Логотип
Архив Материалов

Сәгыйть Рәмиев һәм театр

  Сəгыйть Рəмиев – атаклы татар шагыйре, яхшы тəрҗемəче, драматург, күренекле журналист һəм... театр белгече. Кызганычка каршы, аның театр белгече буларак эшчəнлеге матбугатта яктыртылганы юк...

 

Сəгыйть Рəмиев – атаклы татар шагыйре, яхшы тəрҗемəче, драматург, күренекле журналист һəм... театр белгече. Кызганычка каршы, аның театр белгече буларак эшчəнлеге матбугатта яктыртылганы юк. Ул театр сəхнəсенə зур əһəмият бирде һəм аның милли культурабыз үсешендə тоткан урынын яхшы аңлады. С.Рəмиев бу өлкəдəге эшчəнлеген 1906 елның 22 декабрендə Казанда оештырылган беренче татар спектаклендə катнашуы белəн башлап җибəрə һəм бу уңай белəн «Театр» исемле шигырендə:

 

Егерме икенче декабрь,

Җомга көн кич,

Чыкмый ич күңелемнең

Хəтереннəн һич, – дип яза.

 

Яңа гына оештырылган группаның пьесаларга нык сусавын искə алып, С.Рəмиев «Низамлы мəдрəсə» исемле бер пəрдəлек комедия белəн «Яшə, Зөбəйдə, яшим мин» исемле дүрт пəрдəлек драма иҗат итə. Бу пьесалар профессиональ һəм һəвəскəр труппалар тарафыннан озак вакытлар куелып килде.

Шагыйрь театр репертуарын класcик əсəрлəр хисабына баету максаты белəн Л.Толстойның «Живой труп» драмасын татарчага тəрҗемə итеп, Астраханьда чыга торган «Идел» газетасында бастыра. Бу драма 1911 елны аерым китап булып та чыга. Лəкин труппаларның составы кечкенə булу яки Фёдор Протасов ролен уйнарлык артист булмау сəбəпле бу драма сəхнəгə менми кала.

С.Рəмиев «Идел» редакциясендə 1910 елдан 1914 ел башларына кадəр эшли. Газетада сəнгать һəм культурабызга карата күп кенə мəкалəлəр урнаштыра. Аларда демократик рус культурасына ориентация тоту ачык күренə. «Александр Иванович Ананьев җəнаплəренə хосусый тəшəккер» исемле мəкалəсендə татар башкорт көйлəрен скрипкада дөрес һəм матур итеп уйнавы өчен музыкантка чын күңелдəн рəхмəт белдерə.

С.Рəмиев, рецензия язу белəн бергə, Астрахань яшьлəренə музыка, əдəбият кичəлəрен оештыруда ярдəм итə, үз шигырьлəрен укый, ə кайбер спектакльлəрдə үзе дə катнаша, усал карчыклар ролен оста башкара. «Идел» газетасы ябылгач, 1914 ел азакларында Уфага килеп, «Авыл көнкүреше» журналында тəрҗемəче булып эшли. Авылда яшьлəр тарафыннан оештырылган спектакльлəр турында хəбəрлəр язгалап тора. Лəкин Рəмиев күбрəк «Тормыш» газетасында языша, чөнки бу газета мəгариф һəм культура мəсьəлəсенə зур əһəмият бирə. Шагыйрьнең театр, музыка һəм сəнгатькə карата язылган мəкалəлəре газета битлəрендə əледəн-əле басылып тора. «Əдəбият, музыка вə җыр кичəсе» исемле мəкалəсендə С.Рəмиев яшь музыкант Солтан Габəши белəн шагыйрь Шəехзадə Бабичның сəхнəдəге чыгышларына уңай бəя бирə.

«Татарча спектакль» (1915 ел, 18 февраль, №123), «Кияү эзлəү», «Үлеклəр кочагында», «Артист», (1915 ел, 25 февраль, №193) һ.б. постановкаларга рецензиялəр яза. Театр һəм музыканы халык арасында популярлашnыру өчен С.Рəмиев күп көч куя.

С.Рəмиев Уфа яшьлəре тарафыннан куелган спектакльлəрдə əледəн-əле катнаша. 1916 елның январенда Уфа яшьлəре ханымнар җəмгыяте файдасына Ф.Əмирханның «Тигезсезлəр» исемле драмасын куялар. «Уенга Сəгыйть əфəнде Рəмиев... гали мəктəптə укучы студентларыбыз иштирəк итəчəктер», дип яза «Тормыш» газетасы 1916 елның сигезенче январь санында.

С.Рəмиевларның традициясен дəвам иттереп, Г.Кутуй, Ф.Бурнаш һ.б. шагыйрьлəр театр тормышы белəн якыннан кызыксындылар, спектакльлəргə рецензиялəр яздылар. Бүген, С.Рəмиевның тууына 85 ел тулу көнендə, без: бу уңай традиция хəзер дə дəвам иттерелергə хаклы, дибез.

 

 

Архив материаллары буенча Рəйсə Шəрəфиева əзерлəде.

Редакциядəн: чор һəм автор стилистикасы сакланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк