Логотип
Театр

Илфак Хафизов: “Мин шундый хыялый кеше”

Илфак Хафизов – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын-да 2008 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчен-дә ике дистәдән артык баш һәм эпизодик роль башкарырга өлгергән. Уйнаган спектакл...

Илфак Хафизов – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрын-да 2008 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчен-дә ике дистәдән артык баш һәм эпизодик роль башкарырга өлгергән. Уйнаган спектакльләре арасында дөнья, татар классикасы, бүгенге көн әсәрләре дә бар. Аның өстенә ул шигырьләр, кыска хикәя, әкиятләр дә яза, мәктәп балалары белән актерлык осталыгы, нәфис сүз буенча да шөгыльләнә. Бер сүз белән әйткәндә, һәр эшкә дә оста Тинчурин яшьләренең берсе ул! 

Иҗатка кереп китүе, хыялыйлыгы – әниcеннән. Татарстанның Казаннан ерак урнашкан Мөслим районының Түбән Табын авылыннан башкалага укырга килергә тәвәккәлләве, артистлык һөнәре минеке түгел бугай, дип боеккан чакларында кире уйлавы да әнисе белән бәйле. Әңгәмә барышында яшь артистның тормышында, иҗатында иң мөһим урыннарның берсен әнисе тотканын аңладым.

Илфак, син артист һөнәрен ничек сайладың?

Тугызынчы сыйныфта мәктәбебез директоры миннән «киләчәктә кем булырга телисең?» – дип сорады. Минут эчендә башыма әллә никадәр һөнәрләр килде. Безнең яклар күбрәк Чаллыга – Камаз тирәсенә, Әлмәткә – нефть сәнәгатенә, яки Түбән Камага химия өлкәсенә китә. Камаз заводында станок артында басып тора алмам – күңелсез, машина йөртүче дә булмам, мөгаен, кечкенә вакытта машинага исем бик китми иде, документ, кәгазь эше дә мине ялыктыра. Шулай бөтен юлларны барлап чыккач, мәктәптә уйнаган КВНнар, спектакльдән өзекләр искә төште, һәм мин: «Артист булам, Казанга китәм», – дидем. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты, Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин курсына укырга кердем.

Сиңа актер буларак формалашуда кемнәр ярдәм итте?

Иң күп ярдәм итүче кеше – әни. Элек авылларда ут еш бетә торган иде. Андый вакытларда өйдә шәм кабызабыз. Әни бөтенебезне (Илфаклар гаиләдә өч малай) үз янына җыеп ала да, образларга кереп, безгә бик кызыклы һәм могҗизалы әкиятләрне укырга керешә. Без шул сихри дөньяга кереп китәбез. Аннан өченче сыйныфта мин авылның өлкәннәре белән бергә «Зәңгәр шәл»дә «Абыс­тайлар куерды, токмачлар килегез», – дип йөрүче малайны уйнадым. Ә Казанда нәкъ Рәшит Муллагалиевич курсына килеп эләгүем минем өчен зур бәхет булды. Ул миңа артист буларак формалашырга һәм үсәргә ярдәм итте. Рәшит Заһидуллинның эш ысулы үзенчәлекле – ул үзеңә уйларга урын калдыра. Бик яхшы психолог. Кирәк чагында аңлата, сүгә, мактый, кешене күрә белә. Мәсәлән, безнең төркемдәге һәрбер укучысы өчен аның үз алымы бар иде.

Ләкин укуның беренче еллары бик авыр булды, нәрсә эшләгәнемне, ник алай эшләргә кирәген аңламый торган вакытларым еш була иде. Икенче курста пьесалардан өзекләр эшли башлагач, актер һөнәренә чын-чынлап бирелеп киттем. Беренче өзегем – К.Тинчуринның «Хәйләсез – дөнья файдасыз» пьесасыннан иде. Рәшит Муллагалиевич миңа үз-үземә ышанырга ярдәм итте. Ул аны ничек эшләгәндер, анысын әле һаман да аңлый алмыйм.

Беренче тапкыр театр сәхнәсенә менгәч, нинди хисләр кичердең? Училище сәхнәсе белән театр сәхнәсе аерыламы?

Дүртенче курста укыганда Рәшит Муллагалиевич Яңа ел бәйрәмнәренә тәгаенләп, безнең белән театр сәхнәсендә «Нәрсә соң ул Яңа ел?» спектаклен куярга булды. Студентлар театр училищесында үзләре кием һәм реквизит табып, сәхнә бизәп, грим салып өйрәнгән, ә театрда безгә киемнәр тегү өчен үлчәмнәр ала башладылар, кирәк реквизитларны китереп куялар, сәхнәдәге декорацияләрне күчерәләр. Гомумән, артист өчен уңайлы булсын дип барсын да эшлиләр. Башта менә шунысы шаккатырды, безгә мөнәсәбәт башка иде. Андый мөнәсәбәтне күреп, тагын да тырышыбрак эшлисе килә башлады. Театр сәхнәсендә уйнау – җаваплырак, уеныңда нинди дә булса хилафлык булса – училищедагы төркемдәшләреңне генә уңайсыз хәлгә куймысың бит.

2008 елда төркемебездән берничә кешене Тинчурин театрына алдылар. Минем өчен бу бераз көтелмәгән вакыйга булды. Гәрчә бу театрда уйнарга теләгән булсам да, анда эләгә алырмын дип уйламаган идем, чөнки төркемебез көчле. Ә анда эләккәч ничек куанганымны белсәгез, әйтеп кенә бетерә торган түгел. Ул вакытта театр ремонтта, без училищеда ук Х.Вахитнең «Кияүләр»ен куйган идек, шул спектакльгә Наил абый Шәйхетдиновны һәм Зөләйха апа Хәкимҗанованы бабай белән әби итеп керттеләр дә гастрольләргә чыгып киттек. Ә инде чын артист булып, пьесаны беренче укудан алып премьерага кадәр театрда чыгарган спектакль – Т.Миңнуллинның «Яшьлегем-юләрлегем» булды. Шул вакытта мин артист булуның тәмен татыдым.

Артист-студенттан, чын артистка күчүе авыр булдымы?

Берничә ел училищеда туплаган белем-тәҗрибә белән генә эшләдем: Ш.Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы», М.Кәримнең «Айгөл иле» әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә рольләр бирелде, аларны уйнадым, гастрольләрдә йөрдем. Тик тора-бара үземдә бернинди дә алга китеш сизми башладым, үсәргә, алга барырга нинди дә булса этәргеч кирәген тойдым. Куелган таләпләрне генә үтәп, кушканны гына эшләп, рольгә үземнән бернинди дә яңалык өстәмичә генә артист буларак үсүдән туктадым кебек. Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле минем өчен тетрәнү булды. Рәшит Муллагалиевич бу спектакльдә Габделхак ролен бирде. Роль минем өчен яңалык иде, чөнки әлеге герой комедик итеп хәл кылынган, аннан моңарчы башкарылган төп рольләрдән соң, ул миңа кечкенә тоелды. Рәшит Муллагалиевич миңа ышанмый башлаган, дигән уйлар килде башка. Хәтта, бу ролем үземә ошамаса, килеп чыкмаса, артистлыкны ташлыйм дип тә уйладым. Тик барысы да мин уйлаганнан да яхшырак булып чыкты. Беренче көнне текстны алдым. Икенче көнгә аны ятлап килдем. Өченче көнгә әллә никадәр фикерләр белән рольне җанландырдым, баеттым. Аннан соң шул уйлаганнарымны күрсәтергә дип репетиция залына, сәхнәгә чыгуны көтеп яши башладым. Рәшит Муллагалиевич тапкан яңалыкларымны, фикерләремне кабул итте һәм, үзеннән дә өстәп, мине спектакльгә кертеп җибәрде. Шул рольдән соң кабат янып эшли башладым.

Сәхнәдәге рольләр гадәти тормышыңа тәэсир итәме?

Бар шундый артистлар, алар өстән-өстән генә халыкны ышандырырлык итеп уйнап чыга ала. Бернинди образга керү, ул булып яшәү юк, аны тышкы яктан гына күзәтеп, характерын тотып алалар, рольдән дә тиз чыгалар. Мин андый түгел, миңа образның эченә керергә кирәк. Юкса, ролем ясалма килеп чыга. Рольләр миңа нык тәэсир итә. Аларны уйлаганда минем сөйләмем дә, үз-үземне тотышым да икенчеләнә. Моны минем белән яшәүчеләр, мине якыннан белүчеләр яхшы аңлый. «Әй син рольдә икән», – дип әйтәсе сүзләрен дә әйтми китеп барырга мөмкиннәр.

Миңа бик нык тәэсир иткән рольләремнең берсе Т.Миңнуллинның «Төш» спектаклендәге хирург Камил. Ул хәлне нык ала. Бу образны берничек тә уйнап булмый, сәхнәдә Камил булып яшәргә кирәк. Әсәр тормышчан язылган, төш формасы үз-үзен аклый. Мин анда җитди кешене уйныйм. Ә җитди кешене халык ышана торган итеп уйнавы бик авыр. Комедиядә җайсызрак итеп абынып егылып та кешене көлдереп була, ә монда кыланырга да, арттырырга да ярамый. Тамашачы һәрбер ялганны шунда ук сизеп алачак. Н.Хисамовның «Йосыф-Зөләйха»сындагы Йосыф мине сабыр булырга өйрәтте, яшермим, ул миңа авыр бирелде. Шекспирның «Гамлет»ындагы Лаэрт аша мине хисләремне йөгәнләргә, килеп туган хәлләргә аек акыл белән карарга өйрәндем.

Ә тәнкыйтькә ничек карыйсың?

Тәнкыйтькә уңай карыйм. Тик бөтен кешенең дә тәнкыйтен кабул итмим, ләкин сабыр гына тыңлыйм. Тәнкыйтьнең барсын да үзем аркылы уздырам, ник бу шулай әйтте икән дип уйлыйм. Аннары бер тамашачыга ошаган әйбер икенчесенә ошамаска мөмкин. Минем өчен иң кирәкле тәнкыйть – режиссерым Рәшит Заһидуллинныкы, аның фикеренә мин, һичшиксез, колак салам.

Синең өчен илһам чыганагы нәрсәдә?

Тирә-юньдәге яхшылыктан илһам алам. Үзем бик тә ярдәм итәргә яратам. Ярдәм итә алуымны тою мине канатландырып җибәрә. Кайбер вакытта иртән үк кәефем булмый, шул чакта берәр яхшылык эшләсәм, шундук рәхәт булып китә.

Эксперименталь спектакльләргә ничек карыйсың?

Эксперименталь дип аталу өчен, спектакльдә үзенчәлекле яңа адым булырга тиеш. Тик классик материалны яңача кую дигәнгә бераз саклык белән карыйм. Аны куя белеп куярга кирәк, асылын югалтмыйча. Мәсәлән, безнең театрның «Гамлет»ы – классик материал, эксперимент. Тамашачыны үзенә җәлеп итә, чөнки без тамашачы белән күзгә-күз карап уйныйбыз. Спектакль үзенчәлекле, тик асылын югалтмаган.

Артистлыктан кала тагын иҗади хыялың бармы?

Мин әлегә эзләнүдә. Шигырь, проза, драма әсәрләре язам, тәрҗемәдә үземне сыный башладым.

Киләчәктә уйныйсы килгән рольләр бардыр инде…

Гамлетны дустым Артем уйнады (көлә), Ромеога соңрактыр инде, Отеллоны уйнар идем бераздан. Дөресен генә әйткәндә, классик материалны яратам, ул вакыт белән сыналган, эзләнергә мөмкинлек бирә. Классика артистны үстерә. Мин, гомумән, актерлык язмышымнан канәгать. Миңа бирелгән рольләр төрле һәм кызыклы.

Бәхет синең өчен нәрсә?

Яхшылык кылып, кылган эшләреңнең әҗерен күрүдә. Шулай ук гаиләмнең исән-сау булуында.

Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратасың?

Хыяллана белү һәм әлеге хыялны тормышка ашыра белү.

Тормышыңда очраклыклар бармы?

Очраклык һәм язмыш минем өчен бергә бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк