп «кияүләре» алышынды, аларны башка артистлар уйный башлады, әмма Шәкүрне гел Хәлим башкарды!» – дип яза Ильтани Илялова.

         Ә инде рольне ятлауга килгәндә, Хәлим абыйның бу мәсьәләгә үз карашы бар. «Текстны ятлауны попугай да булдыра, – ди ул, – иң мөһиме – рольнең камертонын табарга кирәк». Ә монысы өчен тирән белем дә, тормыш тәҗрибәсе дә, актёрлык осталыгы да таләп ителә шул. Белемне тормышның беренче баскычында гына укытучылардан аласың, аны яшәгән саен арттыра, баета бару үзеңнән тора. Ә барыбер шул беренче баскычтагы укытучылары-остазлары аңа юл күрсәтеп, өйрәтеп бара кебек. Мәсәлән, Габдулла абый Шамуковның мондый сүзләрен ничек онытасың: «Сүзнең төсе, авырлыгы, хәтта исе бар. Кайбер сүзләр кош мамыгы кебек җиңел, ә кайбер сүзләр кургаш кебек авыр була. Сүзнең тәэсир итү көчен тоеп сөйләргә кирәк... Сүздәге бөтен авазлар: тартыгы да, сузыгы да тамашачыга ишетелергә, аңлашылырга тиеш. Авыз эчендә ботка пешермәгез. Сүзнең мәгънәсен үзең аңласаң гына, ул тамашачыга барып җитәчәк».

         Сүз тәмен һәр күзәнәгенә кадәр тоеп уйный торган Габдулла Шамуков тәрҗемәсендә театр сәхнәсендә байтак кына рус пьесалары куела. Ул тирән мәгънәле, кызыклы эчтәлекле мәсәлләр дә иҗат итә. Хәлим абый аның әлеге сәләтен дә үзенә сеңдерә дияргә мөмкин. Габдулла абый вафат булганнан соң, ул театр өчен Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман» әсәрен тәрҗемә итәргә алына. Чыңгыз Айтматовтан соң – А.Вампилов, А.Островский, Ж.-Б.Мольер, А.Галин, Г.Ибсен...

         Үзең туплаган тәҗрибәне башкалар белән дә уртаклаша белергә кирәк. Уйлый белгән кеше моны хәтта үзенә тапшырылган җаваплы бурыч дип кабул итә. 1976 елда университетның филология факультеты укытучысы Хәлил Сәлимов студентлар белән драмтүгәрәк оештырырга чакыргач, бу эшкә җаны-тәне белән бирелеп керешә Хәлим абый. Һәм бу эшен ун ел буе дәвам итә. Ел саен бер спектакль әзерләп, тамашачылар – студентлар, университет укытучылары каршында имтихан тоталар. «Зифа» (Н.Исәнбәт), «Зөбәйдә – адәм баласы», «Үзебез сайлаган язмыш» (Т.Миңнуллин), «Ул кайтты» (Ә.Атнабаев) һ.б. спектакльләр куела.

         Галиәсгар Камал исемендәге театр – бай тарихлы, татар театрлары арасында аеруча дәрәҗәле мәдәният үзәге, биредә онытылмас эз калдырып киткән күренекле сәнгать әһелләренең эшен лаеклы дәвам итәр өчен шундый ук талантлы яшьләр кирәк. Әмма талантның бер өлеше тумыштан килсә, аның туксан тугыз өлешен кеше үзенең тырышлыгы белән яулый. Бу очракта аларга Хәлим абый кебек өлкән артистлар ярдәмгә килергә тиеш бит! Театрның баш режиссёры, шулай ук студентларны да укытучы Фәрит Бикчәнтәев тәкъдиме белән Хәлим абый театр училищесының 3 курс студентларына тел осталыгы фәнен укыта. Ә инде театрга яшьләр сайлаганда, Пенза кызы Айгөл Абашевага игътибар итә. Мәдәният институтын тәмамлаган, музыка белеме бар, талантлы. Тик... татарчасы чамалы. «Менә сез, Хәлим абый, аңа ярдәм итегез!» – ди Фәрит Бикчәнтәев. Шушы урында туксан тугыз процент тырышлык ярдәмгә килә дә инде. «Бөтен күңелен биреп, елый-елый өйрәнде, – ди Хәлим абый. – Теләге булган, үз эшенә җаваплы караган кеше максатына ирешмичә калмый». Бер ел дигәндә чын татар артисткасына әверелгән Айгөл Абашеваның уенын тамашачылар бик яратып кабул итә хәзер. (Татарча белмәүләрен татарча укымаганнарына сылтап йөргән гамьсез милләтәшләребез, гыйбрәт алыгыз!)

         Кеше талантлы икән, ул һәрьяктан талантлы, диләр. Хәлим абый балалар өчен күпсанлы шигъри әкиятләр дә язды. Әкият-поэмалар! «Турай-батыр», «Аю белән төлке», «Пәриле күл буенда» һ.б... Һәм аларның теләсә кайсын ул балалар алдында эһ тә итми яттан сөйли ала.

         Хәлим абый бик күп язучылар, шагыйрьләр белән якыннан таныш, дус. Хәер, ул үзе дә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты. «Юк, мин шагыйрь түгел, – ди ул тыйнак кына. – Чөнки Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Әхмәтҗанов кебек чын шагыйрьләрне беләм. Алар кебек югары кимәлдә иҗат итә алмыйм бит мин». Исән чагында Зөлфәт кайбер иҗатташларын үртәргә теләсә: «Син әле Хәлим Җәләйнең яшел тышлы дәфтәренә дә кермәгәнсеңдер», – дип көлә торган була. Нинди символик дәфтәр соң ул? Хәлим абыйның үзе яраткан шигырьләрне күчереп язып бара торган дәфтәре. Хәзерге компьютер балалары моны сәерлек дип кабул итәр бәлки. Ул дәфтәрдәге шигырьләр Хәлим абыйның күңеленә дә язып куела. Төрле әдәби чараларда, язучыларның юбилей кичәләрендә Хәлим абый аларны йөрәк түрләренә үткәреп яттан сөйли. Әйтик, Мөдәррис Әгъләмовның «Бердәнбер» балладасын кем генә аның кебек тәэсирле итеп сөйли алыр иде икән? «Үзе сөйли иде», – ди Хәлим абый.

         Менә, шигърияткә кереп китеп, Хәлим Җәләйнең беренче чиратта артист икәнлеген дә онытып җибәрдек бугай. Ә бит ул сәхнәдә йөздән артык геройны җанландырган, Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исемгә лаек булган шәхес! Ул бүген дә сәхнәдә, радиода, тамашачылары, укучылары янында.

         Гаиләсе – гомере буе сукырлар китапханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан хатыны Флүрә ханым, кызлары Миләүшә белән Дилбәр, кияүләре, оныклары Арслан, Мансур, Самат, Әмирхан – аның сәхнә артындагы, әмма шулай ук тормышының бик тә, бик тә кадерле өлеше, сөенечле яшәеше.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк