Логотип
Театр

Фирзәт Габидуллин: “Гомеремнең матур чагын сәнгатькә багышладым”

Башта алдына бер максат куя, аны тырышып-тырмашып чынга ашыра, югары теләккә ирешү белән бу матур җиңү аны икенче, өченче зур-зур эшләргә омтылдыра. Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Башко...

Башта алдына бер максат куя, аны тырышып-тырмашып чынга ашыра, югары теләккә ирешү белән бу матур җиңү аны икенче, өченче зур-зур эшләргә омтылдыра. Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Фәрид улы Габидуллинда да бар ул андый канатлар.

Әгәр берәр йомышың төшеп, аның янына керергә теләсәң – Фирзәт Фәрид улын очратуы бик авыр. Чөнки аның егәрлегенә күз иярми: директор әле генә тама- ша залына кереп, репетициягә күз сала, кайчан залдан чыгып киткәнен дә сизми каласың, ул инде берәр ярдәмче цехның эше белән таныша, аннары башка бер хезмәткәрнең килеп туган проблемаларын хәл итү юлларын хәстәрли, инде бүлмәсенә керде, мин дә үз йомышымны йомышлыйм әле, дисәң, сине сәркәтип кыз туктата – директор Уфага киңәшмәгә киткән! Хезмәт сәфәре белән ерак юллардан кайтуына карамастан, ул иң элек туган театрына, эш урынына керә. Бу хезмәткәрләрнең көченә, талантына, профессиональ кимәленә ышанмаудан да түгел, бары тик аңа шулай тынычрак.

 

Фирзәт Габидуллинның хезмәт юлы ике өлештән тора. 26 яшьлек Туймазы театры тарихына аның исеме 1991 елдан алып 2004 елга кадәр актер буларак, 2004 елдан алып бүгенге көнгәчә театр җитәкчесе буларак язылган.

Уйларым белән булса да Фирзәт Фәрид улының яшь чагына кайтып урыйм әле. Туймазы театрында эшли генә башлаган мәлләрдә какча гына бик җиңел гәүдәле, гел шаярып-уйнап, анекдотлар белән башкаларны көлдереп, төрле шуклыклар ясап йөри торган егет иде ул. Театральләштерелгән тамашаларда аяклары җиргә тими очып-очынып бии, тирән хисләргә бирелеп, күңелнең әллә нинди кылларын чиртеп бик тәэсирле җырлый иде, ә спектакльләрдәге образлары аның төрледән-төрле булды. Тик нинди генә роль башкарса да, уңаймы, тискәреме, комедияме, трагедияме – аның уены хисләндергеч булды. Актерның геройларының кыек эшләре булса да аклыйсы, яклый- сы килә, алар – сөйкемле. Егетнең табигатьтән бирелгән сәхнә оста- лыгы, тырышлыгы нәтиҗәседер, Фирзәт Габидуллин театрда әйдәп баручы актерлар сафында булды. Актерның Фердинант (Ф.Шиллер, «Мәкер һәм мәхәббәт»), Акъегет (М.Кәрим, «Ай тотылган төндә»), Сәет (З.Хәким, «Легионер»), Тимерҗан (М.Мөсифуллин, «Бер гомергә тиң булган төн») образлары тамашачылар һәм театр белгечләре тарафыннан югары бәяләнгәннәрдән. Шулай да, аның иҗатының иң югары ноктасы булып Гамлет образы (У.Шекспир, «Гамлет») тора.

Шушы спектакльгә бераз тукталып китим әле. 2003 елда Олег Ханов Туймазы театры коллективы белән «Гамлет» трагедиясен сәхнәләштерегә батырчылык итте. Ни өчен «батырчылык итте» дигән сүзне кулланам, чөнки театрга ул елда нибары 13 яшь иде. Спектакль көтелгәндәгегә караганда да уңышлырак килеп чыкты. Коллектив аның белән бик күп фестивальләрдә катнашты. Кайда гына барсак та аның образы белгечләр тарафыннан уңай бәяләнә барды. Мәскәү шәһәрендә үткән V Россиянең кече шәһәрләре театры фестиваленнән иҗатчылар ике бүләк алып кайтты. Берсе – «Сәхнә куелышы культурасы өчен» булса, икенчесен – «Актерлык сөйкемлелеге өчен» номинациясен ул яулады.

«Әлмәт шәһәрендә үткән I Кама аръягы театрлары фестивалендә спектакль уйнаганнан соң да тагын мактау сүзләренең иң зуры актер Фирзәт Габидуллинга яңгырады.

Менә нинди актер иде ул Фирзәт Габидуллин! Ни өчен «иде» дигән сүзне кулланам, театрны җитәкли башлагач, Габидуллин директор кешегә сәхнәдә уйнап йөрүне әллә килештермәде, спектакльләрдә уйнамый башлады. Аның рольләрен башка артистларга бүлеп бирделәр. Шулай да без аның бик нык сәхнәгә омтылганын, хәтта күңелендә бу җәһәттән яра барлыкка килгәнен дә тоя идек. Җитәкче эше аның игътибарын да вакытын да үз дөньясына тартканнан тартты. Тора-бара ул артистларның уенына тынычрак карый башлады.

Көннәрнең бер көнендә бер кызыклы хәл булды: 10 (!) елдан артык сәхнә тормышыннан башка яшәгәннән соң, Габидуллин янә сәхнәгә чыкты. Роле дә күптән актер һөнәрендә үзен чарлап тормаган кеше өчен бик катлаулы иде. Театрыбыз репертуарында «Легионер» спектакле бар. Ул – Зөлфәт Хәкимнең театраль романы, 1937 нче еллардан алып 2005 нче елларга кадәрге вакытны үз эченә ала. Шуңа да монда уйнаган һәр артист диярлек үзе башкарган геройның гомеренең төрле мизгелләрен – бала чагын, яшь чагын, олыгайган көннәрен башкара. Габидуллинга бирелгән роль дә шундый иде. Фирзәт Сәетнең ачлы-туклы бала чагын да, егет булып җитеп тә өлгермәстән сугыш утына барып керүен дә, Бөек Ватан сугышыннан кайткач дәүләт һәм урындагы җитәкчеләрнең шикле карашын үзендә татуын да, «сатлыкҗан туганы» дигән кара ярлыкны күтәрүен дә шундый искиткеч сәнгати югарылыкта башкарды, гүя ул тамашачыларның йөрәген бер кайнар утка, бер бозлы суга салды. Күп театр белгечләре, режиссерлар озак вакыт рольсез йөргән артистны профессиональ яраксызга әйләнә, диләр. Актер Фирзәт Габидуллин үзенең Сәет образы аша бу сүзләрне инкар итте.

 

Шундый талантлы артистның театр җитәкчесе булуы иҗат коллективы өчен бер яктан олы бәхет булса, икенче яктан иҗатчыларга читенлек тә тудыра. Бәхет, чөнки ул, артист тормышын үз җилкәсендә татыганлыктан, аларны яхшы аңлый, читенлек, чөнки премьералар вакытында артистлар шактый кызыклы образлар иҗат итсә дә, Фирзәт Фәрид улы аларның эшеннән тулаем канәгать калмый, тагын да яхшырак, остарак образ тудырып булыр иде, дип уйлый.

Директор булып эшли генә башлаган мәлдә Фирзәт Габидуллин Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» лирик комедиясен сәхнәләштерергә Нурия Ирсаеваны чакырып китерде. Директорның бу адымының нияте татар халкының сөекле улы Ф.Бурнашның классик әсәрен сәхнәләштереп, тамашачыларның рухи дөньясын баету гына түгел иде. Үзен белгәннән алып, киләчәген бары тик артистка буларак кына күз алдына китергән сөйкемле ханым Нурия Ирсаева искиткеч итагатьле, әдәпле кеше. Актрисаның режис- сер буларак сәләтләре генә түгел, ә холкында булган күркәм сыйфатлары, театр сәнгатенә булган чиксез мәхәббәте спектакль өстендә эшләү дәверендә артистларга да йогынты ясамый калмас, дигән өметтә чакырды аны директор «Яшь йөрәкләр»не сәхнәләштерергә. Директор ялгышмады. «Яшь йөрәкләр»не кайда гына уйнасак та тамашачылар артистларны көчле, дәррәү алкышларга күмде.

Үзе гади драма артисты булып, күп еллар сәхнә тузанын йотып йөргәнгәдер, директор һәр артистка зур ихтирам белән карый, театр эшендә генә түгел, берәрсенең шәхси тормышында бәхетсезлек килеп туса, ничек тә булышырга, хәсрәтен җиңеләйтергә омтыла.

Туймазы театры коллективы З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында бе- лем алган яшь талантлар белән тулыланып тора. Алар эшкә килү белән, көнкүреш техникасы, йорт мебельләре белән җиһазландырылган тулай торакка килеп урнаша. Озаграк еллар эшләгән артистлар акрынлап Туймазы шәһәре администрациясе тарафыннан бирелгән фатирга күчә тора. Фатир бирүне шәһәр җитәкчесе күпчелек иҗат мизгеле ачылганда хәбәр итә. Бүгенге көндә бушлай фатир бирү дигән сүз үзе үк әкиятне хәтерләтә, тик бу матур гадәт Туймазы театрында әлегә, иншалла, чынбарлык.

 Туймазы театры бинасы 1964 елда төзелгән. Директор бинаны даими яңартып, заманча җиһазландырып торуны хәстәрли. Ул җитәкчелек иткән елларда зур залда тулаем ремонт ясалды, бинаның түбәсе үзгәртелеп ябылды, шулай ук бинага даими косметик ремонтлар ясалып тора. 2012 елда Ф.Габидуллинның зур бер хыялы чынга ашты – эксперименталь спектакльләр өчен театрда «Кече зал» ачылды.

Бер генә театрны да гастрольләрсез күз алдына китереп булмый. Ә гастрольләргә йөрү өчен яхшы ышанычлы транспорт кирәк. Декорация ташый торган йөк машинасын 2012нче елда яңаны биргәннәр, шушы елда театрга яңа пассажир автобусы да, җиңел машина да юнәтелгән. Моннан башка да транспортлар бар, тик алары искерәк. 2012 елда чыккан авто- бус ул искеме, яңамы, мин техника хакында бик күп нәрсә аңламыйм, тик шуны беләм, Туймазы театры автобусларының гаражда торганы юк диярлек, ул гел юлда. Артистлар бик ерак юлларга да шул транспорт белән бара.

Транспорт дигәннән, берчак Фирзәт Фәрид улы белән озын юлга чыгарга туры килде. Ният иткән шәһәргә барып җитүебезне сизми дә калганбыз, безнең юлны күңелле сөйләшү кыскарткан. Шул сөйләшүдән истә калган фикерләрне сезгә дә язып җибәрәм.

– Бүгенге көндә кайбер иҗатчылар, аеруча яшь режиссерлар күп еллар дәвамында гадәтләнгән сәхнә уены кагыйдәләрен җимереп чыгып, яңача спектакльләр куярга омтыла. Актерларның сүзләрне артык хискә бирелми тиз-тиз генә әйтеп уйнауларын таләп итәләр. Мондый спектакльләрдә актер уенын сәхнәдәге матур утлар, чагу костюмнар, көчле дәртле музыка, спецэффектлар күмеп китә. Үч иткәндәй, мондый тамашаны яшьләр ярата. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Без, театр дөньясына чумган кешеләр сәнгати кыйммәтләре зур булган бөек авторларның, мәсәлән, бөтендөнья драматургиясенә кергән әсәрләр буенча бик зур тәҗрибәле, талантлы режиссерлар сәхнәләштергән тирән мәгънәле спектакльләрне карарга яратабыз. Тик бик күп хезмәтләр куеп сәхнәләштергән спектакльләрнең кайбер тамашачыга бөтенләй кирәге юк. Ул аны йә аңламый, йә җитди уйланырга теләми, йә башка берәр сәбәп белән спектакль аның рухи таләбен канәгатьләндерми. Ә ул тамашачының күңеленә хуш килгәне өченче берәүгә ошамый. Нәкъ шуның өчен, театрда репертуар төрлелеге булырга тиеш.

Яшь режиссерларның яңа алымнар эзләвенә килгәндә. Мин моны уңай күренеш, дип исәплим. Театр сәнгатенә алар керткән алымнарның һәммәсе дә уңышлы булмаса да, кайбер иң отышлылары, вакыт киртәләрен җимереп, киләчәктә дә кулланылыр, камилләшер, нәтиҗәдә театр сәнгате үсешенә дә хезмәт итәр, дип уйлыйм.

Ә көчле дәртле музыкалы, спец-эффектларга, төрле ыгы-зыгы, шау-шу, шаккатыруларга бай спектакльләрне яшьләр ярата икән, бу аларның яшьлеге белән генә бәйледер, дип уйлыйм. Әйдә, килсеннәр, тыңласыннар замананың музыкасын, без аларның игътибарын театр сәнгатенең матур якларына сиздерми генә, акрынлап кына җәлеп итәрбез, акрынлап, тора-бара күбрәк уйландыра башларбыз. Кайбер режиссерлар сүзләрне тиз- тиз сөйләүне таләп итә, дигәннән, тормыш бүгенге көндә шундый бит, ашыгыч, ыгы-зыгылы… Балаларның мультфильмын гына ал, күз иярми.

– Белүебезчә, пьесадагы җөмләләр проза әсәреннән бик нык аерыла. Проза баерак телле, ә пьеса кыс- калыкны таләп итә, билгеле бер чорны яктырту өчен шул вакыт кешеләренең гади сөйләм теле белән языла. Җитмәсә, ниндидер тискәре геройның холкын яхшылап ачар өчен пьесада әдәби телдә бөтенләй булмаган ямьсезрәк сүзләр дә кулланыла. Хәзерге заман пьесаларында бигрәк тә яшьләрнең сөйләшүен күрсәтү өчен йә чит илдән кергән, йә рус телендәге сүзләр кулланыла, йә сүзләр бөтенләй бозылып әйтелә. Ә бит театр тел сакчысы булырга, артистларның сәхнәдәге сөйләшүе – тел үрнәге булырга тиеш дигән сүз дә бар, ниндидер каршылык килеп чыга түгелме?

– Артистларның сәхнәдәге сөйләшүе – тел үрнәге булырга тиеш дигән сүз белән тулысынча килешәм. Матур тел белән язылган пьесада артистка сүзне дөрес яңгыратмау – бернинди кысага да сыймый. Андый пьесаларда бигрәк тә милли классик әсәрләрдә һәр артист сүзләрне ачык, дөрес, моңлы итеп, яңгыратырга тиеш. Ә инде хәзерге заман авторы тарафыннан махсус рәвештә хәзерге урам теле кулланылып язылган булса, моны дөресләп сөйләү урынсыз. Андый пьесалар тел чарлауга түгел, башка максат белән язылган, аларның башка кыйммәтләре бар. Мәсәлән без сәхнәләштергән «Үтерүче» спектакленең пьесасы бүгенге яшьләр сөйләме белән язылган. Әсәрдә әти-әниләре курчалавыннан чыгып, чит җирләргә киткән студентларның тормышы, ничек көн күрмеше, аларның тормыш тәҗрибәсезлеге аркасында нин- ди бәлаләргә төшүе, авырлыклар белән очрашуы сурәтләнә. Ә иң мөһиме, «кеше уйлары белән башка берәүне үтерсә, бу чынлап үтерүгә тиң гөнаһмы?» – дигән сорау куя. Бу пьесаның минемчә әдәби кыйммәте бик зур. Бүгенге көннең төгәл чагылышы булып тарих битләренә уелачак ул.

– Бүгенге көндә театр сәнгате авыррак чор кичерә. Театрларның хезмәткәрләрен кыскартулар бара, спектакльләр сәхнәләштерүгә бүленгән акча да бик күп түгел. Бернәрсәне исраф итми, чыгымнарны мөмкин кадәр азрак кулланып эшләргә кирәк. Театрның киләчәген уйлап, борчулы уйларга бирелмисезме?

– Авырлыклар очрап торса да театр әле яхшы эшли дип әйтә алам. Ниятләгән спектакльләр сәхнәләштерелеп тора, тамашачылар саны буенча да план үтәлә. Театр сәнгате бик күп авырлыклар аша узган, тик ул һәркайсы киртә аша узып бүгенге көнгә барып җиткән. Театрны таланты зур булган, шул сәнгать өчен үзен аямаган иҗатчылары, һәм әлбәттә, әллә нинди авыр хезмәтләрдән арып-талган булса да, артистларның уенын карарга барырга ашыккан, аларны онытылып китеп караган тамашачылары яшәткән.

– «Театр  –  Сезнең язмышыгыз» дисәм сүземдә чак кына да арттыру булмас. Шулай да, Сез бик сәләтле кеше нинди генә гадәтләнмәгән эш булса да тиз генә отып, өйрәнеп аласыз. Мәктәптә дә «биш»кә генә укыгансыз, ике институт бетердегез. Математика кебек төгәл фәннәрдә остасыз. Әгәр тормы шыгызны театр сәнгате белән бәйләмәгән булсагыз, нинди һөнәр иясе булыр идегез?

– Бала чакта һөнәр сайлау җәһәтеннән үзгәрүчән буласың, хыяллар да күбрәк була. Бу хакта хәзәр әллә ни уйлыйсым да килми, шуны беләм, ярый әле гомеремнең иң көчле, иң дәртле яшьлек елларын театр сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаганмын. Театр сәнгате бит ул кешеләргә бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итсә дә, кешеләр күңеленә ныклык бирсә дә, үзе нәфис сәнгать, яклауга мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк