Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2024, №11 (ноябрь)

18 ноября 2024 «Сәхнә», 2024, №11 (ноябрь)

2 бит

КҮҢЕЛЕМ МОГҖИЗА КӨТӘ

Рәфидә Галимҗанова

Ул шундый киңкырлы шәхес. Иҗатының кайсы юнәлеше турында сорасаң да, сәгатьләр буе ялкынланып сөйләргә мөмкин. Сүзем – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова турында. Быел ул үзенең илле яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзе әйтмәгән булса, яшен дә белми кала идем.

 

6 бит

САГЫНУ ХИСЛӘРЕ...

Зиннур Хөснияр

Рафаэль абый Ильясов турындагы истәлекләр үз чиратында хәтер төпкелендә балачакның матур хатирәләрен калкытты. Үземнең әти искә төште. Моңайган чакларында ул вакытта радиодан еш яңгырый торган «Арча кичләре»н көйли торган тимерче һәм атаклы балта остасы булган нибары дүрт сыйныф белемле үз әтием. Әйе, ул моны радиодан отып алган, ул ошбу көйне Рафаэль Ильясовтан «эләктергән»иде. Сүземне юкка гына әлеге хатирәдән башламадым: ул хакта сүз соңрак булыр..

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

ТЕАТР РӘХӘТ УРЫН

Гөлназ Әхмәдиева

Һәр артистта тамашачыны җәлеп итә алырдай билгеле бер үзенчәлек бар. Я талант ул, я үҗәтлек, я тышкы сөйкемлелек, яисә инде эчтән килгән табигый нур... Әле генә санаган һәр сыйфат анда бар. Шуңа күрә дә 29 ел гомерен яраткан театрына, тугры тамашачыларына бүләк иткәндер. Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры актёры Фәнис Кәлимуллин турында сөйлим. Аңа быел 50 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярның үзе белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

 

16 бит

ТАМАШАЧЫБЫЗГА КАРШЫ СҮЗ ӘЙТТЕРМИМ!

Гөлназ Хәбибуллина

Төрле яклап килгән, һәрдаим игътибар үзәгендә яши торган кешеләр була. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты. ТРның атказанган артисты Чулпан Әскәрова турында да шулай дип әйтеп буладыр. Ут яндырып уйнаган рольләре белән генә дә түгел, ачыклыгы, харизмасы, хәтта, аз гына усаллыгы белән дә яраттыра ул. Алтын юбилее уңаеннан, аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

 

20 бит

ГАДИ БЕР СКРИПКАЧЫ МИН!

Таңсылу Мостафина

Гомерен фидакарь рәвештә театрга багышлап, дистәләгән спектакльгә моң өстәп, тормышның ямен-тәмен тоя белеп яшәгән Фуат Хәмит улы Әбүбәкеровка 80 яшь! Әлеге шәхес белән әңгәмә кормый мөмкин түгел иде. Аның иҗаты, тормышы үзе бер аерым дөнья кебек.

 

24 бит

«ГӨЛЧӘЧӘК»ТӘ НИНДИ СЕР БАР?

Миләүшә Хәбетдинова

Күптән түгел татар халык әкиятенә нигезләнеп куелган «Гөлчәчәк» спектаклен карадым. Ул тылсымлы әкиятләргә карый, танып белүгә корылган. Әкиятнең көнкүреш сюжеты каенана белән килен каршылыгы. Ә тылсымлысы Гөлчәчәкнең юлдагы маҗараларыннан гыйбарәт. Аның могҗизаи котылу тарихын халык яхшы күңелле булуы белән бәйләп аңлата. Гөлчәчәкнең тәмле теле, табигать көчләренә ышануы, аларны хөрмәт итүе иң кыен вакытларында кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Гөлчәчәкнең гаиләсеннән аерылу сәбәбе − уңышсыз кияүгә чыгуы белән бәйләп аңлатыла. Әкияттә гаилә кыйммәтләре агы планга чыга − кызны якыннары, туганнары коткарып кала.

 

28 бит

ТЕАТРДА ГОМЕР ҮТКӘНЕ СИЗЕЛМИ...

Нурсөя Шәйдуллина

Ул сәхнәдә йөзләрчә гомер яшәгән, һәр язмышны йөрәгеннән үткәргән. Тамашачыны көлдереп, елатып, җырлатып, уйлатып, дөньяны яхшыга үзгәртергә тырышып, гомерен театр сәнгатенә багышлаган изге җан. Театр дөньясында зур югалту − Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының мәшһүр иҗатчысы Ринат Таҗетдинов арабыздан мәңгелеккә китте... Аның якты истәлегенә багышлап, үзе белән чыккан әңгәмәне тәкъдим итәбез.

 

32 бит

БУАЧА, ҮЗЕБЕЗЧӘ!

Наилә Хәсибҗанова

Буа дәүләт театры яңа сезонда Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» пьесасы буенча куелган «Мишәрем-шикәрем» спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакль турында язганчы иң беренче шуны да әйтеп китәргә кирәктер: моннан бер көн алдан театраллар беренче тапкыр яңа бинада 18 нче сезонны ачтылар. Ул көнне тамашачыга Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» дигән әсәре буенча «Гөлҗамал» спектакле күрсәтелде. Премьераны сәхнәгә Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театры режиссёры Булат Гатауллин куйды. Алдагы көнне трагедик драма күңелгә хуш килгәнгәме, икенче көнне «Мишәрем-шикәрем» спектакленә хәтта гаиләләре белән дә килүчеләр күп булды.

 

36 бит

БӘРӘКӘТЛЕ СӘЯХӘТ

Нурсибә Адиева

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казахстан Республикасының Мангыстау өлкәсе Актау шәһәрендә узган III Халыкара «ABISH ALEMI» театр фестиваленнән кайтты. Танылган казах язучысы, җәмәгать эшлеклесе Әбиш Кекильбаев исемендәге әлеге фестиваль 2019 елда оештырылган. Бу елгысы − өченче. Һәм ул мәшһүр шәхеснең тууына 85 ел тулуына багышланган иде. Әбиш Кекильбаевның һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланып киткән тантаналы чаралар аның музеен, шәһәр тарихы, истәлекле урыннарын карау белән дәвам итте. Алга таба Каспий ярында, ачык һавада фестивальнең ачылышы югары дәрәҗәдә узды. Катнашучы театрларга милли киемнәрдән булу турында алдан хәбәр ителгән иде. Тантаналы чараларда һәр театр ялт итеп үз милләтенең йөзен яктыртты.

 

38 бит

ТЕАТР ТАРИХЫНДА ҮЗ ЭЗЕ БАР

Шулай беркөнне татар конгрессында эшләп йөрүче университет буенча сабакташ дустым, тарихчы Рөстәм Гыйнетдинов шалтырата:

− Якташың Гыйлемхан Мөбарәкшинга 70 яшь тулып килә бит, − ди.

− Бик әйбәт, − мин әйтәм. − Актёрлар йортында зурлап бәйрәм итәрбез. Югыйсә күптән инде анда нинди дә булса мәдәни чара үткәнен күргәнем юк.

− Анысын театр әһелләре берлеге карасын. Минем сиңа Гыйлемхан дустыбыз турында берәр мәкалә язмассыңмы дип шалтыратуым, − ди Рөстәм.

 

44 бит

«АБАЙ-БАБАЙ АЛАНЫ»

Сәхифәбезнең алдагы чыгарылышы «Әкият» татар дәүләт академия курчак театрының Ренат Харис әсәре буенча куелган «Абай-бабай аланы» спектакленә багышлана. Спектакльнең премьерасы 2009 нче елның 12 февралендә булды, 2022 елның 4 ноябрендә ул яңартылып куелды.

 

48 бит

«АПУШ» СТУДИЯСЕНЕҢ ТЕАТР СЕЗОНЫ АЧЫЛДЫ

17 нче октябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында яңа сезонны ачу тантанасы оештырды. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин, Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортларында шөгыльләнүче һәм «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашты. Ә, димәк, бер сәхнәдә 200гә якын студия шәкерте чыгыш ясаган дигән сүз.

 

48 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Илназ Баһ башкаруындагы «Ярый әле син бар, туганым!» җырының минусовкасын куллана аласыз.