Үткәннән киләчәккә күпер салучы «Тәртип»
«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән әңгәмә
2014 елны татар тыңлаучысы беренче тапкыр «Тәртип» дип аталган радио тыңлый башлый. Замана шаукымына ияреп, миллилектән бигрәк чит илгә йөз тоткан, шаккатыру белән халыкны үзенә каратырга теләгән башка радиолар арасында ул, беренче эфирыннан ук, бик аерылып тора. Анда халкыбызның моңлы көй-җырлары белән бергә классик һәм зәвыклы заманча әдәби әсәрләрнең дә яңгыравы яңалык өстенә яңалык була. Кемнәр чын рухи байлыкка сусаган булса, алар өчен бер шатлык кебек кабул ителә әлеге мәгънәле дә, кирәкле дә киңлек.
Аның баш мөхәррире, һәр татарга таныш тавышлы диктор, радио мөхәррир – Ризәлә Исмәгыйлева. Дистә елдан артык аның бәрхет тавышы «Дулкын» һәм «Татар» радиолары аша яңгыраган булса, хәзер менә яңа радио аша да ул тыңлаучыларны сөендерүен дәвам итә. Бүгенге көндә Ризәлә ханым радио эшен 25 ел дәвамында сыйфатлы һәм үрнәк дәрәҗәдә алып бара. Аның күп еллар радиода эшләү тәҗрибәсе дә һәм табигатьтән бирелгән таланты да бу эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә.
«Тәртип» радиосына ун тулса, Ризәлә Исмәгыйлеваның үзенең дә түгәрәк юбилее – 50 яшьлеге уңаеннан сезгә мәгънәле һәм матур әңгәмәне тәкъдим итәбез.
– Гомерегезнең чишмә башына кайтып, мәктәп елларыгызны искә төшерик әле. Кешенең киләчәктә нинди юлдан китәчәге, булачак һөнәре шул елларда ук беленә. Гомумән, һәркем үзенең билгеле бер сәләте белән туа. Сез үзегездәге тел байлыгын, җор теллелекне тоеп, язмыш һөнәрегез дә сөйләм белән бәйле булачагын бәлки сизгәнсездер.
– Әйе, чыннан да шулай ул. Аны кечкенә вакытта үзең тулысынча аңламыйсың да. Әмма кечкенәдән үк мине мәктәптә укытучылар игътибарга алып, нәфис сүз конкурсларында катнаштыралар иде. Дәресләрдән соң калып, озын-озын шигырьләр өйрәнә идем. Ул чакларда әле балалар ярата торган гына шигырьләр түгел, Ленин, партия, коммунизм дигән темалар иде. Мин ник мине генә алып каласыз, дип укытучылардан сорый да идем әле. Ә алар шулвакытта ук минем мөмкинлекләремне күреп алганнар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә апага рәхмәтем чиксез. Безнең Яшел Үзән районында руслар күбрәк яши. Бер тапкыр смотр-концертына баргач, мине күргәч, катнашучылар «опять Левитан пришла» дип әйтеп куйдылар. Бу сүзгә гарьләнеп, башка чыгыш ясамыйм дип тә йөргән идем әле. Аннары үзебезнең Күлбаш мәктәбеннән соң, күрше Карагуҗа авылы мәктәбенә йөреп укый башлагач, анда Әзәл абый безне әдәби түгәрәккә туплады һәм шигырьләр дә яза, стенгазеталар чыгара идек. Әдәбият укытучысы Әлфия апаның яттан сөйләнгән поэмаларының да тәэсире зур булгандыр. Гомумән, безнең авыл халкы үткен, бай телле. Җор теллелек кешегә нәселдән дә килә дип уйлыйм. Гаиләбездә мәкаль-әйтемнәр, хәдисләр белән сөйләшү гадәти күренеш. Мин педагогия көллиятенә укырга кергәннән соң, татар әдәбиятын, Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнә башлагач кына безнең әти-әнинең никадәр хикмәтле итеп сөйләшкәннәрен аңладым. Ул чакта алар Тукайның дәреслекләргә кермәгән шигырьләрендәге сүзләрне кулланганнар. Безнең әтинең әтисе – Гарифҗан дәү әти, Казанда мәдрәсәдә укыган кеше. Тукайның бу сүзләрен мәдәрәсәләрдә укытканнар, димәк. Әнием ягыннан да җор теллелек канда бар. Әнием әтисе – Ибраһим дәү әти дүрт тел белә иде, заманында берничә авылның хисапчылык эшен алып барган кеше. Зәкия дәү әнинең дә тамырлары нык булган.
– Мәктәпне тәмамлаганда үз язмышыгызны тел белән бәйләргә, радио йә телевидениядә эшләргә дип тәвәккәлләгән булгансыздыр?
– Радиода эшләрмен дигән уй-исәп бер дә булмады. Мин мәктәпне тәмамлаганда йә табиб, йә хәрби кеше булам дигән идем. Әнинең сөйләгәннәре һәрчак колакта яңгырап тора иде. Сугыштан соңгы елларны авылларга көчле табибларны билгеләгәннәр. Минем әни дә авылның фельдшерлык пунктында ярдәмче булып эшләгән. Ул һәрчак табибларны мактап телгә ала иде. Аннары әнинең бертуган энесе Юныс абый хәрби кеше. Ул хәрби киемнән безгә кунакка кайткач, гел сокланып күзәтә идем. Алып кайткан пилоткалар, күлмәкләрен киеп йөргән дә хәтердә. Менә шуңа да әлеге ике һөнәр мине үзенә җәлеп иткәндер. Әмма, без мәктәпне тәмамлаган 90 нчы елларда да Медицина университетына укырга керү җиңел түгел иде. Шуңа да укырга керә алмасам, әниләрне борчуга салырмын дип, анда барырга йөрәгем җитмәде. Сабакташлар белән бергәләп Казанга, ветеринария институтына документларны тапшырып кайттым. Барыбер дәвалау эше булыр дигәнмендер. Әмма, өйдәгеләр хатын-кыз өчен авыр хезмәт дип, бу адымымны хупламадылар. Шуннан мин, үзсүзлерәк булганмын инде, алайса беркайда да укымыйм дип, яшелчәчелеккә эшкә урнашып авылда калдым. Тик минем кырда эшләп йөргәнне күреп, мәктәп директоры Илдар абый, башлангычлар укытырга дип, мәктәпкә чакырды. Шул мәктәптә укытучы бертуган апам белән балаларны укыттым. Бер елдан соң Казан педагогия көллиятенә укырга кердем. Аны тәмамлагач, кияүгә чыктым, улыбыз туды. Декрет ялына кадәр Казаннның 14 нче гимназиясендә, аннан соң Мәчет янындагы Госмания мәдрәсәсендә эшләдем. Тәрбияче дә булдым, идән дә юдым. Һәм шулай эшләп йөргәндә бервакыт ФМ ешлыкта беренчеләрдән булып ачылган «Дулкын» радиосыннан дикторлар җыюлары хакында игълан ишеттем. Кастингка бик икеләнеп кенә барган идем. Бу эштә тәҗрибәм дә юк бит инде. Әмма мине сайлап алдылар һәм икенче көнне үк иртәнге бишкә туры эфирга чыгарга чакырдылар. Шулай итеп, үзем дә тирәннән аңлап өлгергәнче, радиодагы хезмәт юлым башланды.
– Димәк, чыннан да бу юл сезгә язган булган. Сезнең тавышны сайлап алаганнар икән, димәк, баштан ук сезнең сәләтегезне таныганнар. Иң беренче тапкыр эфирга чыккан вакыттагы дулкынлану хисен ничек кичердегез?
– Иртәнге алтыда ук туры эфир башлана иде. Әле дә ап-ачык хәтерлим ул вакытны. Беренче тапкыр эфирга чыкканда кулдан язып, нинди темаларга сөйләячәгемне билгеләп, бик нык әзерләнеп барган идем. Укытучылыкка уку һәм эшләү тәҗрибәсе алдан әзерләнү, план төзи белү билгеле бер күләмдә туры эфирларны алып баруда ярдәм иткәндер. Аннары безнең мөхәррир, Резедә Миңнулла кызы, эфирны кассетага яздырып үзебезгә тыңлата иде. Алай тыңлаган вакытта хаталарны яхшырак ишетәсең һәм икенче юлы инде кабатламыйсың. Хәзер артистлар да спектакльгә репетицияләр вакытында шулай видеога яздырып эшли дип беләм.
– Сезнең һөнәр юлыгызда «Татар радиосы» да зур урын алып тора…
- Әйе, «Дулкын»ның шактый катлаулы бер чорында, «Татар радиосы» ачылу турында ишетеп, кастингка бардым. 70 кә якын кеше катнашкан диделәр. Шулар арасыннан мине һәм Зөлфәт Зиннуровны эшкә алдылар. Бу әле яңа гына ачылган, күңел ачу юнәлешендә эшләүче радио. Мин бу радионың форматына бик туры да килмәгәнмендер 26 яшьлек ди-джей – Ризәлә Исмәгыйлева. Әмма, тыңлаучы мине яратып кабул итте дип әйтә алам. Рәхмәт аларга. Ул елларда бик нәтиҗәле эшләдек. Һәм мин компания җитәкчелегенә әле дә булса рәхмәтлемен. Аңлашып эшләдек. Әле баш мөхәррир вазифасына билгеләнгәч тә, миңа тыңлаучы белән аралашу, үземнең авторлык чыгышларым кирәклеген аңлап, эфирда тапшыру вакыты бирделәр. Чөнки, иҗади эшсез үз юлымны күз алдына да китерә алмый идем.
- Сезнең кинәт кенә «Тәртип» радиосында эшли башлавыгыз, ул вакытта көтелмәгәнрәк бер адым кебек тоелды. Сез бит Татар радиосының төп тоткасы кебек идегез.
- Бу адымны ясау җиңел булды дип әйтә алмый. Чөнки мин инде ияләнгән, яратып эшләгән һәм финанс ягы да әйбәтрәк булган урынымны калдырдып, гомер юлымда шундый кискен үзгәреш ясадым. Бу күңел таләбе булгандыр. Радионың башка юнәлеше дә булырга тиеш икәнен һәм мин анда күбрәк файда китерә алачагымны аңлаган идем. Мин билгесезлеккә киттем дисәм дә дөрес булыр. Рухи азык таләп иткәнгән күңел миннән көчлерәк булып чыкты. «Тәртип»тә безнең милли мирасыбызны халкыбызга ирештерүдә күп эшләр башкара алачагымны сиздергән инде Аллаһы тәгалә. Берүзең генә ерак китә алмыйсың билгеле. Җитәкчелек әле бер, әле икенче кешене тәкъдим итә башлады. Насыйп эш булгач, үзеннән үзе бара икән ул. Бер уйламаган кешеләр белән дә очраштыра. Таныш-белеш аркылы килгән кешеләр белән түгел, бер белмәгән, әмма, эш рәте белә, эшли торган кеше белән генә эшли алачагымны әйттем. Һәм Аллаһның рәхмәте белән, Мөслим матбугат үзәгендә тәҗрибә туплаган Ләйлә Ялалова Казанга күчеп килде. Һәм без җиң сызганып эшкә керештек.
- Халык арасында тиз арада танылу алып өлгергән, күпләрнең яраткан радиосына әйләнгән «Тәртип» радиосы да берара ешлыктан югалды. Ул чорларда сез әлеге мәсьәләне хәл итү һәм радионы кайтару буенча шактый зур эшләр башкардыгыз. Нинди тәвәккәл адымнар ясагансыз бит.
- Әйе, ике ел гөрләп эшләгәннән соң андый хәлләр дә булды. «Болгар чоры» дип искә алабыз хәзер. Җитәкчелек «Тәртип»нең ешлыгын сатабыз дигәч тә, мин аларга каршы килдем. Ничек тә үзебездә калдырырыга кирәк, радио яшәргә тиеш дип үз фикеремне белдердем. Һәм сизенгән кебек эфирдан тыңлаучыларга «Без вакытлыча гына туктап торабыз, эшебезне яңадан башлаячакбыз», дип игълан бирдек. Аллаһның амин дигән чагына туры килгәндер бу сүзләребез. Чыннан да «Тәртип» яңадан кайтты. Һәр сынау безне үстерер, яңа мөмкинлекләребезне ачыр өчен бирелгәнен тагын бер кат аңладым бу чорда. Чөнки, күңелдә горурлык хисләре, өмет уятырлык вакыйгалар да аз булмады. Актив татар яшьләре «Тәртип»не тыңлау өчен махсус кушымта булдырды, ешлыкны кайтару нияте белән 12 меңнән артык имза җыеп, мөрәҗәгать белән чыктылар. Үзем эпистоляр жанр остасына әйләндем. Китап тегәрлек хатлар язылды... Барлык җитәкчелеккә дә «Тәртип»нең кирәклеген, мөһимлеген, яшәргә хакы барлыгын исбатлыйсым килгәндер инде. Матур сөйләшеп кире боручылар, читтән карап көлеп торучылар да, тормышыма куркыныч янаган очраклар да булган. Боларын мин хәзер генә аңлыйм. Чөнки, юлымның дөреслеген аңларга ярдәм иткән яхшы кешеләр күбрәк булган. Нәтиҗәсе, безгә быел 10 яшь!
- Татар телле радиолары күбрәк булган саен яхшыракмы, әллә бер һәм зур радио гына булса дөресрәкме?
- Татар радиолары күп булсын. Әмма, кыйбласызлыктан сакланырга кирәк. Һәркайсыбыз үз юлы белән барса, барыбызга да мәйдан да, тыңлаучы да җитә. Безнең «Тәртип» ул рухи байлык, үткәннәрдә калган мирасыбызны халыкка кайтару һәм бүгенге көннең дә тарихта уелачак кыйммәтле җәүһәрләрен таныту эшен алып баручы киңлек. Бездә яңгыраган һәр тапшыру, һәр җыр, һәр көй – ТӘРБИЯ һәм РУХИ АЗЫК, тыңлаучы күңеленә ШИФА булырга тиеш.
- «Тәртип» радиосы концертлар да оештыра. Әлеге юнәлеш хакында да әйтеп үтсәгез иде.
- Әйе, радионың 10 яшьлеге уңаеннан, “Кабатланмас моңнар” дип исемләнгән концертлар циклы башлап җибәрдек. Максатыбыз легендар җырчыларыбызны аларның юлын дәвам итүче яшьләр белән һәм Тәртип радиосы тыңлаучырары белән очраштыру. ҮТКӘН белән КӨТКӘН арасында күпер салу. Бу гади концертлар түгел. Бу Тәртип радиосы эшчәнлегенең халык белән туры элемтәдә дәвам итүе. Аның тәнәфесләре генә дә ни тора. Милли уеннар, аралашу, чын туганнар очрашкан кебек үтә. Шуңададыр, оештырган саен юллар ачылып тора, мондый концертларның кирәклегенә кат-кат ышанабыз. Әле менә күптән түгел яшьләр катнашында узган юбилей концертыбызга Татар конгрессы уздырган «Татар кызы» бәйгесендә катнашучы 40 кыз кунак булып килде. Шундый тәкъдим белән чыккан Кадрия Рәис кызына рәхмәтем чиксез. Беренчедән, татарлар яшәгән башка илләрдән, төбәкләрдән килгән талантлы яшьләр 3 сәгать дәвамында милли моңнарыбызны тыңлап сусауларын басты. «Адым саен үз ана телегездә язылган язуларны күрү, сөйләм ишетү, җырлар тыңлау нинди зур бәхет икәнен белсәгез иде сез!» ди кызлар. Икенчедән, күңелләренә сеңдереп үзләре яшәгән төбәкләргә ТӘРТИП алып кайтып китте алар. Махсус кушымтабыз аша алар дөнья булап сибелгән милләттәшләребезгә дә Тәртип радиосы барып җитәчәк дигән сүз. Гомумән, эфирдан тыш эшләгән эшләребез күп безнең. «Үз илемдә – үз көем» бәйгесе, «Әниләр марафоны», күренекле шәхесләребез эзләре буйлап сәяхәтләр һ.б. Әле яңа гына, татар телендә сөйләүче радиолар арасында үткәрелүче волейбол ярышында катнашып беренче урынны алдык! 10 ел эчендә 3 нче җиңү. Командабызны тулыландырган яшьләргә рәхмәт.
- Сезнең сөйләгәнне тыңласаң, коллективыгызда дистәләгән кеше эшли кебек. Дөреслектә, штатта нибары 3 кеше дип беләм. «Тәртип» радиосы янә сынау үтәме?
- Әйе, инде менә ике ел ТӘРТИП радиосында штатта 3 кеше генә эшли. Мин үзем, тапшырулар мөхәррире Ләйлә Ялалова һәм тавыш режиссеры – Алмаз Сәйфетдинов. Җиңел дип әйтмим. Әмма, зарланып утырып кына эш алга китсә, бөтен кеше зарланып кына йөрер иде. Тормыш көрәш, шулай булган һәм булачак та. Кешелеккә кирәклегеңне эш белән раслап тору безнең бүгенге халәт. Дөресен генә әйткәндә концерт эшчәнлегенә дә шул максаттан алындык. Югыйсә, ул махсус тулы бер агентлык оештыра торган зур эш. Аллаһка шөкер, тугъры дусларыбыз, тапшыру авторларыбыз бар. Һәркайсы олы ихтирамга лаек шәхесләр. Хезмәтләрен тиешенчә бәяли алмавыбызга гына бик борчылам. Иртәнге тапшыру алып барырга килүчеләргә дә рәхмәтем чиксез. Гомумән алганда, эшләр өчен шартларыбыз туры эфирларга чыга торган бик матур студиябез, тавыш яздыру өчен махсус студиябез бар. Иң мөһиме, эшлим дип торган авторларыбыз һәм яраткан тыңлаучыларыбыз бар. Вакытлыча булган сынауларга гына түзәрбез.
- Киләчәккә «Тәртип» радиосы белән бәйле нинди өмет, максатларыгыз бар?
- Кемнеңдер ачуын китерүдән Аллаһы тәгалә үзе сакласын. Әмма, мин «Тәртип»нең Дәүләт радиосы дәрәҗәсендә эшләвен телим. Төпле, иртәгесе көнгә ышанычлы итеп. Тулы штат белән. Шулай булырга тиеш. Бездә, халыкның рухи хәтерен яңартырлык, милләт буларак горурланып яшәтерлек 20 дән артык төрле тапшыру гына эфирга чыга! Әлегә кул җитмәгән, колачлап ала алмаган эшләребез, планнарыбыз да байтак. Шуларны тормышка ашырырга язсын. ФМ ешлыкта республикабызның һәр райнонында «Тәртип» радиосы да сөйләп торсын иде. Бу тыңлаучыларыбыз теләге, хәтта таләбе дә. Ә алар күңелендә «Тәртип» радиосының үз урыны бар һәм булачак та. Иң мөһиме, ил-көннәребез тыныч булсын, беребезне дә саулыктан аермасын, Раббым.
Автор Айсылу Имамиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Бүген «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
-
Татарстан Республикасы Милли музеенда яңа проектлар!
-
Бездән җыр - сездән видео!
-
«Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
-
Ләйсән Мәхмүтова: «Күңелем могҗиза көтә»
-
Депутатлар языла!
-
«Бер хыялым бар иде...»
-
Яңартылган китапханә
Комментарий юк