Логотип
Журналда укыгыз

УЙНАЛМЫЙЧА КАЛГАН РОЛЬЛӘР ҖАН СОРЫЙ

Безгә анда безгә Фәрит Бикчәнтәев белән шактый көрәшергә туры килде. Минем үземнең күзаллау бар, Туфанның беренче укучысы бит әле мин. Яшь кызны көтмим миңа бирерләр дип, хатынына әле бераз өмет бар иде, аны да уйнап була иде, нишлисең, Фәрит аны миңа бирмәде. Ләкин спектакльдә мин аның ышанычын акладым, дип ышанам.

Рухи дөньябызны нурландырып киткән шәхес, Татарстанның һәм Россия нең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың якты рухын искә алыйк. Моның өчен 2008 елда аның 70 яшьлек юбиле белән котлап әзерләнгән бер радио тапшыруның кайбер урыннарын кәгазьгә төшерербез. Әңгәмә Татарстан язучылар берлеге идарәсе урнашкан бинада язып алынды. Күз ачкысыз буранлы көн иде. «Нәҗибә бураннары» инде бу, дип шаярткан иде шунда Нәҗибә апа.  Кар-бураннарны көтеп алам, көчле яңгырлар, давыллар яратам, нишләтим инде менә, шундый холык. Шул холык сәхнәгә дә килеп чыга кайчак».

Менә шундый күңелле бер дулкында әңгәмәгә керешеп киткән идек.

Нәҗибә апа, бу соравым өчен ачуланмассыз, ярыймы? Сез бит күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, гаҗәеп абруйлы кеше Туфан Миңнуллинның хатыны. Аның пьесалары буенча куелган спектакльләрдә сез күп катнаштыгыз. Драматург хатыны булгач, ничектер...

Сезнең соңгы иҗат эшегез  Туфан Миңнуллинныд «Дивана» спектаклендә Зәйнәпбану роле. Аны театр тәнкыйтьчеләре «Нәҗибә Ихсанова шушы роле белән иҗатында яңа бер этапка килеп керде, ул бөтенләй яңа ягы белән ачылды»,  дип бәяләделәр. Димәк, сезнең иҗатыгызда яңа этап башлана дигән сүз. Ә шулай сезнең иҗат юлыгызда яңа этаплар ача торган рольләрегез күп булдымы?

– Кайсыдыр бер рольне алып, аһ мин менә шуны уйнаганда яңа этапка күчтем, дип әйтеп булмый. Иҗат ул шулхәтле эзлекле рәвештә бара, һәм рольләр бер-берсенә ярдәим итә. Менә ул үзеннән-үзе, миңа сиздермичә генә, икенче бер рольгә барып тоташа.

Бервакыт Марсель Хәкимыч «Нәркәс»не куярга булды. Мин, эш сөючән кеше булара, репетицияләр тирәсендә буталып йөрим, бәлки берәрсе мине күрер шунда чакырып алыр кебек. Менә шушындый туймас тамак инде мин. Шулай берсендә әллә каян гына каршыма Марсель Хәкимыч килеп чыкты да: «Син кирәк! – ди. – Иртәгә премьера, менә сиңа роль, ал!» Карчык роле. Яшь чагында икенче бер кабилә кешеләре аны урлап китәләр, кыз анда барырга теләми кыйналып гарипләнә. Менә минем бармаклар шул родьдән соң кәкрәеп калдылар.

 Чын-чынлап образга керү булган бу...

– Өйгә кайткач төн буе әзерләндем. Табынга савыт-саба тезелде. Кашыклар – итле калҗалар. Кабиләнең аксакаллары табында сөяк кимерә. Мин: «Аһ, бетсәгез ярар иде, аһ, катсагыз ярар иде», – дия-дия мыгырданып, аларны ашатып йөрим. Тегеләргә ишетелми, ну минем мыгырдау тамашачыга барып җитәргә тиеш. Аннары икенче сәхнәдә Нәркәс янына керәм. Аны да урлап кайтканнар. Карчык аңа ярдәм итәргә тели. «Кач моннан, болар яхшы кешеләр түгел, менә мине нинди хәлгә калдырдылар», – дип, үзен гыйбрәт итеп сөйли. Шушы өлкән яшьтәге бетешкән гарип кеше образын бер төн эчендә әзерләргә туры килде миңа.

Кешенең йөрәгендә йөрткән хыяллары була. Андый хыялыгыз бармы?

– Әнкәйдән башлыйм әле, яме? Мин Туфанның «Әниләр һәм бәбиләр»ендә 12 бала анасы Гөлфинәне уйнадым. Шул Гөлфинәдән көнләшеп уйнадым. Күңелдә гел үкенеч йөрде: ник мин әнкәем кебек ун бала таба алмадым икән? Әнкәем 10 бала тапкан, нинди заманнар булган. Әти сугыштан тетелеп кайта. Ул хәлләрне искә төшерсәм, елап җибәрәм инде. Шулай да минем әнкәем буласым килә.

Инде эшкә, иҗатка күчсәк, хыяллар күп. Менә сез кузгаттыгыз «Дивана»ны. Безгә анда безгә Фәрит Бикчәнтәев белән шактый көрәшергә туры килде. Минем үземнең күзаллау бар, Туфанның беренче укучысы бит әле мин. Яшь кызны көтмим миңа бирерләр дип, хатынына әле бераз өмет бар иде, аны да уйнап була иде, нишлисең, Фәрит аны миңа бирмәде. Ләкин спектакльдә мин аның ышанычын акладым, дип ышанам.

Аннары Фәрит белән без «Хушыгыз»ны эшләдек. Ул бит Туфанның шушы темага өченче пьесасы. Аңа кадәр «Дуслар җыелган җирдә», «Миләүшәнең туган көне» куелды. Фәрит әсәргә яратып алынды. Мин бик бочылдым, мин әйтәм, мине алмаса, нишләрмен, ничек күтәрермен бу хәсрәтне? Алды! Беренче составка – мин, икенче составка Наилә Гәрәева куелды, бик әйбәтләп дустанә эшләдек.

Шулай иттереп, Фәрит миңа Марсель Хәкимыч бирмәгән рольләрне бирә башлады. Яшьрәк рольләр. Яшь буласы килә! Хыял дигәннән, олыгайган саен яшьлектә уйналмый калган рольләрне җан сорый.

Юбилеегез көнендә тамашачыларыгызга теләкләрегез?

– Алар да нәкъ минем кебек кешеләр. Мин үземне җир кешесе дип саныйм. Без барыбыз да туфрактан яратылган. Мин халкыма аның исән-сау булуын телим, бу минем иң зур теләгем. Исән-сау булсак иде, бердәм булсак иде, бергә булсак иде.

 

Автор Нәсим Акмал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк