Логотип
Архив Материалов

Җиденчесе

Кинематография турында сүз башлаганда, Маркс белән Энгельс «Капитал»ын («Ауропа өстендә өрәк йөри, коммунизм өрәге») бераз үзгәртеп кабатлыйсы килә башлый: «Татарстан өстендә өрәк йөри, кино өрәг...

Кинематография турында сүз башлаганда, Маркс белән Энгельс «Капитал»ын («Ауропа өстендә өрәк йөри, коммунизм өрәге») бераз үзгәртеп кабатлыйсы килә башлый: «Татарстан өстендә өрәк йөри, кино өрәге...» Күптән йөри инде ул. Төрле рәвешләргә керә. Терелә генә алмый. Югыйсә, VII халыкара мөселман киносы фестиваленең Татарстан кинематографиясенә яңа сулыш өрәчәгенә гарантия бар иде кебек. Барып кына чыкмады, ахрысы. Чөнки быел кинофестивальдә Татарстан фильмнары булмады диярлек. Хәер, бер документаль фильм («Вдохновленный Тукаем») конкурс кысаларыннан үтә алган. Әмма аның конкурс фильмы булмавын төшерүчеләр үзләре дә таный.

Шулай да быелгы җиденче кинофестиваль кысаларында соңгы елларда төшерелгән фильмнарыбыз күрсәтелде. Арада былтыр җиңү яулаган «Бибинур»ыбызны төшерү турындагы фильм (сценаристы да, режиссеры да Д.Тарханов) бар иде. Әмма ул да, «Алтын шимбә» дә (Р.Төхфәтуллин), документаль фильмнарыбыз да конкурска үтә алмаганнар. Миңа калса, «конкурстан тыш Татарстан фильмнары» исемлегендә иң уңышлы эш Алена Малкованың «Ромео һәм Джульетта»сы иде кебек. Милләтара никахлар – актуаль тема. Уңышлы дебют. Ә Рамил Төхфәтуллинга килгәндә исә, ул тырышлыгы, үҗәтлеге өчен махсус премиягә лаек. Профессиональ режиссерлар акча юклыкка зарланып эшсез ятканда, ул, әнә, җаен таба, ничек итсә итә – төшерә. Башкортстан егете, Санкт–Петербург Кино һәм театр институты (СПбГУКиТ) студенты Айнур Әскәров Башкортстан хөкүмәте биргән 300 мең сумга 23 минутлык нәфис фильм төшерә алган, шул фильмы белән ничәнче кинофестивальдә җиңү яулый. Хәтта Канн кинофестивалендә дә конкурстан тыш катнашкан. Афәрин! Чәчмәсәң-түкмәсәң, урлашмасаң, үзеңнеке итеп эшләсәң – аз гына акчага да менә дигән фильм төшерергә була икән. Мөгаен, Татарстанның кинематография проблемасы финансларга гына бәйле түгелдер... Бәлки, безгә үзебезне ярату, хөрмәтләү җитмидер...

Әйе, үз фильмың булмаган килеш мөселман кинофестивале үткәрергә алыну – зур батырлык. Танылган шәхес, моннан берничә ел элек «Иң яхшы ир­ат роле» номинациясендә «Алтын мөнбәр» бүләген яулаган актер Әзһәр Шакиров «Үз фильмың булмасын инде – оят бит», – дип өзгәләнсә дә, фильмсыз килеш тә фестиваль оештырырга җөръәт итеп кунак чакыра алганбыз икән – бу бәлки татарлар гына булдыра торган уникаль күренештер.

Кино өрәге дигәннән, Татарстанның үз проектлары булмаса да, республиканың финанс булышлыгы белән Россиядә фильмнар төшерелгәли. Мәсәлән, Мәскәү проекты буларак, «Кабан күле серләре» (төп рольдә – Алексей Воробьев) төшерелә башлады. «Евровидение»гә барып кайткан амбицияле артист уйнаган фильм ничек булып чыгар – анысын киләчәк күрсәтер. Фильмның продюсерлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Иманым камил, сүз финанс мәсьәләсен читләтеп үтмәгәндер. Республика мәхәббәт өчпочмагы үзәккә куелган фильмга үз өлешен кертәдер. Моннан бер­ике ел элек Казан мэриясе булышлыгы белән танылган актер Сергей Безруков, продюсер буларак, Иванушка турында ярымәкият төшереп йөргән иде. Фильмы әле чыкмады шикелле – хәбәре ишетелми.

Шунысы бераз гаҗәбрәк: әлеге кинопроектлар, нигәдер, Казан кинофестиваленә параллель рәвештә баралар – кисешмиләр. Мәсәлән, С.Безруковның фильмы төшерелеп бетү уңаеннан мэрия матбугат конференциясе оештырган иде. Очрашу V «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивале көннәрендә үткәрелгәч, бәлки, хәзер – ике елдан соң, танылган актерның кызыл келәмнән үтүен дә, һичъюгы, журналистлар белән кинофестиваль кысаларында очрашуын тәэмин итеп була иде. Яңа фильм төшерә башлау графигы быел да кинофестиваль чорына туры килгәнгә күрә, аларны берләштереп, фестиваль кысаларына кертү мөмкин эш булгандыр. Әмма урыс әйтмешли, «у каждого своя свадьба». Казан кинофестивален гамәлгә куючылар арасында мэриянең булмавы, гомумән, башка сыймастай гаҗәп хәл. Кинофестиваль Казан исемен пропагандалый лабаса, аның мөселман шәһәре булуын дөньяга таныта.

Инде Казан кинофестиваленең үзенә килик. Быелгы кинофестивальдә пафос азрак иде. Без аны, башка еллардагы кебек, Канн белән дә чагыштырмадык, нинди класска керә икән дигән булып та лаф ормадык. Без тәкъдим ителгән фильмнар арасыннан белгечләр лаек дип тапканнарын сайлап алдык та, кызыл келәмгә күп итеп кунаклар чакырдык, үз фильмнарыбыз булмауга карамастан (кабатлануым өчен гафу үтенәм), «түгәрәк өстәл», матбугат конференцияләре үткәрә-үткәрә кинематография үсеше турында сөйләштек.

Быелгы җиденче фестиваль ничегрәк үтте соң? Инде статуэткалар таратылгач, кунаклар озатылгач, кызыл келәм җыелгач, «Сувар плаза»дагы вакытлы матбугат үзәге үз эшен тәмамлагач нәтиҗәләр ясарга да мөмкин.

Кинофестиваль үсәме-юкмы – анысы башка мәсьәлә, әммә киңәюе факт. Чөнки кинофорум кысаларында үткәрелүче бәйгеләр арта бара. Мәсәлән, аңа бер-бер артлы «International Fashion» халыкара милли кием дизайнерлары конкурсы (өченче тапкыр), халыкара һәвәскәрләр һәм яшьләр киносы фестивале (өченче тапкыр), сценарийлар конкурсы (беренче тапкыр) һәм, ниһаять, быел «КаzАnimа» анимация киносы фестивале кушылды.

Менә икенче ел инде КИНОФЕСТИВАЛЬ дигән зур йөкне үзебез генә күтәреп алга атлыйбыз. Дөресен әйткәндә, йөк шактый авыр, юлны да белеп бетермибез, шуңа да сакланып кына атларга туры килә... Моңарчы әле «Алтын мөнбәр» исемен кайтара алуыбызга өмет бар иде кебек. Быел ул өмет сүнде булса кирәк, былтыр матбугат конференциясендә бу исемне кайтарып буласына өмет тудырган мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин быел андый вәгъдәләр бирмәде, аның, гомумән, журналистлар белән аралашу мөмкинлеге булмады.

«Конкурска килгән фильмнарны сайлаганда «өй эзләү» темасына нигезләндек, – дип аңлаткан үзенең эш принцибын танылган кино белгече, кинофестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Кудрявцев. – Өй эзләү тар мәгънәдә түгел, ил, җир, дөнья эзләү». Фильмнарыбыз өй эзләгәндер – килешәм, әмма... журналист булып Казан кинофестивалендә даими – җиденче ел рәттән катнашучы буларак әйтәм: быелгы кинофестивальнең өе, өендә хуҗасы барлыгын тоймадым. Белмим, бу кинофорумның рухи җитәкчесе булмаудан киләме икән, оештыру комитетындагы үзгәрешләргә бәйлеме – әмма быелгы таркаулык бераз борчыды. Фестиваль мөселман киноларына бәйле икән, мондый чара никадәр генә «светский» булса да, бәлки, сайлап алу комиссиясендә дин эшлеклесе булу кирәктер. Казан мөселман киносы фестиваленең Президенты – Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин үзе булса да, минемчә, кинофестиваль ачылышында катнашып аңа фатиха бирүдән тыш, фестивальдәге фильмнарны караган, комиссия һәм жюри әгъзаларына азмы-күпме юнәлеш биргән кеше кирәк. Шул очракта гына «Чужая» һәм «Чужая мать» фильмнарының сәнгати ягыннан тыш, исламга туры килү җәһәтеннән дә бәхәсләр кимрәк булыр иде: алаймы-болаймы дип белер-белмәс фаразлаганчы, дин белгеченең компетентлы фикеренә колак салыр идек. Инде Мәскәү оештыру комитеты белән «никахыбыз бозылып», аларның брендыннан башка үзебезчә яши башлаганбыз икән, нигә Татарстанның үз Диния нәзарәте, үз мөфтиебез белән активрак эшләмәскә?!

«Мөнбәрле елларда» мөселман киносы нинди була дигән сорау актуаль булса, быел фестивальнең «мөселман киносы» исемен йөртүе бәхәсләр тудырды. ТР Мәдәният министрлыгы белгечләре әйтүенчә, кинофестиваль оештырылыр алдыннан башкачарак уйланылган булган. Әмма Мәскәү белән килешеп, ул дөньяга «Алтын мөнбәр» буларак туды, РФ Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме дә бар иде. Ярар, кинофорум исеменә Казан сүзе дә бик килешеп тора – Казан кинофестивале булсын! Ә эчтәлегенә килгәндә, бәлки, аның, мәсәлән, этник кинолар фестивале буларак үткәрелүе максатка ярашлырактыр. Чөнки кайчакта тупасрак хаталар җибәргәлибез ләбаса. Әйтик, кызыл келәмнән үтү өчен «кинойолдызлар»ны чакырганда бөтенләй сайланмыйбыз, «Мәскәүдәге дусларыбыз» кемне тәкъдим итә – шуңа канәгатьбез. Кинофестиваль ябылганда кызыл келәмнән үткән Панин, әнә, «Пирамида» сәхнәсенә чыгып: «Мәскәүдә кредит түли алмыйм, ә монда мине «Лимузин»да китерделәр», дип сөенде. Әле хиҗаблы алып баручы Динараны үбәргә дә маташты. Берничә ел элек килгән Заворотнюкның ачык аркасы һәм тоссыз диалогы әле дә истә. Мондый элементар ялгышлардан тыелып була иде. Килгән «йолдызлар» белән матбугат конференциясе алдыннан нинди сорау бирергә яравы-ярамавы буенча журналистлар алдан кисәтелә ләбаса – бу табигый. Нишләп кунакларның дресс-коды һәм сәхнәдә әйтер сүзләре, кыланышлары алдан килешенми?!

Кинофестиваль барлыкка килгәннән бирле оештыру комитеты беркайчан да аның бюджеты турында төгәл мәгълүмат бирмәде. Быел да «Татаркино» дәүләт унитар предприятиесе директоры Владимир Батраков: «Күпме таба алабыз – шулкадәр булыр», – дигән иде. Тырышканнар – тапканнар. Рәхмәт. Тик бер нәрсә ачыкланмый калды: иранлылар кинофестиваль өчен 10000 долларлык приз белән үз номинацияләрен билгеләргә теләгәннәр – үзләре әйтте. Әмма аларга Татарстаннан вакытында җавап килмәгән. Кирәксенмәгәнбез акчаларын. Бераз гаҗәбрәк...

Сүз азагында татар тамашачысына мәдхия: халык фильмнарга актив йөри башлады. Фильмнар бушка күрсәтелгәнгә генә түгелдер дип өметләнәсе килә. Шунысы гына аяныч: «Сувар Плаза» залларында безнең зыялыларыбыз сирәк күренде. Чакырганны көткәннәрдер инде...

Ә җиңүчеләргә килгәндә, «Мой впечатляющий театр» (Лу Янг, Кытай) иң яхшы фильм буларак танылды. Фестивальдә аларның беренче катнашуы иде. Иң яхшы режиссура – «Чужая мать» (Д.Родимин, Россия). Иң яхшы сценарий – «Бельведер» (А.Имамович, Босния һәм Герцеговина). Иң яхшы оператор эше – «Зефир», (Б.Баш, Төркия). Иң яхшы ир-ат роле – Армин Ризванович, «Бельведер», (А.Имамович, Босния һәм Герцеговина). «Чужая» Алмания фильмындагы (режиссер – Фео Аладаг) Умай образы өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Сибель Кекилли җиңү яулады. Бу номинация өстәмә шәрехләүгә лаек: Сибель – Германиядә туган төрки чыгышлы порноактриса, ди. Берлин халыкара кинофестивалендә ул төп рольне уйнаган «Головой об стену» фильмы җиңеп чыккач, Сибельның үткәне турында

Германиядә шактый дискуссияләр булган. Ә без артык уйланып тормадык: «Җәбер-золым – Ислам культурасының бер өлеше. Физик һәм психологик көч куллану – мөселман гаиләләрендә норма, мин моны үз тәҗрибәмнән беләм», – дигән чыгышы белән хәтердә калган актрисага «Сөембикә»ле статуэткабызны тапшырдык...

Белешмә: Алты ел эчендә кинофестиваль 62 илдән 391 фильм күрсәтте. ә быел VII Халыкара мөселман киносы фестиваленә 28 илдән 83 фильм катнашты. Алар – Австралия, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Бөекбритания, Германия, Голландия, Греция, Мисыр, Һиндстан, Иордания, Иран, Италия, Согуд Гарәбстаны, АКш, Палестина, Төркия, Кытай, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Россия фильмнары. Конкурс кысаларына 48 фильм үткән: 14 – тулы метражлы, 9 кыска метражлы нәфис фильм, 16 документаль фильм, 9 анимацион эш. Конкурстан тыш 35 фильм күрсәтелде. Фестиваль кысаларында «Татарстанда эшләнгән» һәм «Үзбәкстанда эшләнгән» махсус программалары тәкъдим ителде. «Киләчәктә дә андый проектлар булачак», – дип ышандыра фестиваль программасының директоры Илшат Латыйпов.

«Сәхнә», 2011, №10 (октябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк