Логотип
Журналда укыгыз

«Ул йөрәгемә мәхәббәт угы кадады…»

Мәхәббәт кайчан килә? Бу мәңгелек сорауга төгәл генә беркем дә җавап таба алмас иде. Ә бит Аллаһ тарафыннан тәгаенләнгән яр кайдадыр бар, кайдадыр яши…

Мәхәббәт кайчан килә? Бу мәңгелек сорауга төгәл генә беркем дә җавап таба алмас иде. Ә бит Аллаһ тарафыннан тәгаенләнгән яр кайдадыр бар, кайдадыр яши… Аның белән нибарысы җир шарының бер ноктасында очрашырга гына кирәк. Безнең өчен ул ноктабыз Казан театр училищесы булыр дип, ни Яңа Усы авылы егете (Мөслим районы) Артём Пискунов, ни Казан кызы Резедә Сәләхова, мөгаен, уена да китермәгәндер. 2004 елда, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, алар зур хыяллар белән сәнгать дөньясының ишеген шакый. Икесеннән дә иҗат дәрте ташып торган, кыска гына арада икесе дә тамашачыларның «сөйкемле сөяге»нә әйләнгән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артём белән Резедә беренче тапкыр күрешкән көннәрен бүгенгедәй хәтердә саклый. Хәер, монда хәтер сүзе бик үк урынлы да түгел. Алар әле генә кавышкан кебек. Хак, бер-берсен яраткан парлар өчен вакыт төшенчәсе юк инде ул.

Алты ел көткән мәхәббәт

Резедә иренә:

– Башта миңа синең күзең төшкән, шуңа күрә башта син сөйлә, аннары мин кушылырмын, – дигәч, Артём күңелле генә әңгәмәне башлап җибәрә:

– Бер күрүдә гашыйк булган дип әйтәләр бит, минем дә шулай килеп чыкты бугай. Училищеда бер төркемдә укырга туры килде. Аңа – 14, ә миңа 15 яшь. Билгеле, борынга әз-мәз кызлар исе кергән иде инде. Һаман да күз алдымда: Резедә баскычтан төшеп бара, ә мин аста торам. Шул чакта ул мине бик көчле дулкын белән уратып, мәхәббәт ятьмәсенә эләктерде ахырысы.

– Ә мин Артёмга бары тик төркемдәшем итеп кенә карый идем.

– Резедә дә Артём кебек үк ихлас сөйли.

– Өченче курска хәтле бүтән егет белән дуслашып йөрдем. Училищены тәмамлагач, без 2 кыз, 2 егет (шул исәптән Артём белән мин) Мәскәүгә төрле сәнгать уку йортларына кереп карадык, әмма анда безгә бәхет елмаймады. Мин хәтта елап беттем. Соңыннан аңладым: Мәскәүнең үзендә дә миллионлаган кино-театр артисты! Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дигәндәй, аның каравы яшьләр К.Тинчурин кебек дан казанган театрга эшкә урнаша.

– Артем белән ике ел театрда эшлибез, әле аңа карата миндә бернинди хис тә уянмый, – дип ялгап китә Резедә. Шунда Артём аны бүлдереп:

– 2004 елдан 2010 елга кадәр җавапсыз мәхәббәт утларында янган кеше мин. Билгеле, кызлар күзгә чалына иде, ләкин күз төшсә дә, күңел төшмәде. Шул баскычтагы кызга гашыйк булып куелган бит инде, – дип өсти. Күрәсең, егетнең хыянәтсез мәхәббәте, ниһаять, хис учагын дөрләткәндер, Резедә Артёмга тартылганын үзе дә сизмичә кала.

– Театрда М.Кәримнең «Айгөл иле» пьесасын сәхнәләштерделәр. Анда Артём гаяр Ричард Галинны уйнады. Мин һәр репетициядә залда күзәтеп утыра идем, – ди ул, – Шунда әллә нәрсә булды: инде хәзер егет минем йөрәгемә мәхәббәт угы кадады… Без шуннан соң матур гына йөреп киттек инде.

– Монда да минем инициатива белән, – дип «төзәтә» Артем. – Әйдә, йөреп карыйк, – дим. «Барып чыкмаса, сиңа авыр булачак бит», – ди Резедә. – Миннән туйсаң – әйтерсең, араларны өзәрбез, – дим.

Килен булу тәме

Яшьләрне тыңлап утыруы рәхәт! Чөнки алардан сирпелгән матурлык, яктылык, җылылык синең үзеңә дә күчкән кебек тоела.

– Казанда үткәрелгән Универсиада ачылышында мин Тукай ролендә катнаштым.

– Артем без көткән вакыйгага табан якынлаша. (Әйе, көтәбез! Бу мәхәббәт туй белән тамаланырга тиеш.) Миңа шул чарадан соң акча бирделәр. Аны ничек туздырыйм икән, дим. Мәйтәм, бүтән егетләр сөйгән ярларын чит илләрдә ял иттерә, туктале, мин Резедәне Санкт-Петербургка сәяхәткә чакырыйм, дим.

Резедә күзеннән очкыннар чәчрәтеп көлә:

– Петербург урамында: «Әйдә, миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип, бармагыма балдак кигезеп куйды егетем. Август ае иде. «Тиздән көз җитә, быел туйлар ясап өлгермибез, – дип һаман артка чигенәм. – Киләсе җәйгә калдырыйк», – дим. 2014 елның сентябрендә туебызыны гөрләттек. Икебезнең теләге белән никах та укыттык.

Туй ике тапкыр үтә: берсе – Казандагы дус-ишләр, коллегалар белән, икенчесе – Яңа Усыда. Мөгаен, соңгысын Резедә мәңге оныта алмас, чөнки килен булуның «тәме»н нәкъ менә иренең авылында «татый». Керәшен туганнарыбыз борынгы йолаларны, горефгадәтләрне берәмтекләп саклый шул. Яшь килен капка төбендә каенанасы Гөлсинә белән утын да кисә, чиләккөянтә асып чишмәдән су да ташый, кыскасы, уңганбулган бичә икәнен эш-гамәле белән дә раслый.

Гашыйк тамашачылар…

«Бер казанга ике тәкә башы сыймый», – диләр. Сыя! Менә бит, язмыш ике талантны бергә кавыштырган, һәм икесен дә иҗади көнләшү чиреннән азат кылган. Артём Олег улы шушы алты ел эчендә 30 га якын каһарманны «терелткән»! Тамашачыга ул Гамлет (В.Шекспир, «Гамлет. Күренешләр»), Рөстәм (Г.Зәйнашева, «Гайфи бабай, өйлән давай!»), Рамазан (Х.Ибраһим, «Төн яна учакта»), Барлас (Х.Вахит, «Кияүләр»), Вилдан (Ш.Хөсәенов, «Чулпан»), Ричард Галин (М.Кәрим, «Айгөл иле»), Илгизәр (Т.Миңнуллин, «Яшьлегем-юләрлегем») кебек рольләре белән танылса, Резедә Нурислам кызы исә Зөләйха (Н.Хисамов, «Йосыф-Зөләйха»), Сәрвәр (К.Тинчурин, «Сүнгән йолдызлар»), Чулпан (Ш.Хөсәенов, «Чулпан»), Резедә (Ш.Фәрхетдинов, «Мәхәббәт баскычы»), Гөлүзәләре (Ю.Әминов, «Өти балак Гөлүзә) белән сокландырды, уйландырды һәм тетрәндерде. Яшь артистканың тагын бер сәләте ачылды: без аны Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» фильмында Гөлшаһидә ролендә күрдек. Шикләнмибез, бәлки киләчәктә ул «кино йолдызы» булып та балкыр.

Пискунов-Сәләховалар бер-берсенең уңышларына сөенеп-куанып яши, ә менә ир белән хатынны утларда өткән бүтән төр көнләшү белән хәлләр ничек икән? Чибәр Резедәгә ир-егет гыйшыкын белдермәгән дисәк – кем ышаныр иде, ә? Заманында аның һәр уйнаган спектакленә берәү чәчәк букеты күтәреп килгән, ә «Сүнгән йолдызлар»да Сәрвәр – Резедә 55 розаның һәр яфрагына 55 билет беркетелгән бүләк алган. Ә инде берәү очрашуга чакыргач кыз: «Гафу ит, минем егетем бар», – дигән. Әле дә килә икән ул. Тик бу юлысы ялгыз түгел, янәшәсендә пары була икән. «Без Артем белән алар өчен шатланабыз», – ди Резедә. Чын күңелдән әйтә. Кеше бәхете өчен дә сөенә белергә кирәк, әйе. Артемны да һәмишә фанат кызлар күз уңыннан ычкындырмаган, каядыр авыл-районнарда, чит төбәкләрдә гастрольләрдә йөргәндә, спектакль тәмамлангач аның «В контакте» битенә унар-унар кыз өстәлгән.

Бүген Артём белән Резедә ул фанатларның берсен дә гаепләми, яратып кына сөйли. Чөнки алар, беренче чиратта, икесенең дә иҗатына мөкиббән тамашачы. Кадерле тамашачы. «Без – бер-беребезгә ышанабыз, без бер-беребезне кысаларда тотарга тырышмыйбыз, ирегеңне чикләү ул иҗат канатларын сындыра», – ди Резедә, ә Артём киләчәген билгеләп: «Балалар үстереп, оныклар сөеп бергә картаерга язсын!» – ди. Без дә бу теләкләргә кушылабыз. Нәкъ җырдагы кебек:

Әй, икегез, икегез,

Икегез дә бертигез.

Икегез дә пар килгәнсез,

Тигез гомер итегез!

Мәкалә «Сәхнә» журналы 2016 елның октябрь санында бастырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк