«Сәхнә», 2020, №2 (февраль)
2 бит
«БӘРМӘНЧЕК» БӘЙРӘМЕ
Әлфәт Закирҗанов
Керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек» тарафыннан Г.Камал театры бинасында агымдагы елның 13 гыйнварында күрсәтелгән «Гөргөри кияүләре+» дип аталган театраль тамаша республика мәдәни тормышында үзенчәлекле вакыйга төсен алды. Сәбәбе әлеге кичәгә Татарстанның дистәләгән шәһәр-районыннан тамашачы җыелу гына түгел, гәрчә монысы да һичшиксез игътибарга лаеклы факт, бәлки ансамбльнең сәнгати эзләнүләрендә җитди алгарыш ясавы буларак, тамашачының олы мәхәббәтен яулавында булды.
6 бит
БЕЗ ИЛҺАМЛЫ ХАЛЫК
Алсу Габдуллина
Мәшһүр җырчы, татар халкының бөек шәхесе Илһам Шакировка быел 85 яшь тулган булыр иде. Татар җыр сәнгатен яңа югарылыкка күтәргән, гомерен халкыбызга багышлаган артист ул – Илһам абый. Ә безнең халкыбыз – моңлы халык, ничә яшьтә һәм нинди тормыш шартларында яшәвенә карамастан татарның күңеле һәрчак җырлы, һәрчак моңлы булган. Түбәндә тәкъдим ителгән якты истәлекләр дә бу сүзләрне тагын бер кат раслый.
9 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
Равил Фәйзуллин
12 стр
БУИНСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ
Нияз Игламов
После ряда значительных работ Буинский театр закономерно решил упрочить свой успех постановкой, которая с одной стороны знаменовала бы обращение к яркому и современному тексту, с другой – закрепила бы отношения с режиссёром Егором Чернышевым. Творческий союз с главрежем Кировского театра на Спасской уже подарил буинцам возможность участвовать во внеконкурсной программе «Золотой маски» со спектаклем по рассказам Ркаила Зайдуллы «Папоротник». После некоторых раздумий выбор пал на одну из лучших пьес последнего времени – «Иранскую конференцию» Ивана Вырыпаева.
16 стр
40 ЛЕТ СЛУЖЕНИЯ НАРОДУ
Раиса Сагадиева
Эстрадно-фольклорный ансамбль «Весёлые Волгари» («Идел егетләре») гордость Казанской городской филармонии. Участники коллектива – высококлассные профессиональные артисты, имеющие собственное лицо, лауреаты Всероссийских и Международных конкурсов и фестивалей. Общаясь с публикой, коллектив прекрасно чувствует её энергетику, и их песни находят отклик в душе всех поколений и возрастов. Всегда работают живым звуком, без фонограммы.
20 стр
ТЕАТРАЛЬНЫЙ ГОРИЗОНТ
Анна Степанова
В декабре прошлого года впервые после перерыва в несколько лет я приехала в Казань на ХI Всероссийский фестиваль молодой режиссуры «Ремесло» и посмотрела довольно много спектаклей татарских театров сразу. Они были очень разными по темам и художественному уровню, но не было среди них ни одного образчика театральной архаики или вещи в себе, не имеющей отношения ко дню сегодняшнему – а ведь опусы такого рода встречались в афише самых первых фестивалей «Ремесло», на которых я когда-то побывала. И «#Молодёжный вторник», показанный нам под занавес фестиваля в Театре Камала, достроил в моём воображении масштабную картину перемен, происходящих на нынешней татарской сцене. Что и говорить, они поражают воображение.
24 бит
НӘСЕЛ НИГЕЗЕНДӘ МИЛЛӘТ ЯТА
Фәйрүзә Мөслимова
Халкыбызның тарихын моңлы җырлардан, көйгә салынган бәетләрдән, кыйссалардан аерып карап булмый. Борын-борын заманнардан бирле, нинди генә вакыйга булмасын – сөенечлеме, көенечлеме ул – аларның һәркайсы халык җырларында, бәетләрендә чагыла торган. Ә бүгенге көндә ничек? Без җырларны тыңлап ял итәргә өйрәндек. Хәтта туйлар, төрле мәҗлесләрдә дә үзебез җырлап «интекмибез», тамадалар, җырчылар чакырабыз. Без бүген музыканы кулланучылар. Ә нинди көйләрне, музыканы яратабыз соң?
27 бит
КЕМ ХАКЛЫ СОҢ
Театр сәнгатендә чама хисе ни хәлдә икән безнең дип, уйлар уйлап йөргән бер вакытта «Литературная Россия»дә Юрий Поляков белән булган бер әңгәмгә юлыктык. Театр сәнгате өлкәсендә «чама», «чама хисе» турында ул. Безнең театрларга да турыдан туры кагыла торган һәм күптән эчне пошырып торган, ләкин нәкъ безнең үзебездән генә торган (чөнки без аларны үзебез тудырабыз!) проблемалар хакында.
29 бит
ХОДАЙДАН НУР АЛЫП...
Әлфәт Закирҗанов
2020 елның 22 февралендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге РТ Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шәфигулла улы Шакировка 80 яшь тула. Ул Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесын тәмамлаган бер төркем артистлар белән 1961 елда Камал театрында эшли башлый. Шуннан соңгы 60 елга якын вакыт эчендә, татар, рус һәм чит ил әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә йөзләгән рольдә уйнап, киң танылу ала. Аның тарафыннан сәхнәдә уйналган Рамай («Чаткылар»), Зөфәр («Соңгы хат»), Айдын («Айдын»), Саматов («Чикләвек төше»), Надир мәхдүм («Сүнгән йолдызлар»), Дәрвиш («Ай тотылган төндә»), Бостон («Ахырзаман»), Аксак («Бичура»), Галимулла («Хушыгыз»), Хәнәви («Күрәзәче»), Зариф («Телсез күке»), Сәлим бай («Курчак туе») һ.б. образлар театр тарихында якты эз калдырып, күпсанлы тамашачының тирән мәхәббәтен яулады.
34 бит
ФӘРЕШТӘЛӘР ЮЛДАН БУЛСЫН!
Фәйрүзә Мөслимова
Татар эстрада сәхнәсенә моңа кадәр ишетелмәгән, әмма халыкны даими борчып торган социаль-сәяси темадагы җырлары белән килеп чыккан Илсөя Бәдретдинова үз вакытында тамашачыны шаккатырды. «Күңел», «Сәер кеше», «Алсу», «Путин кебек ир кирәк» (!) һәм башка шундый җырлары белән. Кыю җырчы кызның киемнәре дә «хулиганнарча» – күн чалбар, озын кунычлы итек, төрле чылбырлар... Җырлау стиле рок жанрына тартым.
38 бит
БЫЛБЫЛ КУНЫП САЙРАГАНДЫР ӘЛФИЯ ТЕЛЛӘРЕНӘ
Мәгъсүм Гәрәев
«Тәфтиләү» көе белән бәйле тарихи ике зур вакыйганы беләм. Татарстанның халык артистлары Әлфия Галимова һәм Альберт Әсәдуллин аны икесе ике чорда, икесе ике илдә җырлап, бүтән милләт кешеләрен таң калдыра, хәйран итә.
42 стр
ВАЖНО СОХРАНИТЬ АУТЕНТИЧНУЮ КУЛЬТУРУ
Мәдәният министрлыгында
Министр культуры РТ Ирада Аюпова встретилась с первым секретарём Посольства Индонезии в Российской Федерации. Во встрече также приняли участие заместитель министра культуры РТ Дамир Натфуллин, начальник отдела сетевого взаимодействия, международного и межрегионального сотрудничества Лилия Зайнуллина; с индонезийской стороны – первый секретарь Посольства Индонезии в Российской Федерации г-н Энджай Диана и Президент ассоциации индонезийских студентов в Республике Татарстан Хартоми Акбар.
43 стр
КАЗАН УТЛАРЫ
13 января в Доме Актёра им. М.Салимжанова состоялась встреча Старого Нового года. Почётными гостями вечера стали ветераны сцены – основоположники этой театральной традиции в Казани. Тематика вечера – «Казан утлары».
44 бит
БУ ‒ СИНЕҢ КӨН...
Агымдагы елның 17 гыйнвар көнендә «ТАТМЕДИА» АҖның күргәзмәләр залында Марсель Галиевнең «АЛТАЙ – бабамнарның борынгы бишеге» дип исемләнгән могҗизалы сәяхәтнең онытылмас хатирәләре булган фотосурәтләр күргәзмәсе ачылды. Әлеге серле фотосурәтләр безгә нәрсә турында сөйли икән соң? Бу хакта авторның үзеннән сорыйк.
46 бит
АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ
48 бит
СКАНВОРД