Логотип
Архив Материалов

Уйлый торган йөрәк

Ә инде исемгә әверелгән сүзнең мәгънәсе тагын да зуррак, тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп, бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә авазд...

Ә инде исемгә әверелгән сүзнең мәгънәсе тагын да зуррак, тагын да тирәнрәк. Бу сүз, бу исем тарих чоңгылларында бата-чума мең бәлаләр кичеп, бүгенге көнгә килеп җиткән татар язмышына бик тә аваздаш...

Ак кәгазьгә «Туфан» дип яздым да уйга тал­дым... Шушы көнгә кадәр мин Туфан Миңнул­л­инны яхшы  бел­әм дип йөри идем. Инде утыз ел­га якын арал­ашып яшибез, китапл­арын да укып барам, пьесал­арын карыйм... Әмма аның турында язарга дип утыргач, мин гомерендә беренче тапкыр диңгез күргән авыл­ мал­ае сыман, чарасыздан аптырап, югал­ып кал­дым. Чөнки көн саен очрашып-сөйл­әшеп йөргәндә, аерым-аерым әсәрл­әрен укыганда никадәр генә хозурл­ансам, никадәр соклансам да, мин диңгезнең аерым-аерым дул­кыннарын гына күргәнмен, йотым-йотым һавасын гына сул­аганмын икән. Ә инде бөтен чыккан китапл­арын, язмал­арын күздән кичереп, Туфан Миңнул­л­инның кыл­ган гамәл­л­әрен бер җепкә тезеп, барча әсәрл­әрен өр-яңадан күңел­ем аша үткәреп утырганда, гүя беренче мәртәбә чынл­ап торып аның ол­ыл­ыгын тойдым, мин аны тагын да ныграк аңл­ый башл­адым, үзем өчен өр-яңадан ачкан кебек бул­дым.

Бүген татарның ол­уг драматургы бул­са да, иң әүвәл чикләвек төше төсле тыгыз тәнле кыска хикәяләре аша таныш һәм кадерле иде ул безгә. Күңелгә яктылык өсти торган иркен холыклы, изге җанлы авыл кешеләрен яратып та, олылап та, чеметеп тә тасвирлаган бу хикәяләрне инде утыз ел узгач кулга алдым да икеләнеп калдым. Яңадан укыргамы, юкмы? Балачакта без менгән таулар да хәзер, әнә, калкулык кына булып калган, ул чакта көчкә йөзеп чыккан елгалар да чыпчык тезеннән генә... Заманында классик саналган кайбер язучыларның романнары бүген очсыз-кырыйсыз гәҗит мәкаләсе кебек тоела... Бәлки, укымаскадыр, риясыз күңелгә кайчандыр бәйрәм булып кереп калган ул хикәяләргә тимәскә, вакыт дорфалаган куллар белән кагылып рәнҗетмәскәдер?..

Халык теленә керерлек олы язучы булу өчен, ихласлык янына тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк әле. Тел байлыгы, сюжет кора белү осталыгы һәм башкалар турында сөйләп тормыйм, болары бәхәссез нәрсәләр. Әмма, ни гаҗәп, искиткеч тасвирлы итеп чәчәкле-чуклы җөмләләр белән язылган әсәрләр дә еш кына бер көнлек матур күбәләк кебек ял­тырап ала да бик тиз онытыла, каядыр юкка чыга. Чөнки ул әсәрләрдә кешене чынлап торып уйландыра, борчуга сала торган ихлас тойгы, кеше күңеленә дәрт һәм куәт өсти торган илаһи көч булмый. Язучы иң беренче чиратта кешенең иң авырткан урынын, иң тирән ярасын эзләп табарга, үз әсәрен дару үләне итеп шул ярага капларга тиеш. Димәк, язучы үз янәшәсендәге кешеләрнең борчу-кайгыларын, үз халкының язмышын һәрдаим күңеле аша үткәреп яшәргә тиеш. Ә моның өчен иң беренче чиратта шәхес була алу кирәк.

Ул үз күңелендәге туры сүзне дуска да, дошманга да бәреп әйтә, кайчакта хәтер саклап та тормый, әмма берчакта да позага басмый, урам себерүчене дә үзе бел­ән тиң күреп аралаша, президентлар янында да мескенләнмичә сөйләшә белә. Ил язмышы, халык язмышы хакында сүз барганда ул беркайчан да читтә калмый, киресенчә, алдын-артын карамыйча, ярсый-ярсый ут эченә ташлана. «Туктагыз әле, агайне, алай түгел, болай бит ул», – дип, күпләрнең фикерен үз ягына борып җибәрә ала. «Ничек шул акыллы башлы җитәкчеләр синең сүзгә колак сала соң?» – дигәч, ул сирәк тешләрен күрсәтеп ихластан елмая да: «Алар баш белән уйлый, ә мин – йөрәк белән. Аермасы шунда гына», – дип куя.

Аның әсәрләренең сере, тылсымле көче турында мин күп уйландым, аңларга тырыштым. Һәм гап-гади бер нәтиҗәгә дә килдем бугай... Туфан Миңнуллин дигән язучының таланты, иҗат үзенчәлеге – кешеләрне, табигатьне, тормышны, гомумән, бар дөньяны ярата белүендә. Кайберәүләр, бәлки: «Туфан бит ул кайчак усал да була, ярсый, нәфрәтләнә дә ала», – дип әйтерләр. Әйе, кирәк чакта ул бик усал, ләкин бу усаллык кемгәдер үч итеп, кемнедер юкка чыгарырга тырышып усаллану түгел, ә гаделлекне, яхшылыкны, изгелекне яклап, үзе яраткан һәр нәрсәне, кешеләрне, милләтне яклап усаллану. Аның әсәрләрендәге яман затлар да бөтенләе белән яман түгел, ә бәлки ялгышкан яисә язмыш карурманында адашкан бичаралар. Алар да Туфанның үз балалары, алар да бу җирдә яшәргә хаклы, алар да Алла бәндәләре. Хәтта адәмнәрнең җанын алырга килгән Газраил дә Туфан Миңнуллин кодрәте белән әкренләп яхшы якка үзгәрә, язучының йөрәк җылысы әкренләп аңа да күчә башлый.

Әсәрләрен укып та, кешедән ишетеп тә Кама Тамагы районындагы Мәрәтхуҗа авылы турында шактый белә идем инде. Җәй җитүгә Туфан үзе якын күргән яшь каләмдәшләрен ияртә дә авылына кайтып китә. Алар бергәләп уйный-көлә мунча салалар, тагын әллә ниләр эшлиләр. Казанга әйләнеп кайткач, авыз суларын корыта-корыта көннәр буе анда күргән маҗараларын сөйлиләр. Без, авыз ачып, кызыгып, көнләшеп тыңлыйбыз. Туфан Миңнуллин язганнарга боларның сөйләгәннәре дә кушылгач, Мәрәтхуҗа тагын да серлерәк, тагын да матуррактыр кебек тоела башлый...

Күпме чакырып, күпме җыенып та бара алмаган идем, әмма Мәрәтхуҗаны күрергә җай бөтенләй уйламаган-көтмәгән җирдән килеп чыкты... «Әйдә, Татарстанның бер башыннан икенче башына хәтле атта сәяхәт итәбез! – диде миңа беркөнне Туфан агай. – Син, мин, Марсель Гали – өчәүләп...» Азнакай районында Туфан Миңнуллинның хәләл­җефете, күренекле артистка Нәҗибә Ихсановага якташлары юбилей көнендә ат бүләк иткәннәр икән. Билгеле, аны машина белән көнендә җилдереп китереп тә бирә алырлар иде. Ләкин Туфанның атны үз аягы белән үзе Мәрәтхуҗага алып кайтасы килә. Шулай итеп, балачактан ук ат җене кагылган өч хыялый Азнакай якларына юл алдык. Бу гамəлебез башта миңа чираттагы шагыйранə юлəрлек, сабыйлыкка кайту булып тоелган иде. Əмма тузанлы юл буйлап арба өстендə яланаякларын селки-селки барган алтмыш яшьлек Туфан Миңнуллинның бөтенлəй яшəреп китүен күргəч, без дə, үзебез сизмəстəн, иңнəребезне басып торган еллар йөген алып ташлагандай булдык. Ат арбасын төтенгə күмеп юл читенə кысрыклаган илəмсез йөк машиналарын сүгə-сүгə, басуларда чалгы селтəп печəн чаба-чаба, урман аланнарында исерткеч исле үлəн өслəренə ятып ауный-ауный биш көн, биш төн кайттык без Мəрəтхуҗага. Болгар хəрабəлəрен узып, Идел ярына килеп баскач, Туфан, аргы якка таба кулын сузып: «Ə-əнə шунда, таулар артында инде Мəрəтхуҗа», – дип күрсəтте. Безне алырга бер чакрым буйлы баржа килгəн иде. «Монысы да Туфанча...» – дип уйлап куйдым мин эчтəн генə. Əмма гаҗəплəнер нəрсəлəр алда булган икəн əле...

Шундый маҗаралар белəн кайта торгач, миңа инде Мəрəтхуҗа авылы əкиятлəрдəге Каф таулары артындагы тылсымлы бер бəхет утравы булып тоела башлаган иде. Менə, ниһаять, офык читендə берəн-сəрəн йортлар күренде, кичке эңгердəн мəчет манарасы йөзеп чыкты. Урамнары да, юллары да, койма-капкалары, йортлары да нəкъ безнең авылдагыча... Шаккатарлык бер нəрсə юк сыман. Мин, аптырап, Туфан абыйга күтəрелеп карадым. Ə ул бөтен дөньясын оныткан да, үз билəмəсенə сəях чыккан падишаһ кебек, ат өстендə оеп кайтып килə. Монда аңа бөтен нəрсə якын, бөтен нəрсə кадерле, чөнки монда аның үзен дə якын итəлəр, яраталар, монда аңа ышаналар. Монда – мəчете дə ул төзегəн мəчет, юлы да ул салдырган юл, йорты да, бакчасы да, сулар һавасы да, кешелəре дə үзенеке... Бу – аның үз иле, мөстəкыйль дəүлəте кебек. Ул авылындагы һəрбер агач турында, бакчасындагы һəрбер куак хакында шулкадəр яратып, үз итеп сөйли ки, без əсəрлəнеп аны тыңлыйбыз һəм, үзебез дə сизмичə, шул арада Мəрəтхуҗага гашыйк була барабыз.

Икенче көнне иртəн машинага утырып Казанга юл алдык. Туфан абый безгə иярмəде, ул гүя əнисе кочагыннан аерыла алмаган сабый бала кебек, туйганчы назланырга, сагынуын басарга дип авылында калды. Без шактый вакыт сөйлəшмичə кайттык. Һəрберебез эчтəн генə хəтер йомгагын сүтеп, сəяхəттə күргəннəрен күздəн кичерə, Туфан бүлəк иткəн бу сихри могҗизадан чыгасы килмичə тын гына бара. Язучы булу өчен иң элек ныклы нигезең, яраткан һəм яраттырган туган төбəгең, туган авылың булу кирəк икəн бит... Ябалдашлары бөтен татар дөньясына җəелгəн Туфан Миңнуллин иҗатының, Туфан шəхесенең кəүсəсе Казанда булса, аның тамырлары монда – Мəрəтхуҗада икəн лəбаса. Аның əсəрлəрендəге һəм үз холык-фигылендəге горурлык – туган ягындагы таулардан, бетмəс-төкəнмəс көч-куəте, яр сулыгы – офык читендəге мəгърур Иделдəн, күңел сафлыгы һəм мəңгелек сабыйлыгы авыл табигатеннəн, авыл кешелəреннəн күчкəн икəн бит аңа. «Мəскəүлəрдə, Парижларда танылып та үз авылындагы кешелəр якын итмəгəн язучыны мин зур язучыга санамыйм», – дигəн иде берчакны Туфан Миңнуллин. Менə хəзер шул сүзлəре искə төшеп, мин тагын бер кат аның өчен куанып куйдым.

Туфан Миңнуллинны башкалардан аерып торган тагын бик күп сыйфатлар бар. Анарның берсе – самолетта очмау. Кая гына барасы булса да, ул очкычка утырмас, поездны, машинаны яисə атны сайлар... Моның сəбəбе нəрсəдəдер, белмим, əмма үземчə мин аны болайрак юрыйм... Аның күңелендəге уйлар, хыяллар, кайгы-хəсрəтлəр, борчу-мəшəкатьлəр шулкадəр күп һəм саллы ки, ул самолетның аларны күтəрерлек көче барлыгына ышанмыйдыр, Җир аны үзеннəн җибəрмəс, үз янына кире тартып төшерер дип шиклəнəдер сыман. Кайчакта болай да уйлап куям... Туфан абый һəрнəрсəнең чигенə җитмичə туктамый торган максималист холыклы гаярь кеше, бəлки, ул җирдəн аерылып китсəм, кире беркайчан да əйлəнеп кайтмам, йолдызларга кадəр очармын дип тə курка торгандыр...

Олпат язучы, мəртəбəле шəхес, танылган драматург Туфан Миңнуллинны бигрəк беркатлы, бала-чага кыяфəтендə тасвирлавыма кайберəүлəр аптырап та калырлар, бəлки. Ə ул чыннан да шундый. Сабый холыклы булмаган кеше Мəскəүнең Съездлар сараенда үз алдына куелган «ТАССР» дигəн язуның «А» хəрефен калəм белəн сызып утыра алыр идеме икəн? Татарстанның автономия кысаларыннан чыгып, союздаш республика булырга дəгъва белдергəн еллары бу. Туфан Миңнуллин ул чакта – СССРның халык депутаты. Татарстан үзен бəйсез дəүлəт дип игълан иткəч, ул, калəмен алып, əлеге язуның «А» хəрефен сызып ташлый. Моның каршына тагын «ТАССР» дип язылганны китереп куялар. Ул тагын сыза. Əллə ничə мəртəбə шулай кабатлангач, түземнəре бетə һəм, ниһаять, үзгəртеп, «ТССР» дип язарга мəҗбүр булалар. Моны сабыйлык димичə, нəрсə дисең инде? Əмма бу сабыйлыкның төбендə халыкның буыннардан-буыннарга күчеп килгəн хыялы, телəге, омтылышы ята. Ə сабыйларча беркатлылык һəм үҗəтлек белəн шушы тойгыны, шушы хыялны башкаларга җиткерергə тырышу Туфан Миңнуллинның Съездлар сараенда да гади бер депутат кына түгел, ə язучы һəм шəхес булып калуы хакында сөйли. Чөнки язучы – гомере буена сабыйлыгын югалтмаган, акыллы сабый булып кала алган илаһи зат бит ул.

Туфан Миңнуллин йокымсырап яшəүче, эшлексез һəм мокыт бəндəлəрне, буш күңелле кешелəрне, гомумəн, җəмгыятьтəге, тормыштагы бушлыкны яратмый. Ул булган җирдə һəммə нəрсə җанлана, бүлмəлəр, зур заллар аның гөрелтесе, аның фикере, аның елмаюы белəн тула. Ул бер нəрсəгə дə битараф түгел, ул кирəк чакта нəфрəтлəнə дə, гаҗəплəнə дə, шакката да белə. Ул əсəрлəнеп сөйли дə, əсəрлəнеп кешелəрне тыңлый да ала. Шуңа күрə аны һəр җирдə көтеп алалар. Димəк, Туфанда тагын бер сирəк талант – үзен сагындыра белү таланты бар...

Гаҗəп сыйфатлары тагын бик күп əле Туфан Миңнуллинның. Очрашканда кочагын җəеп, рəхəтлəнеп исəнлəшсə дə, саубуллашканда беркайчан да кешегə кулын бирми ул. Борынгы йолага яисə ырымга ышанумы бу, əллə башка берəр сəбəбе бармы, белмим, əмма мин монда бер киная, олы мəгънə күрəм. Əйтерсең аның, безнең белəн, кешелəр белəн саубуллашасы, кешелəрдəн аерыласы килми, əйтерсең ул үзе якын күргəн кешелəр белəн, үз халкы белəн һəрдаим янəшə булырга тели.

Татарның бөек шагыйре Хəсəн Туфаннан соң, тагын бер тапкыр Туфан исемен аклау, əдəбият диңгезендə югалмыйча, шул исем белəн тагын бер тапкыр бөтен халыкка танылу, дан казану – үзе бер могҗизадыр! Кече Туфан Олы Туфанның фатихасын алып əдəбиятка килде... «Талантлы син, Кеше туганым!» – ди Х.Туфан үзенең бер шигырендə. Ə миңа ул офыклардан офыкларга кадəр яңгырап: «Талантлы син, Кече туганым!» – дип ишетелə...

 

ноябрь, 2001ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк