Логотип
Хәбәрләр

Салих Сәйдәшев музее

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда матбугат очрашуы узды.

Очрашу барышында Музейның яңа мөдире, дирижёр Айдар Ниязов алга таба планнар турында сөйләде. Шулай ук, яңа җыелган фәнни хезмәткәрләр белән дә таныштырды. 

Октябрь буена музейда төрле чаралар узачак. Бөек рус композиторы Дмитрий Шостакович тууга 120 ел тулу уңаеннан «Шостакович» дип аталган концерт узачак. Таҗи Гыйззәт һәм Салих Сәйдәшев тандемы барлыкка китергән «Наёмщик» музыкаль драмасының кинопоказы күрсәтеләчәк. Шулай ук, беренче тапкыр «Московский» мәдәният үзәгендә күрсәтелгән «Зөһрә» балет-перформансын (Нәҗип Җиһанов музыкасы, Фәйзи Гаскәров либреттосы буенча) яңартып тамашачыга тәкъдим итү күздә тотыла. Болардан кала, музейда даими рәвештә экскурсияләр үткәрелә. Һәр шимбә балалар өчен «Рисуем музыку» дип аталган мастер-класслар, ә һәр якшәмбе «Моң. Тынлык» татарча медитацияләр уза. Тиздән музейда РСФСРның халык артисты, балерина, педагог Нинель Юлтыева тууга 100 ел тулу уңаеннан «Сады Нинель: собирая свет» дип аталган махсус күргәзмә оештырылачак. 

Фото - Таңсылу Мостафина 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021