Логотип
Журналда укыгыз

“Тынлык”

Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулуга багышлап, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Тынлык” спектаклен тәкъдим итте. Пьесаның авторлары буларак күренекле язучы, татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники, С. Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев һәм Мәскәү режиссёры Виктория Печерникова күрсәтелгән.

Салих Сәйдәшев һәм Әмирхан Еники диюгә, хәтергә классикның “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәре килеп баса. Әдип үзенең әлеге әсәре язылу турында болай дип искә ала: “Фатыймаи-Зөһрә Солтанованың кулъязма истәлекләре минем кулга С. Сәйдәшев үлеп, бераз вакыт үткәч килеп керде. Күп кенә кешеләрнең Салих турында яза башлауларын ишеттем. Мин, киресенчә, ашыкмаска булдым. Истәлекне дә иясенә кире җибәрдем. Аның авторы Ташкентта яшәүче бер ханым иде. Без аның белән башта хатлар да алышкан идек”. Күп еллар үткәч, Әмирхан ага истәлек авторын кабат искә төшерә. Аны эзләп Ташкентка бара, әмма аны исән килеш тота алмый. Истәлек авторы Фатыймаи-Зөһрә Солтанованың кызы белән таныша, ул исә үз чиратында әнисеннән калган истәлекне яндырганнарын әйтә. Шулай да истәлекнең күчермәсе табыла, альбом актарганда килеп чыга. Казанга килеп, кире киткән истәлекнең беренче нөсхәсе булып чыга ул.

Әмирхан Еники “Гөләндәм туташ хатирәсе”н язарга этәргән сәбәпләрнең берсен болай дип билгели: “Салихның яшь кенә туташны әнә шул югары даирәгә ( авт. – тарихи шәхесләр Кәрим Тинчурин, Солтан Габәши, Фатих Әмирхан һ.б.) алып керүен күрсәтү иде. Уналты битлек истәлектән ике йөз дә ничә битле китап. Ләкин фактларны бозмадым мин. Соңыннан гына бер нәрсәгә гаҗәпләндем: Салихның ул кыз белән яратышуын белгән бер генә кеше дә табылмады. Шулай итеп, романга караш төрлечә булды. Кайбер язучылар: “Монда композитор Сәйдәш юк бит”, – диделәр. Мин аларга: “Ул елларда Сәйдәш композитор түгел бит әле, “Сәйяр” труппасында эшләгән чагы. Бу елларда гади музыкант кына”, – дим”.

Тарихи шәхес – Фатыймаи-Зөһрә язган истәлек бүген дә Сәйдәшев музее фондында саклана. Экспонат гарәп хәрефләре белән татар телендә карандаш белән язылган. Спектакль ясау өчен дә шушы экспонат нигез булган дип уйларга кирәк. Әлеге истәлектән соңгы юлларны укыйбыз:

“Күп тә үтми, мине иргә бирәләр... Без бераз... вакыттан соң Казаннан киттек, мин шуннан соң аны күрмәдем... Салих Ташкентка килә. Мин ишеттем, ләкин барып күрешергә уйламадым, уңайсызландым. Мин торган йорт хуҗасы Салихны чакырган, миңа әйткәне юк. Хозяйкам керде дә: “Әйдә, миндә кунак бар”. Мин: “Рәхмәт, кермим”, – дидем. Без шулай торганда, “Мөмкинме?” дигән тавыш ишеттем. Мин күзләремә ышанмадым – Салих. Ул, мине күргәч, ике кулын сузды. “Их! Минем гөлгенәм, бергенәм!” – диде. ... Ул минем хуҗа хатыныма таба әйләнде дә: “Кичерәсез, безне бераз гына үзебезне калдырыгыз”, – диде. Ул тагын: “Үзгәргәнсең, ләкин күзләрең һаман шулай сөрмәле, мин яратканча карыйлар. Сөйлә, гөлгенәм! Сөйлә...” (Салих Сәйдәшев: фәнни-популяр җыентык. Казан: Җыен, 2017. Б 323)

Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән истәлек шулай тәмамлана. Фатыймаи-Зөһрә Солтанованың кайсы көнне, ничәнче елда Сәйдәшев белән очрашуы да билгеле түгел. Моны 1949 ел дип гоманларга җирлек бар. Шул елны Салих Сәйдәшев филармониянең бер төркем артистлары белән Ташкентка бара. Сәйдәшевнең хәле җиңелләрдән булмый. Уйлап кына карагыз: яшьлегендә уртак хыяллар, теләк-максатлар белән яшәгән дуслары – Кәрим Тинчурин, Муса Җәлил, Шәриф Камал һ.б. инде бу якты дөньяда юк. Аның үзен дә театрдан “кыскартканнар”. Гомерен шушы сәнгать әһрамына багышлаган шәхес өчен моннан да зуррак трагедия була аламы?! Спектакльнең програмкасында: “Яшьлек мәхәббәте һәм бөек корбан тарихы нигезендә мәңгелек темалар яшеренгән – тугрылык, бурыч, намус, һәм, әлбәттә, талант һәм музыка” дигән юлларны укыйбыз. Кариев театрының “Тынлык” спектакле тамашачыларны шушы темалар хакында уйланырга чакыра. Мин тагын берсен аерып чыгарыр идем: Сәйдәшев һәм Гөләндәм тормышына зур йогынты ясаган шәхес культының өрәге. Тынлыкка, дәшмәүчәнлеккә күнегеп барган еллар...  

Күпме еллардан соң яшьлек дусты белән очрашуны Гөләндәм өчен дә, Салих өчен дә язмыш бүләге дип кабул итәргә мөмкин. Ә бу күрешүдә ниләр турында гапләшкәннәр? Монысын хәзер инде төгәл генә әйтеп тә булмас, әмма сүз җебенең очы барыбер 1917-1919 елларда Казанның мәдәни тормышын гөрләткән шәхесләргә барып тоташачагы көн кебек ачык.

Композитор Салих Сәйдәшев белән очрашу Фатыймаи-Зөһрә күңелендә дә тирән эз калдыргандыр дип уйларга кирәк, чөнки 1949 елда Ташкент шәһәренең танылган пианисткасы яраткан музыка уен коралын мәңгегә йозакка бикләп, туганнарының да аңа кагылуын тыя.

Спектакльдәге вакыйгалар 1980 елда башланып китә һәм 1918-1919, 1949, 1954, 1963 нче елларны үз эченә ала. Әлеге даталарга геройларның тормышында булган хәлиткеч мизгелләр кереп урнашкан. Димәк, 1980 нче ел, Ташкент. Гөләндәм инде бу дөньяда юк. Аның улы Роберт та Казанда яши. Кызы Азиза, ягъни Гөләндәмнең оныгы белән, алар әбиләренең фатирына кайталар. Гөләндәмнән калган иске әйберләрне барлый башлыйлар. Азиза әбисенең көндәлеген табып ала. Көндәлек – шәхеснең уй-фикерләрен, серләрен саклаган серле деталь буларак билгеле. Азизә дә гаиләдә ниндидер вакыйгаларның телгә алынмавына, фамилияләрнең әйтелмәвенә, тынлыкка, серлелеккә, күп нәрсәләрнең әйтеп бетерелмәгәненә ризасызлыгын белдерә һәм әтисенең каршы килүенә карамастан, көндәлекне укый башлый.

Безнең күз алдында төрле чордагы вакыйгалар җанлана. Гөләндәмнең беренче тапкыр Салих Сәйдәшев белән күрешүләре, музыка дәресләре, аның беренче тапкыр татар зыялылары алдында концертта җырлавы, көчләп кияүгә бирүләре, Ташкенттагы тормыш, ире Газизне кулга алулары һәм Гөләндәмнең берьялгызы улы Робертны үстерүе. Беренче карашка, моны шул еллардагы хатын-кыз җилкәсенә төшкән йөк, гадәти биография итеп тә кабул итәргә мөмкин. Әмма Гөләндәм күңелендә гомер буе сөйгәне – Салих Сәйдәшевка карата җылы мәхәббәт хисләрен йөртә. Героиняның эчке кичерешләре, трагедиясе спектакльнең драматик тукымасын тагын да баета, күпләрнең күңеленә юл яра.

Спектакльдәге вакыйгалар шактый вакыт аралыгын алып торса да, режиссёр Виктория Печерникова тарафыннан әлеге күчешләр шундый нәзакатьле итеп эшләнгән. Биредә без ниндидер өзеклекләр, паузаларны күрмибез. Сәхнәдәге вакыйгаларның шулай җайлы гына алмашынуы, төзек сәгать механизмын хәтерләтә. Режиссёр буларак, Виктория Печерникова үз тирәсенә яхшы артистлар ансамблен туплый алган. Миңа режиссёрның татар сәнгатендә төп фигура – халкыбызның мәшһүр улы Салих Сәйдәшев һәм гап-гади татар кызы Гөләндәм тарихына шактый сак караганы сокландырды. Режиссёрның эзләнгәне, кызыксынуы ярылып ята. Читтән килгән режиссёрларның татар шәхесләренә булган игътибары бары тик мактауга гына лаек, алайса кайбер очракта моның киресен күзәтергә мөмкин. Шул ук Кариев театрындагы “Матурлык” спектакле моның ачык мисалы.  

Вакыйгаларның бирелешенә карап, сәхнәдә – өч Гөләндәм. Гөләндәмнең яшь чагын актриса Гөлүсә Гыйбадуллина, аның урта яшьләрдәге чагын – Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, ә өлкән яшьтәге Гөләндәмне – Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина башкара. Сәхнәдә без иң беренче итеп өлкән яшьтәге Гөләндәмне күрәбез. Ул инде тормыш тарафыннан шактый иләнгән, инвалид коляскасында гына йөри, әмма яшь чактан үзсүзлелеген, кирелеген, зыялылыгын саклап калган. Урта яшьләрдәге Гөләндәм безнең күз алдына – зыялы, нык, сабыр һәм түзем хатын-кыз, Ана буларак килеп баса. Ә яшь Гөләндәмне башкалардан үҗәтлеге, ихласлыгы, самимилеге, тырышлыгы, балалыгы аерып тора дисәк тә ялгышмабыз. Әлбәттә, бу рольне башкарган Гөлүсә Гыйбадуллинага урыны-урыны белән сыгылмалылык, нәзәкатьлек җитеп бетмәде сыман. Ә менә спектакльнең үзәк вакыйгасында катнашучы – Гөләндәмнең урта яшьләрдәге чагын башкаручы актриса Альбина Гайзуллина үзенең эчке хиссияте, Гөләндәмнең хис-кичерешләрен аңлап кабул итүе белән күп кенә тамашачыларның күңел түрендә үз урынын тапты дисәм һич арттыру булмас.

Спектакльдә Гөләндәмнәр өчәү булса да, Сәйдәшев – берәү генә. Бу роль актёр Инсаф Хәләүтдиновка ышанып тапшырылган. Бер Сәйдәшевка – өч Гөләндәм. Дөрес, бу актёр өчен тагын да зуррак бурычлар йөкли, аның эшен тагын да кызыклырак итә. Шулай итеп, без сәхнәдә Гөләндәмнең эволюциясен, үсеш-үзгәрешен төрле гәүдәләнештә күзәтсәк, Сәйдәшев мисалында боларның барысы да Инсафка йөкләнгән. Замандашлары Салих Сәйдәшевне бервакытта да үз принципларына хыянәт итмәгән шәхес,  ялгыз кеше буларак тасвирлыйлар. Сәхнәдә бер генә Сәйдәшевнең булуы, бәлки, шуның белән дә бәйледер.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Инсафның Сәйдәшев булып беренче тапкыр гына уйнавы түгел. Моннан берникадәр вакыт элек Тинчурин театрында Луиза Янсуар һәм режиссёр Резидә Гарипова тарафыннан куелган “Сәйдәш. Йокысызлык” спектаклендә ул Салихның мәдрәсәдәге шәкерт чагын гәүдәләндергән иде инде.

Спектакльдә шулай ук эпизодик кына булса да, тамашачылар хәтерендә калырлык башка образларны да әйтми калу ярамас. Беренче урында, әлбәттә, Алсу Шакированың “Шукрона Маликовна”сы. Әлбәттә, ул пьесада әллә нинди зур роль дә уйнамый кебек. Йорт хуҗабикәсе буларак, Гөләндәмгә Сәйдәшевнең килүен хәбәр итә. Әмма Алсу бу ролен шулкадәр тәмләп, җиренә җиткереп башкара ки, аның сәхнәдә ничек итеп “яңача гәүдәләнү” остасы булуына тагын бер кат сокланасың. Гөләндәмнең әтисе – Әхмәтҗан ролен башкарган Фернат Насыйбуллин һәм әнисе Бибимәликә ролендәге Гөлназ Вафина шулай ук игътибарга лаек. Алар безнең күз алдына чын татар гаиләсенең гәүдәләнеше буларак килеп баса. Әлбәттә, бу урында тамашачы: “Менә әтисе Гөләндәмне Салихка кияүгә биргән булса, башкача булыр иде”, – дип уйларга мөмкин. Әмма әтисенең кырыслыгы астында кызының язмышы белән уйнаудан бигрәк, кайгырту һәм борчылу ятканын да онытмаска кирәк. Алга таба Сәйдәшевнең берничә хатыны, ныклы гаиләсе булмавын исәпкә алганда, Әтмәтҗан агайның берникадәр хаклы булганын да танырга туры килә.  Алда санап киткән актёрларга спектакль дәвамында берничә рольдә күренергә туры килә. Әхмәтҗанны Кәрим Тинчурин, Бибимәликәне Әшраф Синяева итеп күрү тамашачыларда спектакльне кабул итүдә кыенлыклар тудырмыйча калмый. 

Соңгы елларда татар театр сәнгатендә Салих Сәйдәшевнең якты образына еш мөрәҗәгать итәләр. Геройлары арасында Салих Сәйдәшев булган соңгы спектакльләрдән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган “Гөләндәм туташ хатирәсе” (реж. Рәшит Заһидуллин), без алдарак кына искә алган “Сәйдәш. Йокысызлык” һәм менә Кариев театрындагы “Тынлык” спектакльләрен мисалга китерергә мөмкин. Әле моннан тыш театр артистлары катнашында Сәйдәшев музее тарафыннан эшләнгән “Сәйдәш урамга чакыра” променадын да онытмаска кирәк. Аларның барысы да композиторның якты образын тамашачыларның исләренә төшерә, аның мирасын халыкка җиткерүдә зур роль уйный. Һәрберсе бер үзенчәлекле ягы белән күңелдә уелып калган.

Тинчурин театры өчен сәхнәләштереп, Рәшит Заһидуллин куйган “Гөләндәм туташ хатирәсе” спектакле әдәби театрның бер үрнәге буларак истә калган. Биредә Гөләндәм ролен – Резидә Сәлахова, Сәйдәшне – Зөлфәт Закиров башкарды. Ни кызганыч, спектакльнең гомере озын булмады. “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакле исә, татар телендә иммерсив элементлар белән бина буйлап сәяхәт-спектакль буларак тарихка кереп калды.

Композитор турындагы спектакльне музыкадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әлбәттә, күңел күбрәк Сәйдәшев аһаңнәрен ишетергә теләп калды. Спектакль өчен музыканы талантлы композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән һәм шактый уңышлы килеп чыккан дияргә кирәк. Миләүшәнең композитор иҗатын белүе, күңелдән чыккан моңны, нечкә лириканы тотып алуы сизелә.

Шәхесләргә багышлап сәхнә әсәрләре тудыру иҗат командасы өчен ике яклы үткен пычактан йөргән сыман, чөнки сәхнә геройларына зур таләпләр куела. Мондый спектакльләрне һәр адымда уңышсызлык сагалап тора дисәк тә ялгышмабыз. Геройларны бары тик тәти, ак һәм пакъ итеп күрсәтү омтылышы да, аларның тормыш биографияләренә кереп “батарга” да күп кирәкми. “Тынлык” спектакле мондый кимчелекләрдән азат ук димәсәк тә, Сәйдәшнең якты образын кабат сәхнәгә кайтару; тамашачыларда “Нәрсә ул тугрылык?” (Гөләндәмнең иң ахырда Сәйдәшевнең чакыруын кабул итмичә, төрмәдәге иренә тугрылык саклап калуы моңа җавап та бирә сыман), бурыч, намус һәм, әлбәттә, талант һәм музыка турында җитди уйлануларга этәрүе белән Кариев театры тарихында матур сәхифә булып калырга лаеклы.

Автор - Раил Садретдинов

Фото – Таңсылу Мостафина

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021