Логотип
Журналда укыгыз

Театрның Нурлы Даниясе

Гомерен театрга багышлаган, җанытәне белән шунда кайнаган артист кына тамашачы мәхәббәтен яулый ала. Язмышын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйләгән артистыбыз – Дания Нуруллина да әнә шундыйлардан. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты белән яшьлек еллары, иҗат юлы һәм бүгенге көне турында сөйләштек.

Гомерен театрга багышлаган, җаны-тәне белән шунда кайнаган артист кына тамашачы мәхәббәтен яулый ала. Язмышын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйләгән артистыбыз – Дания Нуруллина да әнә шундыйлардан. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты белән яшьлек еллары, иҗат юлы һәм бүгенге көне турында сөйләштек.

Сәхнә өчен яратылган

Театр сәхнәсендә санап бетергесез образларны җанландырган, тамашачы күңеленә юл таба белгән актрисага «Нурлы» тәхәллүсен юктан гына кушмаганнар, билгеле. Аның өчен сәхнәдә рольне иҗат итү бер генә дә авырлык тудырмый, үзе әйтмешли, «бала курчак белән уйнап утырган кебек» уза, ди. Шуңа күрә бөтен гомерен театрга багышлавы аңлашыла да:

– Мин сәнгать дөньясы белән 9 сыйныфта якыннан таныштым, аңа кадәр 5 сыйныфта бию түгәрәгенә йөри башлаган идем инде. Биергә бик яраттым! Ул яшьтә үзеңнең сәләтне аңлап бетермисең бит инде, телисеңме – биисең, дигәндәй. Аның каравы Казанның барлык мәдәният йортында бию түгәрәгенә йөрергә өлгергәнмен, – ди Дания ханым, шул елларны искә төшереп.

Театр училищесына укырга кергәч, аның өчен бөтенләй башка мөмкинлекләр ачыла: режиссёр Ширияздан Сарымсаков 16 яшьлек кызның язмышын хәл итә 1964 елда, икенче курста укыганда ук М. Кәрим әсәре буенча куелган «Ай тотылган төндә» спектаклендә уйнарга чакыра:

– Мин Ширияздан абыйга гомерем буе рәхмәтлемен! Сәнгать тормышымда зур урын алып торган икенче кеше – Марсель Сәлимҗанов булды. Мин укуны тәмамлап, Камал театрына эшкә кергәндә ул баш режиссёр иде. Беренче ролем «Миркәй белән Айсылу» (Нәкый Исәнбәт) спектаклендә Айсылу булды. Марсель абый мине тырышлыгым, тыйнаклыгым өчен ярата иде. Мин һәрвакыт аның әйткән сүзләрен язып барырга күнектем, сүзләрне дә вакытында ятлый идем. Рольне күңелем аша үткәрү, җанландыру миңа җиңел булды, – ди актриса.

Марсель Сәлимҗанов Дания ханымны үзенә генә хас булган сыйфатлары, аның кыяфәте, искиткеч тавышы, матурлыгы өчен дә якын иткән. Аның турында мондый фикерләр әйтеп калдырган: – «Кайбер кеше юктан гына кабына, кирәкмәгәнгә әллә нишли, Дания ханым андый түгел. Шушы сыйфатларга ия булган өчен ул әле озак уйнар, яңа буыннар килер, ә Дания сәхнәдә булыр...» – дип бәяләгән режиссёр.

Тормышының китек җире

Сәхнә тормышы бер борчуларсыз бәхетле барса да, шәхси тормышында шактый авырлыклар күрергә насыйп була аңа. Йөзеннән елмаю төшмәгән Дания Нурлының күңелендә мәңге төзәлмәс яра барлыгын барыбыз да белә. Үзенең дә уйламаган көне юк:

– Кемнеңдер шәхси тормышы бик матур бара, ә сәхнәдә никтер килеп чыкмый, икесе дә бергә булганы сирәктер. Мин исә сәхнә бәхетен күрдем, бер авырлыксыз иҗат иттем, әмма шәхси тормышымны кора алмадым, дип ямансулап искә ала ул.

Бердәнбер кызы Айсылуны югалтканга да нәкъ ун ел була икән инде. Күпме ел үтсә дә, ишектән кызы килеп керер сыман була. Айсылуга охшаган кызларны күргәч, озак кына карап тора, аның озын чәчләре, ябык кына буй-сыны, матурлыгы исеннән китми. Баштарак төшендә бик еш күрсә, соңгы арада кергәне юк икән:

– Зиратка еш йөрим, догалар укыйм. 48 яшемдә гарәпчә укырга өйрәндем, хәзер догаларны гарәп телендә укый алам, – ди Дания ханым. – Минем әти-әнием дини кешеләр иде. «Бер-берегезне онытмагыз, хәлләрне белешеп яшәгез», – дип әйтергә яраталар иде. Бер караганда, шундый гади генә сүзләр бит инде? Ә тирәнрәк уйлый башласаң, күпме мәгънәне сыйдырган.

«Кешегә ачу саклый белмим»

«Дания Нурлы тыныч табигатьле, ягымлы татар хатыны. Йөзе якты, чыраенда һич кайчан ачуүпкә күрмәссең, елмаюы нурлы, көлүе үзе сокландыргыч», дип тасвирлый аны хезмәттәше, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан. Чыннан да, Дания ханымның кырыс, җитди чагын күрмәссең! Чөнки ул кешегә ачу саклый белми:

– Мин сүзгә килергә яратмыйм, андый очракта бер ни дәшми генә китеп барам. Нигә кирәк соң ул? Шушы көнемә кадәр нидер дәлилләргә тырышып каршы әйткәнем юк. Үземнең хаклы икәнемне белсәм, җаным тыныч. Өстәвенә театрда үч саклап йөрсәң, эшләп булмый. Ул артист белән сәхнәдә бергә уйныйсы да бар бит әле! Бөтен кеше белән дә тигез булырга кирәк. Яши-яши кешенең холкын өйрәнәсең, табигате белән үзеңә якын булганын сайлыйсың. Аллаһка шөкер, театрда да андый кешеләрем бар, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра алабыз. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы барлыгын да онытмаска кирәк, – ди актриса.

Чит илләргә гашыйк

Казан кызы 2021 ел Дания Нурлы өчен күңелле вакыйгаларга да бай булды. Беренчедән, татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булса, икенчедән, август аенда 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

– Мин яшемне беркемнән дә яшермим, – дип елмая ул үзе. – Ә Тукай премиясенә килгәндә, ул минем өчен һич көтелмәгән бүләк булды. Премиягә лаек булсам иде, дип хыялланып-уйлап йөргән кеше түгелмен. Барысы да ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. «Минем исемнәрем бар, халык кабул итә – шул җиткән!» – дип уйладым. Шуңа күрә мондый дәрәҗәле исемгә лаек булуны бәхет дими, ни диясең инде?! – дип шатлыгы белән уртаклашты.

Дания ханым Казан кызы. «Мин әле Казан кызы гына түгел, аның легендалар белән тулы күленең Кабанның да кызы», дияргә ярата ул үзе турында. Шәһәргә мәхәббәте ничек кенә көчле булмасын, чит илләрдә сәяхәт итәргә дә онытмый. Шушы яшенә кадәр унбишләп илне күрергә өлгергән Дания ханым быел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булып кайтты. Сәхнәдә иҗат итәр өчен көчне чит шәһәрләрнең табигатеннән, диңгез шаулавыннан, башка халыкның сөйләшүеннән, тормышыннан ала икән. Шуңа күрә мәңге яшь, чибәр һәм нурлы ул Дания Нуруллинабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк