Логотип
Бер күрешү

«Камал театры артисты буласы идем»

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаны мин «Татар моңы» конкурсы аша танып белдем. Хәер, ул аңынчы да татар тамашачысы өчен чит-ят исем түгел иде – Габделфәт Сафин төркемендә җырлап йөрүче, сары чәчле, зур зәңгәр күзле кызны күпләр яратып өлгерде. Ә миңа ул «Татар моңы»ның сайлап алу турында татар халык җыры «Гөлҗамал»ны җырлап, хәтергә уелды... Мәйтәм, кечтеки генә гәүдәгә каян сыйган бу моң-аһәң?..

Җырчы Рәфинә Ганиуллинаны мин «Татар моңы» конкурсы аша танып белдем. Хәер, ул аңынчы да татар тамашачысы өчен чит-ят исем түгел иде – Габделфәт Сафин төркемендә җырлап йөрүче, сары чәчле, зур зәңгәр күзле кызны күпләр яратып өлгерде. Ә миңа ул «Татар моңы»ның сайлап алу турында татар халык җыры «Гөлҗамал»ны җырлап, хәтергә уелды... Мәйтәм, кечтеки генә гәүдәгә каян сыйган бу моң-аһәң?..

Без биш бала үстек

Шагыйрь Роберт абый Миңнуллин шигырендәгечә:

Без биш бала үстек әнкәй белән,

Тик үсмәдек иркә кочакта.

Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,

Биш кайгысы булдык кайчакта...

Рәфинә – биш балалы гаилә кызы. Өлкән бала, үзеннән соң тагын 4 кыз туганы бар. Әнкәй итәгендә иркәләнеп кенә үсү булмый анысы – әниләре Зөлфия аларны берүзе аякка бастырган ана.

Безнең әти белән әнинең тарихы кызыклы да, кызганыч та инде, – дип йомгак сүтә Рәфинә. – Әнием Арча кызы. Урта мәктәпне тәмамлауга ул Казан авыл хуҗалыгы институтының механизаторлар әзерләүче факультетына укырга керергә бара. Анда керә алмый әйләнеп кайткач, бер елдан соң документларын агрономлыкка тапшыра. Биш елдан соң, агроном дипломы алуга, хөкүмәт билгеләве буенча Мамадышка кайта. Утызы тулганда әтигә кияүгә чыга. Кызганыч, әти яшьли шешә белән дусрак була шул... Өйләнүләренә ике ел тулганчы, тракторы белән кеше бәрдереп, теге кеше аяксыз кала – әтине колониягә җибәрәләр.

– Бу вакытта синең биләүдә вакытың?

– Юуук. Иң кызыгы да шул – әле бернинди бала да тумаган була. Алар ике ел баласыз яши – бер караганда, башка хатын-кыз булса, борылыр да, кайтып китәр иде. Ә безнең әни – юк! Ул ире артыннан Калинин өлкәсенә – әтинең колониясе урнашкан Удомляга чыгып китә. Шунда бер-бер артлы мин һәм сеңелләрем Резеда белән Люциябез туа. Аннан кабат гаиләбез белән Мамадышның Уразбахтысына кайтып урнашабыз, Аишәбез, Гөлсуыбыз туа. Җиде ел эчендә гаилә 5 балалы булып куя.

– Әтиегез акыл утыртып кайткан була алайса?

– Эчүен әйтәсеңме? Юк шул. Шешәдән аерыла алмый ул. Әнигә дә: «Малай табып бирмәдең», – дип еш әйтеп килә. Әни шул, малай булса, дөньялар үзгәрмәсме, дигәндер инде... Дөнья да, әти дә үзгәрмәгәч, безне – балаларын җыйды да ул, үзенең төп йортына – Арчага кайтып китте...

Җырлап кеше булсыннар

– Ул вакытта сез әле иҗади бәйгеләргә йөрмәгәнсездер?

– Йөрдек! Әни Арчага кайткач, агрономлыктан киткән иде инде. Ул вакытта икенче төркем инвалидлыкта – акрынлап һәвәскәр журналистлыкка кереп китте. Район, республика басмаларында аның мәкалә-язмалары еш урын ала килде. Ә безне – балаларын ул иҗатта күрде. «Кайчан да булса, бөтен кеше таный торган иҗат кешеләре булырсыз әле Алла боерса», – ди торган иде. Без Резеда белән Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч, бабайдан калган Луазга төялеп, күрше-тирә авылларга концерт куярга чыгып китә идек! Әни башта кичләрен безнең белән репетицияләр оештыра, костюмнарны уйлашабыз (хәзер генә аңлыйм – ул аның үзенең бер күңел юанычы булгандыр), аннан тулы бер программа төзеп, юлга кузгалабыз. Әлеге «гастрольләрдән» аз-маз акчасы да кайта бит әле аның – тагын бер ялганып китәргә ярап тора.

– Алай булгач, бернинди җырчы-мазар булмыйсыз, дигән сүз өйдә яңгырамады.

– Бабайның, китсана, дигән чаклары булса да, әни безнең бәйгеләрдә катнашуыбызны, иҗатка тартылуыбызга бик хәерһахлы булды. Алай гына да түгел – ул мине Камал театры артисты итеп күрә иде. Ул вакытта Арча хакимияте башлыгы Алмаз Нәзиров хәер-фатихасы, ярдәме белән институтка укырга кердек – без бу турында хыялланырга да курка идек. Көчле педагог – Люция Хәсәнова классында укуым белән бик бәхетле булдым, бүгенге көндә дә тавыш буенча ул миңа ярдәм итә килә. Кайвакыт, әнинең сүзен тыңламыйча ялгышмадыммы икән, дип уйлап куям, театр күңелемә якын, шулай да эстрада, җыр сәнгатендә әйтер сүзем бар сыман.

Тулы мәкаләне «Сәхнә» журналының гыйнвар санында укый аласыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк