Логотип
Архив Материалов

Чор героикасы

  Нәкый Исәнбәт – иң тәҗрибәле, иң өлкән драматургларыбызның берсе. Ул – күпсанлы комедияләр, трагедияләр һәм драмалар авторы. Алар арасында тарихи вакыйгаларга багышланганнары да, бүгенге кө...

 

Нәкый Исәнбәт – иң тәҗрибәле, иң өлкән драматургларыбызның берсе. Ул – күпсанлы комедияләр, трагедияләр һәм драмалар авторы. Алар арасында тарихи вакыйгаларга багышланганнары да, бүгенге көн сулышын чагылдыра торганнары да бар.

Тарихи жанр очраклы гына тумады. Ил, халык язмышы хәл ителгән вакытта, замандашларының рухын ныгытырга кирәк булганда, гадәттә, әдипләр тарихка да мөрәҗәгать итәләр. Бөек бабаларыбызның образлары, сәхнәдә җанланып, кешеләрнең йөрәгендә Ватаныбыз өчен горурлану хисе тудыралар, патриотизм тойгысы уяталар.

Нәкый Исәнбәт беренче тарихи трагедиясе «Спартак»ны илебездә социализмның ныгып урнашуы өчен көрәш җәелгән чорда язды. Мәгълүм булганча, марксизм-ленинизм классиклары Спартакның көрәшенә югары бәя бирделәр. Драматургны да бу образ үзенә тартты. Автор коллыктан азат булу өчен батырларча көрәшчедә совет кешеләренең прообразларын күрде.

Нәкый Исәнбәт – Бөек Октябрь революциясен үз күзе белән күргән кеше. Ул, талантлы художник буларак, бу чорның героикасын чагылдырмый кала алмады. Аны революционерлар образының гадилеге, батырлыгы һәм бөек омтылышы җәлеп итте.

Әдип өчен революция темасы һәрвакыт Ленин исеме белән бәйләнгән. Ул «Октябрь» пьесасын язды. Халык массасы арасында революциянең беренче солдаты Ленин гәүдәләндерелде.

Кызганычка, ул вакытта «Октябрь» драмасы сәхнәдә куелмады һәм язучының архивында озак ятты. Хәзер, Совет властенең 50 еллыгы һәм Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу даталары якынлашып килгәндә, драматург үз әсәрен яңадан карый һәм, ихтимал, якын арада пьесаны Г.Камал исемендәге театрга тапшырыр…

…1941 ел. Гитлер ордалары Ватаныбызга бәреп керделәр. Бу чорда Исәнбәт Ленинның көрәштәше Мулланур Вахитов турында пьеса яза иде.

Коммунистлар партисе сугышның беренче көннәрендә үк театрлар алдына халыкны җиңүгә чакыручы, сугышчыларны батырлыкларга рухландыручы актуаль әсәрләр иҗат итү бурычын куйды.

Нәкый Исәнбәт тә актуаль репертуар булдыру эшенә өлеш кертү өчен көрәшкә кушылды. Ул, Вахитов турында драма язуын дәвам итү белән беррәттән, «Мәрьям» трагедиясен иҗат итте.

Бу пьеса үз Ватанын коткару хакына, кешелек дөньясының гүзәл киләчәге хакына үзенең тормышын корбан иткән татар совет кызына багышланган. Мәрьям татар халкының чын кызларына хас характерлы сыйфатларны үзенә туплаган. Патриот кыз турындагы пьесаның төп идеясен реаль чынбарлык үзе бирде. Аның образы, гүя, сугыш кырыннан, вакыйгалар эченнән алынган иде.

Гәрчә «Мәрьям» трагедиясе 1941 елда язылган булса да, аның премьерасы Ш.Шамильский тарафыннан 1943 елның 12 гыйнварында гына куела. Баш рольдә артистка Г.Ибраһимова уйный. Мәрьям-Ибраһимова беренче күренүдә шулкадәр мөлаем, нәфис ки, сугыш обстановкасында ул тамашачыга бөтенләй чит булып тоела. Ләкин ул үзенең нәфислеге, кешелеклелеге белән тамашачыларның игътибарын үзенә тарта. Ул сөйкемле һәм хисле. Шундый яшь кыз сугыш кырында искиткеч батырлык эшли алыр дип ышанырга да мөмкин түгел. Мәрьям ерткыч фашист Иоганнга каршы көрәштә тиңдәшсез чыдамлык, ихтыяр көче күрсәтә, аны рухи яктан җиңүгә ирешә.

Трагедиядә драматург Исәнбәт расачыларның нәселдәнлек карашларының нигезен тәшкил иткән «кан теориясе» дигән нәрсәнең ялган булуын фаш итә. Автор, ариецның каны татар каны белән кушылуга карамастан, фашист барыбер фашист булып кала, дип дөрес күрсәтә. Фашист үз канының түбән раса кешесе каны белән кушылуына мораль газап кичерә. Ярымазиат булып яшәгәнгә караганда чиста канлы ариец булып үлүең яхшырак, ди Иоганн. Бу нәтиҗә ахмак һәм көлке, ләкин башка милләт кешеләренә карата дошманлык һәм килешмәүчәнлек идеяләрендә, Ницше идеяләрендә тәрбияләнгән гитлерчы өчен табигый. Менә ул үз канының башка ариецлар каныннан аерылуына, әйтик, фюрер каны кебек «чиста» түгеллегенә ярсынып, Мәрьямне үтерә. Аның ерткычлыгы икеләтә җирәнгеч, чөнки ул үз тормышын коткарып калган кешене һәлак итә.

Совет сугышчысының югары гуманизмын күрсәтү һәм фашизмның кешелек дөньясына дошман идеологиясен фаш итү – Исәнбәт трагедиясенең күтәренке, тормышны раслаучы пафосы әнә шундый.

Заман турындагы әсәрен язып бетергәннән соң, Исәнбәт яңадан тарихка мөрәҗәгать итә, яңа темалар һәм идеяләр эзли.

Татарстан дәүләт музее архивында Мулланур Вахитов турындагы пьесаның күп санлы вариантлары саклана. Драматург аны берничә ел яза.

Шәхес культы чорында тарихи драматургиягә шәхесне данлыклау, аңа халык язмышында, революция язмышында төп рольне бирү кебек таләпләр куела иде. Ләкин Исәнбәт Вахитов образында аерымланган шәхесне түгел, бәлки халыкның үзе тарафыннан җитәкче итеп сайланган халык вәкилен күрсәтергә омтылды. Әмма күп кенә тәнкыйтьчеләр моны аңларга теләмәделәр. Кыенлыкларга карамастан, пьеса язылып бетте һәм 1948 елда режиссёр Хөсәен Уразиков тарафыннан сәхнәгә куелды. Анда гражданнар сугышының давыллы еллары дөрес күрсәтелә. Контрреволюцион акгвардиячеләргә каршы Казан өчен барган көрәш фонында Мулланур Вахитов образы тулы ачыла. Автор үз героеның аеруча киеренке чорындагы характерына игътибарны туплый. Камал III башкаруында Вахитов – хәрәкәт кешесе. Ул һәрвакыт уяу. Аның яңгыравыклы тавышында ышаныч сизелә. Аңа катлаулы бурычларны хәл итәргә туры килә. Артист бөтен спектакль дәвамында герой характерындагы шушы сыйфатка басым ясый. Туган шәһәренең язмышы өчен борчылу башкомандующийны соңгы чиккәчә киеренке булырга мәҗбүр итә. Актёр герой образында, полководецка хас сыйфатлар белән бергә, кешелек сыйфатларын да күрсәтергә тырыша.

Бөек Ватан сугышы совет халкының данлы җиңүе белән тәмамланды. Бу – какшамас дуслык белән берләшкән илебез халыкларының чын тантанасы иде. Орудие залплары тынды, ләкин аларның тавышы кешеләрнең күңелендә яңгырый иде әле.

Сугыш бик күп кайгы китерде, аны тиз генә онытырга мөмкин түгел. Теләсә нинди җимереклекне торгызырга мөмкин. Ләкин һәлак булган кешләрне терелтеп булмый.

Драматурглар авыр сугыш көннәрен күрсәтүне дәвам иттерделәр, бу хәл кабатланмасын өчен тынычлык сагында торырга чакырдылар. Татарстан язучылары да үз әсәрләрендә сугыш темасын киң яктырттылар. Мәсәлән, Н.Исәнбәт 1948 елда «Рәйхан» драмасын язды. 1956 елда ул Муса Җәлил турындагы трагедиясен төгәлләде.

«Муса Җәлил» әсәрен 1957 елда режиссёр Празат Исәнбәт сәхнәгә куйды. Җәлил ролен Ф.Халитов башкарды. Менә спектакльдән бер күренеш:

Муса икенең берсен – яшәүне яки үлемне сайларга тиеш. Ул озак уйлана, күзләрендә шикләнү, кыюсызлык. Гомер хакына Ватанга хыянәт итәргә? Юк! Юк! Ул моңа барырга риза түгел. Үлгәнең яхшырак. Тавышында борчылу интонацияләре. Баш киеренке эшли. Сулыш алу һаман ешая, аңа һава җитми…

– Юк, тукта, Муса! Алар ике юл тәкъдим итәләр. Ләкин бит минем өчен монда өченчесе бар! Иптәшләрне коткарырга мөмкин. Монда, дошман тылында да, Ватанга хезмәт итәргә була. – Муса ныклы карарга килә. Аңында үзгәреш башлана. Аның күзе Гитлер портретына төшә. Аңа борылып, ул ачу белән әйтә: «Күрербез!»

Бу чын-чыннан Гамлет уйлануы. Ә пьесада һәм спектакльдә андый күренешләр байтак. Исәнбәт әсәренең көче шунда, ул кискен психологик көрәш аша баш герой характерындагы эволюцияне күрсәтә. Шуның нәтиҗәсендә безнең алга гүзәл шәхес килеп баса.

1957 елда театрларның Бөтенсоюз фестивалендә спектакльгә почётлы диплом бирелде. Ниһаять, былтыр Уфада һәм Казанда Исәнбәтнең «Гөлҗамал» драмасы зур уңыш белән барды.

Драматург бу әсәрендә татар халкы тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсен – милли театрның тууын чагылдыра. Пьеса персонажларында без тарихи шәхесләрне – С.Гыйззәтуллина-Волжскаяны, Г.Кариевны, И.Кудашев-Ашказарскийны, Ш.Шамильскийны, Мортазин-Иманскийны һәм башкаларны күрәбез.

Билгеле булганча, күп кенә хәлләрдә, тарихи шәхесне чагылдырганда, драматурглар мәҗбүри фактларны алалар. Шунлыктан пьеса шәхеснең биографиясен күрсәтүче ниндидер диалоглар беркетмәсенә әверелә.

Н.Исәнбәт, сизгер художник буларак, үзен тарихи фактлар рамкалары белән генә чикләми. Ул чын геройларны уйлап табылган исемнәр аша күрсәтә. Бу исә аңа татар профессиональ театры туган һәм ныгыган эпоханың гомумиләштерелгән образын тудырырга ярдәм итә. Шул ук вакытта үз халкының культурасын яхшы белүче автор тарихи дөреслекне бозмый.

Драманың үзәгендә, Исәнбәтнең башка әсәрләрендәге кебек үк, тормыш юлында күп кенә кыенлыкларны җиңүче хатын-кыз образы. Драматург хатын-кыз образларын оста иҗат итә. Алар бер-берсен кабатламыйлар.

Исәнбәтнең Гөлҗамалы да – көчле һәм ихтыярлы натура. Артистка А.Галиева роль өстендә бик тырышып эшләде. Драматург аңа иҗади фантазия өчен бай материал бирде. Нәтиҗәдә сәхнәдә беренче татар артисткасы образы туды.

Җыеп әйткәндә, Н.Исәнбәт үзенең драма әсәрләрендә чор героикасын гәүдәләндереп бара. Халык аның иҗатын ярата һәм шул ук вакытта тәҗрибәле драматургтан яңа әсәрләр көтә.

 

 

Архив материаллары буенча Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Редакциядән: чор һәм автор стилистикасы сакланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк