Алкоголь инспекциясе хәмер сату кимегән дип борчыла...
Сатаргамы, юкмы?
Узган атнада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Җәүдәт Әхмәтханов аракы сату нокталары булмаган авылларда хәмер сатуның кимүен билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә ул авылларда кибетләр санын арттырырга тәкъдим итте. Татарстан Диния Нәзарәтенең аксакаллар советы бу тәкъдимнән баш тартырга чакырды. ТР Диния нәзарәтенең авыл имамнары мондый сәүдә нокталарын киметү буенча эш алып бара. Бу җирле хакимият, халык, эшмәкәрләр белән сөйләшүләр алып бару юлы белән башкарыла. Аксакаллар советы билгеләп үткәнчә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе инициативасы татар-мөселман традицияләрен саклау бурычларына каршы килә. Шулай итеп, алкоголь сатуны арттыру ТР Диния нәзарәте мөхтәсибәтенең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча тырышлыкларын юкка чыгарырга мөмкин. Сезнеңчә ничек, халык барыбер кирәклесен эзләп таба, әле ул ялган булырга мөмкин, бәлки сату нокталарын арттырыргадыр?
Фото алкоголь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк