КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА БИНАСЫ АЧЫЛДЫ!
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылу тантанасы узды!
Яңа бина ачылу белән беррәттән, монда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышы да узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәдәният министры Ольга Любимова, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Россиянең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, актёр Владимир Машков катнашты.
Бинага килеп кергән һәр кешене халкыбызның милли бизәкләре үрнәгендә эшләнгән биек алтынсу диварлар каршы ала. Фойе зур һәм якты. Ял итү урыннары да булдырылган.
Чараның төп өлеше башланганчы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен театр буйлап экскурсия үткәрелде. Бинада 4 мәйданчык. Беренче булып тәкъдим ителгәне – Универсаль зал яки башкача аны «Кара тартма» дип атадылар. 100-300 кеше сыйдырышлы әлеге залда (утыргычлар күпфункцияле) күбрәк эксперименталь тамашалар күрсәтеләчәк. Хәрәкәтчән ут рамалары, залның һәр почмагына бертөрле ишетелерлек итеп эшләнгән акустика – барысы да заманча куелышлар өчен. Бу мәйданчыкта хәтта күргәзмәләр оештырырга яки фильм да төшерергә була, дип искәрттеләр.
Икенче зал – Шәрык залы. Монда 242 кеше сыя. Әлеге залны театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев булдырырга теләгән (моның турында ул безнең журналның 2024 ел июль санында сөйләгән иде). Диварлары чулпы тәңкәләренә охшатып бизәлгән. Зал түгәрәк формада, сәхнә уртада аз гына күтәрелеп торган биеклектә урнашкан. Бу сәхнәдән артистлар тамашачыларны, ә тамашачылар артистларны бертигез яхшы күрә алачак. Сәхнәнең арткы ягында үтә күренмәле дивар, ә аның артында Кабан күле һәм Иске Татар бистәсе манзарасы ачылуны да ассызыкладылар. Тик әлегә ул өлеш тукыма белән капланган иде.
Өченче зал – Камерный зал. Монда безне «Апуш» балалар театр студиясе каршы алды. 60 тамашачыны сыйдырырлык әлеге кечкенә генә мәйданчыкта шулай ук эксперименталь, кече формадагы, фестивальләр өчен куелган спектакльләрне күреп булачак. Бүген «Апуш»лар «Мәкәрҗәдә театр» спектакленнән өзекне тәкъдим итте.
Фойеның төрле өлешләрендә кул эше осталары, китап сату почмагы, курайчылар, милли музыка коралларында уйнаучы ансамбль һәм башка сәнгатькярләр җыелган иде.
Өченче кыңгырау чылтырагач, барлык кунаклар да Зур залга үтте. 750 артык кеше сыярлык 3 яруслы ярымтүгәрәк зал заманча стильдә эшләнгән. Икенче һәм өченче ярусларда утыручылар декорациянең яки сәхнәдәге экранның өске өлешләре бик үк яхшы күренмәүгә зарланды һәм аларны да аңлап була – әлеге матурлыкны тулаем күрәсе килә, әлбәттә!
Рәсми өлеш башланганчы, чараны «Туган тел» җыры белән Сәид Галиуллин ачып җибәрде. Җырның ахырында сәхнә тутырып Камал театры труппасы чыкты. Илдус Әхмәтҗанов «Театр» шигырен сөйләде. Театрның символик ачкычын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев театрның иң яшь артисты Әсфәндияр Шәмсуаровка тапшырды. Мөһим яңалыкларның берсе: Владимир Машков Россиянең «Алтын битлек» театр премиясе тапшыру тантанасы быел Казанда, Камал театрының яңа бинасында узачагын әйткәч, зал тагын да җанланып китте! Татарстанның халык артисты Рамил Вәҗиев «Галиәсгар Камал театрының яңа бинасы ачык!» дип игълан иткәч, чараның рәсми өлеше башланды.
Һади Такташ 74 адресы буенча урнашкан бина гади театр гына түгел, ә күпфункцияле үзәк буларак, һәр көнне иртәдән кичкә кадәр эшләячәк. Монда төрле юнәлештәге һәм төрле яшь категорияләренә юнәлдерелгән чаралар, күргәзмәләр, экскурсияләр уздырылачак.
Әлегә спектакльләр куелмый. Театрның труппа җитәкчесе сүзләренә караганда, яңа бинага спектакльләр март ахырында – Бөтендөнья театр көнендә күчәргә мөмкин. Көтәргә генә кала.
Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк