Логотип
Журналда укыгыз

Сайлау алдында калдым

Зөлфәт Зиннуров белән әңгәмә.

– Зөлфәт, ничек хәлләр? Нинди эшләр белән янып йөрисең? 

– Хәлләр әйбәт. Нәрсә белән янып йөримме, радиода эшлим. Бетте. Башка янып йөргән әйберләрем юк. Кышка әзерләнәбез, машинаның майлыйсы җирен майлап, шуны әзерләп яткан вакыт.

– «Башваткыч» тапшыруының фанатларын авыр хәлдә калдырдың бит әле, Җәвит абый киткәч сиңа ияләшеп беткәннәр иде, хәзер инде син дә китәм дисең. Күп кеше син алып барган өчен генә дә карарга мөмкин бит ул тапшыруны. Ник болай булды соң әле ул?

– Кызык сорау биргәнсез, ияләшеп дип инде, 5 елдан артты бит инде, бу кадәр вакытта туеп та өлгергәннәрдер инде. Җәвит абый 4 елга якын алып барган, мин инде аңа караганда да күбрәк эшләгәнмен. Халык бит ул гел бер әйбердән ялыга, әзрәк яңалык та кирәк.

– Инстаграм челтәрендә ТНВдан китү сәбәбен ультиматум куйдылар дип аңлаттың, син бит инде ике фронтны да тарта торган кеше, нәрсә ошап бетмәде икән җитәкчелеккә?

– ТНВдан китү сәбәбен әйттем, имеш-мимешләр булмасын өчен инстаграм аккаунтымда язып чыктым. (Зөлфәт Зиннуровның инстаграм аккаунтыннан: «Мин параллель рәвештә «Татар радиосы»нда иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә ТНВ җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: я радио, я телевидение. – Г.Х.) Мине шулай сайлау алдына куйдылар.

– Ник радионы сайладың соң? Бәлки ялгышамдыр, ләкин телевидениедә халыкка танылу җиңелрәк кебек.

– Әлеге көндә радио күңелемә якынрак, радиода эшләү күбрәк ошый. Аннары акча ягын да онытмаска кирәк, телевидениедәге түләү белән радиодагы хезмәт хакы бер түгел.

–Зөлфәт, син үз сүзеңне курыкмыйча әйтә торган кеше. Радио эфирларында да кыю фикерләреңне кызып китеп сөйлисең, шелтә белдергәннәре булмадымы?

– Шелтә дип алай бик каты белдергәннәре юк. Ләкин җитәкчелекнең: «Зөлфәт, бик сәясәткә кагылма инде, иртәнге эфир бит», – дигәннәре бар.

– Син бит әле алып баручы гына түгел, үзеңне җырчы буларак та сынап караган кеше, бу өлкәдә нинди яңалыклар? Яңа җырлар яздырырга планлаштырасыңмы?

– Шушы ел эчендә яңа җырлар яздырган юк, ләкин яздырып та чыгарылмаган җырларым бар, бәлки әкрен генә шуларны интернетта тәкъдим итәрбез.

– Инстаграмда 105 мең язылучың бар, әз түгел бит. Зөлфәт, дөресен әйт әле, инстаграм сиңа табыш китерәме?

– Табыш китерәме дип, минем тулаем аның белән шөгыльләнгәнем юк, ләкин әз-мәз тамгалый.

Бүгенге көндә күп кеше дөрес яшәү рәвеше алып барырга тырыша, спорт белән шөгыльләнә, туклануына игътибар итә. Ә менә Зөлфәт Зиннуров нинди тормыш рәвеше алып бара икән?

– Кызганычка каршы күптән спорт белән шөгыльләнгән юк. Һаман үземне җыеп спортзалга илтә алмыйм. Планда бар, иртәнге сәгать унда радиода эфирны тәмамлагач, спортзалга барып, рәхәтләнеп шөгыльләнеп, мунчаларын кереп, бассейнында йөзеп, төшке ашка шуннан зууур аппетит белән чыгасы килә.

– Син ир-ат булуга карамастан, гаиләңне еш кына тәмле ризыклар белән сыйлыйсың. Яратасыңмы пешерергә? Безнең укучыларыбыз игътибарына да берәр рецепт тәкъдим ит әле.

– Әллә нигә бер пешерәм инде мин, гел түгел. Урамда яисә өйдә гадәти булмаган, иттән төрле ризыклар пешерергә яратам.

Зөлфәт Зиннуровтан казанда пешерелә торган шурпа рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк була:

• 1-1,5 кг сыер ите;

• 6 баш суган;

• 5 кишер;

• 4 помидор;

• 4 татлы борыч;

 • 7-8 бәрәңге;

• тәмләткечләр;

• 200 мл көнбагыш мае.

РЕЦЕПТ

 

7 литрлы казан өчен:

 

200 мл көнбагыш маена 1-1,5 кг сыер итен салып, 10 минут тирәсе гел болгатып кыздырасы. 6 баш суганны турап салып алтын төсенә керә башлаганчы кыздырып, өстенә туралган 5 кишер салырга кирәк. 10 минуттан эре кисәкләргә бүленгән 4 помидор, 4 татлы борыч, 1 чәй кашыгы кара борыч, кориандр, зира, төелгән кызыл борыч (копченая паприка), хуш исле борыч, 6 данә дәфнә агачы (лавр) яфрагы һәм тоз салып капкачын каплап 10 минут тирәсе томалап пешерәсе. Аннан су һәм 7-8 бәрәңге салып, капкачын каплап кайнатып чыгарасы һәм ачып 1 сәгать тирәсе пешерергә кирәк.

 

Ашларыгыз тәмле булсын!

https://www.youtube.com/watch?v=EqxOfkBrrkE

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк