Логотип
Журналда укыгыз

Йолдызлы бакча

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән Гыймаева һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Буа татар дәүләт драма театры директоры Раил Садриев «Сәхнә» журналы укучыларына үзенең бакчачылык серләрен ачты.

Яраткан артистларыбыз тормышларын сәнгатькә багышлап, ел дәвамында тамашачыларга матур иҗат җимешләре бүләк итү белән беррәттән, җәй көне бакчаларында үстергән җимешләр белән дә рәхәтләнеп мактана ала. Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән Гыймаева «Сәхнә» журналы укучыларына үзенең бакчачылык серләрен ачты. Биредә ул нинди җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр үстерүе, бакчаларындагы нинди культураларның аеруча зур уңыш бирүе һәм кызлары белән гаилә башлыгы Булат Бәйрәмовның үзенә бу эштә ничек ярдәм итүләре хакында сөйләде.

– Мин инде үземне шулкадәр оста бакчачы дип санамыйм, әле өйрәнеп кенә киләм. Бакчабызда барысы да әз-әзләп үсә: суган, кишер, кыяр, помидор, кабак, ташкабак… Әле быел 60 төп бәрәңге дә утырттык, сабаклары бик яхшы үсеп килә. Җиләк-җимештән карлыган, кура җиләге, виктория, слива, алма үстерәбез. Шулай ук аерым игътибар бирмәсәк тә, ирга һәм кара миләш үсә.

Быел әлбәттә карантин чаралары белән бәйле бакча белән шөгыльләнергә вакыт күбрәк тиде. Кызларыбыз чүп уташалар, карлыган җыярга булышалар. Булат күбрәк казу, эшкәртү эшләрендә ярдәм итә. Аның белән бәрәңгене утыртабыз, төпләрен өябез, агачларны кисәбез, төрле корткычларга каршы көрәшкәндә агулау эшләрен дә әтиебез башкара. Шулай ук быел кыярлар өчен кечкенә генә парник та ясадык. Мондый авыр эшләрне, әлбәттә, Булат эшли. Ә инде утырту, сирәкләү, чүпләрен чистарту эшләрен без, кызлар, карыйбыз.

Быелгы уңышларга килгәндә, бакчабызда суган бик эре булды. Бер өлешен инде җыеп алырга да була, тиздән икенче партиясе өлгерәчәк. Кишер белән кыяр да мул була. Узган елны ташкабак булмаган иде, быел инде өзеп ашый да башладык. Бакчадагы уңыш яхшы булсын өчен әлбәттә беренче чиратта җылылык кирәк. Быел хәтта ачык һавада үскән помидор белән кыярны да әйбәт булыр дип уйлыбыз. Теплицабыз бик бәләкәй бит, кыяр өчен генә. Башка елларда уңыш яхшы булмагач, быел Булатка шарт куйдым: алдагы елга кыяр белән помидор ашыйсың килсә, зур теплица куй, дидем! Шулай итеп быел бакчабызда матур гына теплица да барлыкка килде.

Калган яшелчәләр бөтен кешедә дә өлгерә инде – кишер, суган, бәрәңге… Аларга ниндидер аерым шартлар да кирәк түгел, вакытында су сибеп торсаң үсәләр.

Шулай да минем әлегә чынга ашмаган бер хыялым бар – викторияне күп итеп утырту һәм үстерү. Әлегә төрле сортларны сынап карыйм, әйткәнемчә, бу эштә мин әле өйрәнчек кенә.

Татарстан Республикасының халык артисты, Буа татар дәүләт драма театры директоры Раил Садриев оста артист, талантлы режиссёр һәм җитәкче булу белән беррәттән әле бик яхшы бакчачы да. Садриевлар бакчасында ниләр генә үсми! Бакчачылык «җене» артистка кайчан кагылган икән соң? Бу хакта аның үзеннән сорадык.

– Бакчаны яратырга кирәк. Кемдер терлексез яши алмый, куяннар, үрдәкләр, казлар асрый… Минем үземнең эт тә, мәче дә юк, терлек асрауга да бик исем китми. Күрәсең, балачакта сыер асраган вакытлардан тәмам туелган. Ул минем эш түгел. Шуңа күрәдер мин әни белән кечкенәдән үк бакчада казынырга ярата идем. Шулай әкрен генә бу шөгылем хоббига әйләнде.

Исемдә, бер вакытны кулыма «Крестьянка» журналы эләкте. Анда «Приусадебное хозяйство» дигән кушымта бар иде. Шуннан кызыгып киттем дә Мәскәү өлкәсендә төрле культуралар үстерә торган голландия фирмасы белән элемтәгә кердем. Бер җаен табып чыгып киттем Мәскәүгә. Андагы матурлыкны, хозурлыкны күрсәгез!.. Тип-тигез түтәлләр: кыярлар, башлы кәбестәләр, җиләкләр… Әлбәттә 90 нчы елларда безнең шартларда андый эшне булдырырга авыр иде, шулай да мин вакуумлы савытларга салынган махсус яраклаштырылган кыяр, помидор, кәбестә орлыкларын алып кайтып бакчамда үстерә башладым. Шул елны мин кәбестәдән бик зур уңыш алдым. Әйтергә кирәк, әле хәзер дә шул сортларны үстерәм. Шул кәбестә мине бик зур бәлаләрдән коткарды. (Көлә.) Мин аны сатып шактый гына бурычлардан котылдым! Ә аннан соң инде бу эш үзе күңелгә ятып калды.

Помидор — дөньядагы иң кирәкле ризыкларның берсе. Без аны җәй айларында чиләкләп ашыйбыз дисәм дә ялгыш булмас. Бүгенге көндә инде 30 банкадан артык кыяр тозладык, ташкабак икрасы, әле помидор тозлыйсы бар. Кышка инде шактый кайнатмалар әзерләнде.

Голландия җитештерүчеләреннән орлык алып карбызлар да үстереп карадым. Кирәкле шартларын туры китерсәң, алар күрсәтмәләрендә ничек язылган шундый зурлыкта үсәләр. Һава торышы шартларына да бәйле, билгеле. Безнең Татарстанның төрле төбәкләрендә климат үзгә... Шул сәбәпле ничек һәм кайчанрак эшлисен төгәл генә әйтеп булмый. Әлбәттә, әби-бабайлардан калган ырымнар да бар, шулай да мин күпчелек үз тәҗрибәмә таянам.

Быел коронавирус пандемиясе башланган вакытта театр белән Сербиядән «Славия-2020» театраль фестиваленнән кайтуга безне карантинга яптылар. Шунда мин әкренлән үсентеләр белән кайнаша башладым, электр белән теплицаны җылыттым… 16 апрельдә без инде үзебезнең кыярны авыз иттек, ә 30 майда помидорлар өлгерде.

Шулай ук мин бакчада күп итеп суган белән кишер үстерәм. Түтәлләрнең тигез булганын яратам. Суган белән кишернең түтәлләрен аралаштырып янәшә утыртам. Шулай итеп алар берберсен төрле зыян китерүче корткычлардан, йогышлы авырулардан коткарып, бер-берсенә ярдәм итеп үсәләр. Аллага шөкер, ел саен безнең кишер дә суган да мул була.

Быел инде карбыз да өлгерә башлады, берсен бәхәскә кереп вакытыннан алда кисәргә дә туры килде. 2 кг авырлыкта булды, эче алсу гына булса да тәме баллы.

12 төрле сорт виноград үсә, инде өлгерә башлаганнары да бар. Казан кырыенда Дербышкада яшәүче Леонтий исемле бер агайдан барып алып кайттым. Аның бакчасында виноградның 78 төрле сорты үсә!

Әти-әнием үлгәч мин Буа районына туган авылыма кайтып төпләндем. Шулай әкренләп йортны торгызабыз, бакчаларны матур итеп тәрбиялибез, бик күп чәчәкләр үстереп яшәп ятабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк