Логотип
Архив Материалов

Үткәннәрдән хәбәр... (2011, июль)

Тинчурин үзенең әсәрләре белән масса арасында яхшы танылган драматурглардан санала. Аның әсәрләре куелганда театр бинасы һәрвакыт тулы була. Гадәттәгечә, бу юлы да халык күп иде. Билетлар җитмәде...

Тинчурин үзенең әсәрләре белән масса арасында яхшы танылган драматурглардан санала. Аның әсәрләре куелганда театр бинасы һәрвакыт тулы була. Гадәттәгечә, бу юлы да халык күп иде. Билетлар җитмәде. Тинчурин әсәрләре художество ягыннан караганда матур. Күбесе җыр һәм музыка белән куела. Ләкин содержание ягыннан караганда, хәзерге чор өчен һич әһәмияте юк. Киресенчә, эшче тамашачылар өчен зарарлы. Ялгыш караш һәм ялгыш фикер тудыруы мөмкин. Тинчурин «Зәңгәр шәл»е белән революциягә кадәр булган сыйнфый көрәшнең бер кисәген бирергә тели. Ләкин ул киресенчә килеп чыга. Алыйк шахтер тибын Булатны, Булат Донбасска барып акча җыеп кына кайта. Ул чын шахтер түгел, әгәр дә чын шахтер булса, үзенең эшли торган шахтасы турында берәр файдалы сүз сөйләр иде. Ләкин Булат алай итми, җырында да һәм сөйләгән сүзендә дә шахтадан зарлана. Андагы эшчеләрнең кызганыч хәлдә булуларын, аларга ашарга икмәкне кадаклап кына бирүләрен, андагы эшчеләрнең яктылык һәм саф һава күрергә тилмереп торуларын күрсәтергә тырыша. Булат тибы һич вакытта эшче шахтер тибы була алмый. Анда эшче шахтер психологиясенең исе дә юк. Ул үзенең авылын мактый. Бөтен тәмне, ямьне авылдан таба.

Кайбер тәнкыйтьчеләр «Зәңгәр шәл»не дингә каршы язылган димәкче булалар. Ләкин алай карасак, бик зур ялгышлык ясаган булырбыз. «Зәңгәр шәл» дә дингә каршы көрәш урынында файдаланырлык һичбер момент юк. Монда Тинчурин ишаннардан көлщргә, аларның пычрак тормышларын ачарга тели. Әгәр дә диннәр ишан һәм муллаларга гына бәйләнгән, яисә алар гына тотып торган булсалар, динне бетерүе бик тиз булыр иде. Ишанны, мулланы масса арасында хурлап, аларның пычрак якларын ачып, динне дә бетерер иде. Ләкин ул алай булмый. Динне бетерү өчен аның сыйнфый социаль төсен ачарга, социаль һәм экономия ягыннан диннең изүче сыйныфлар өчен бердәнбер корал икәнен күрсәтергә, идеология ягыннан аңар нык удар бирелеп, моментлар китерергә кирәк иде. Ләкин Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ендә андый установка юк. Киресенчә, динне ишан һәм муллаларга гына бәйләргә тырышуы «дин яхшы, аны муллалар гына бозалар» дип әйтергә теләү күренә. Тинчурин бу карашы белән сектантлар установкасын бирә. Моны ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Аннан соң шахтер Булат һәм башкаларга мулла һәм ишанны сүктергәндә мукшы, чуаш һәм башка милли хисләрне тудырырлык сүзләр сөйләтә. Нигә башка милләт ияләрен хурлатырга, әллә Тинчурин мукшы һәм чуашларда пролетариат юк дип уйлый микән? Мулла, ишанны мукшы, чуаш милләтләре белән чагыштырып сүгү һич урынсыз. Караучы тамашачыларга милли хис тудырырга гына корал була.

«Зәңгәр шәл»нең соңгы пәрдәсендәге ат караклары, фальшивый монетчиклар революциягә кадәр булган сыйнфый көрәшне бетерү өчен һичбер характерный момент түгел. Ул пәрдәсен төшереп калдырсалар да, һичбер зарар булмас иде. «Зәңгәр шәл», әгәр дә әнә шул күрсәтелгән моментларны төзәткәндә, художество ягыннан кыйммәте зур. Ләкин шулай да бик зур үзгәреш кертергә кирәк.

Сәхнәдә куелыш һәм уйнау ягына килгәндә, Мәскәү эшчеләр театрында бердәнбер уңышлы спектакльләрдән санарга мөмкин. Җиһанша ролендә Кәтиев, ишан ролендә Ильясов уйнады. Аларның һәр икесе дә үз рольләрен яхшы башкардылар. Мәскәү эшчеләр театры өчен яңа көчләр дә катнашты. Мәйсәрә ролендә Измайлова уйнады. Измайлова татар сәхнәсендә матур җырлау белән танылган җырчы. Ул моңа кадәр Мәскәү эшчеләр театрында бөтенләй катнашмый иде. «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрә ролен уңышлы башкарды. Булат ролен Сафин уйнады, җырлауда булган җитешсезлекләрен алмаганда, зарарсыз уйнады. Заһирә ролендә Айвазова үзенең ролен яхшы алып барды. Башкаларның да уйнаулары зарарсыз иде.

Мәскәү татар театры әле үзенең эшләре белән чын эшче театры икәнен күрсәтә алганы юк. Киләчәктә ул зур борылыш ясарга тиеш. Мәскәү татар мещаннарының вкусларына ярарлык әсәрләрне кую белән генә калмыйча, эшчеләргә тәрбия бирерлек әсәрләрне дә куярга кирәк. Андый әсәрләр бар. Аларны Мәскәү театрында куя башларга вакыт. «Зәңгәр шәл»не сәхнәгә Кәтиев куйды. Кәтиев яшь артист булуына карамастан, бик тиз үсә. Аның бу адымнарын яхшылап каршы алырга кирәк.

 

Тамашачы. «Козгыннар оясында» // Эшче. – 1930. – 27 апрель.

23 нче апрельдә Мәскәү татар эшче театры, Шәриф Камал аганың «Козгыннар оясында» дигән әсәрен Мәскәүдә беренче тапкыр уларак сәхнәгә куйды.

«Козгыннар оясында», кирәк үзенең содержаниесе ягыннан, кирәк постановкасының яңалыгы ягыннан, Мәскәү татар эшче театрында беренче уңышлы әсәрләрдән санарга кирәк.

Бу әсәрдә иске вакытта татар эшчеләренең оеша башлаганнары, революцион идеянең керә башлавы күрсәтелә. Әсәрдә эшче тормышы, эшченең характеры, психологиясе матур художественный рәвештә бирелгән.

Вакыйга иске Русия шахталарының берсендә бара. Монда татар эшчеләренең саны байтак кына, шахта директорының әйтүенә караганда, барлык эшченең 30 процентын тәшкил итәләр.

Типлар арасында берничә төрле төркемнәрне күрергә була. Монда әле авылыннан яңа гына аерылган крестьян психологиясе тулысы белән үзендә сакланган. Яңа эшчеләр дә, картайганчы шахтада эшләп «иленнән-суыннан» бөтенләй аерылган кайбер эшчеләрне дә, шахтада байтак, «дисәтниклек» дәрәҗәсенә күтәрелеп, эшчеләргә өстән карый башлаган «нәчәлникләр»дән һәм үзенең төп теләге «башлыклар»ның тәлинкәләрен ялау булган подхалимнар да һәм, ниһаять, сыйныф белән сыйныфны аера башлаган яшь, революцион рухлы егетләрне дә күреп була.

Эшчеләрнең тормыш яклары, эш шартлары гаять авыр. Шуның өстенә авыр тормыш турында күберәк сөйләгән, аны ешрак күргән эшчеләрне эзәрлекләү дә көчле бара. Шахта директоры татар эшчеләре арасында нинди сүзләр йөргәнне, ниләр эшләгәнлекне эзәрлекләп үзенә биреп тору өчен махсус рәвештә шахта мулласын, сатлык дисәтникне, бер рюмка аракыга теләгән җинаятьне эшләүгә бара торган бер пианчукны билгели.

Моннан күренгәнчә, әсәрдә төп фон сыйнфый принцип, сыйныфка каршы сыйныф көрәше булырга тиеш иде. Ләкин тәәссефкә каршы, бу нәрсә булып бетә алмый. Эшчеләрне революциягә хәзерләү, алар арасында экономический элементларны тудыру эше, бер революционерның прокламация таратуы һәм эшчеләргә экономика турында сөйләве белән канәгатьләнелә.

Бу прокламацияләрнең татар эшчеләре арасында укылуы, тикшерелүе һич күрсәтелми.

Дөрес, эшчеләр забойларның начарлыгы турында күп сөйлиләр, андагы терәкләрнең черүе, кайчан да булса ул терәкләрнең җимерелеп, эшчеләрне һәлак итү ихтималын да беләләр, шул мәсьәләдә алар администрация кешеләренең колак итләрен ашыйлар. Менә шуңа карап, «әгәр дә бу нәрсә төзәтелсә, эшчеләр белән хуҗалар арасында бер төрле дә дошманлык булмас иде» дигән фикердә каласың. Менә бу нәрсәне, һичшиксез, әсәрнең җитешсезлекләреннән санарга кирәк.

Менә шул җитешсезлекне искә алмаганда, бу әсәр татар театры өчен, һичшиксез, уңышлы һәм кыйммәтле нәрсә.

Уйнаучыларга аерым-аерым тукталып торуның хаҗәте юк. Артистларның һәммәсе үз рольләрен бик яхшы аңлап, тулы матур башкардылар. Ләкин постановка турындагы уңышлыкны әйтми үтеп булмый. Мәскәү публикасы мондый осталык илән эшләнгән постановканы беренче тапкыр күрде дигәндә дә, хата иткән булмабыз. Постановканың мастерлыгы ачыктан-ачык күренеп тора иде.

 

Тамашачы. Красноярда театр // Көч. – 1919. – 31 гыйнвар.

Яңача 24 нче гыйнварда Красноярда, яшьләр берлеге файдасына театр любительләре тарафыннан Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» нам әсәре мәүфикъ тамашага куелды.

Бу «Бәхетсез егет» нам кыйммәтле драматический бер әсәр булып, сәхнә әһелләре тарафыннан уйналганда, күп җирдә мөхәрриренә һәм уйнаучыларына күп кенә рәхмәт әйттергән бер әсәр булып танылып килде.

Кәрим ролен Сафиулла Хөсәенов уйнады. Кәрим ролендә калын гына бер Казан бае булып чыгып, ашыкмаенча гына, байларча сөйләү урынына, Сафиулла Хөсәенов артык кызуланып, сүзләрене ачык иттереп, ашыкмаенча сөйләү урынына, кара кеше шикелле кабаланып сөйләве, әйткән сүзләре тамашачыларга ачык булып ишетелмәгәчтән, ирексездән, ашык-пошык чыраены сытарга мәҗбүр була иде. Кәримнең хатыны Җәмилә ролен 14 яшьлек кенә М.Мөслимов дигән яшь бала уйнады.

Җәмилә ролен уйнаучы, әлбәттә, бай хатыны булганлыктан, гәүдә җәһәтеннән калынрак та һәм өсте-башы да яхшырак киемдә булырга тиеш иде, ләкин Җәмилә ролендә уйнаган 14 яшьлек бала лиллипуд карчыкларына охшый иде.

Мәгъри карчык ролен Фәрихә Сәйфуллина яхшы гына чыгарды. Сөйләгән сүзләре дә, кыланган кыланышлары да бигайни карчык иде.

Камилә – асрау ролен уйнаучы бер 13-14 яшьләрендәге ир бала иде. Камилә ролен уйнаучы бала сүзләрене ачык иттереп, җөрьәт белән яхшы сөйләде, әмма балалыгы, бәгъзе бер җирләрдә кылана белмәве һәм ир бала икәнен белдереп торган бәгъзе бер галәмәтләре роленә шактый кимчелек китерә иде.

Мансур Кәримнең агасы ролен уйнаучы Габделәхәд Мортазин булып, канәгатьләнерлек чыгара белде. Шул ук Габделәхәд Мортазин рольдә Кәмал ролен уйнаганда да канәгатьләнерлек чыгарды, ләкин кирәкмәгән җирдә, ишектән чыгып барганда, аякларын артка таба күтәргәләп чыгып китүе, роленә килешми иде.

Закир ролен уйнаучы Газиз Айдарский иде. Газиз Айдарский үз ролендә чыга белде.

Закирның мәгъшукасы ролен 15 яшьлек Габдерәшид Хәмидуллин исемле ир бала уйнады. Габдерәшид сүзләрен ачык иттереп күп кенә җирендән килештерә иде, ләкин тамашачыларга Гайни ролен уйнаучыларның бер ир бала икәне һәм хатын-кызлар шикелле кылана белмәве, әсәрнең әһәмиятен шактый киметә иде.

Караклар ролендә чыгучы иптәшләр вә башка ваграк рольдә чыгучылар зарарсыз гына уйныйлар. Театр халык белән шыгрым тулы иде.

 

«Сәхнә», 2011, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк