Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрына 60 ел!

Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрына 60 еллыгына багышланган чараларга старт 1 октябрь Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында биреләчәк. Үтәчәк чара турында оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский сөйләде.

"Без барысына да әзер. Инде бер ел әзерләнәбез. Әлбәттә, бу безнең Республика, Казан өчен бик зур вакыйга. Матур тарихлы оркестрның бик матур датасы", - диде Сладковский

Юбилей программасы кысаларында, 1 октябрь узачак концертта оркестрга нигез салучылар, гомерләрен шушы коллективка багышлаган шәхесләр генә искә алып калмыйча, бүгенге көннең яшь виртуозларын да тамашачыга тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук, әлеге грандиоз чарада дөньякүләм танылган опера җырчысы, Россиянең атказанган артисты Альбина Шаһиморатова булуы да көтелә. Ноябрьдә оркестрның беренче баш дирижеры Натан Рахлинга багышланган махсус концерт уздырылачак.

- Александр Витальвич Сладковский Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрын 2010 нчы елдан бирле җитәкли. 16 ел эчендә оркестр зур үзгәрешләр кичерә, үзен Россиякүләм генә түгел, дөньякүләм дә Татарстанның чын мәдәни бренды буларак таныта. Хәзер симфоник оркестр Густав Малерның барлык симфонияләрен студиядә яздыру буенча масштаблы проектны тормышка ашыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021