Алсу Фазлыева: «Без дә шулай тиз генә котылырбыз дигән идек. Әмма...»
Кичә Азат һәм Алсу Фазлыеваларның беренче улларының туган көне иде. Бу уңайдан Алсу инстаграмында әни булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты, хатын-кыз өчен бик зур бәхет инде ул.
Кичә Азат һәм Алсу Фазлыеваларның беренче улларының туган көне иде. Бу уңайдан Алсу инстаграмында әни булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты, хатын-кыз өчен бик зур бәхет инде ул.
«Әни булган көнне кичәгедәй хәтерлим... Тулгакларым бик озак барды, бик авыртындым. 12се кичән авырый башлаган идем, 13е иртән Казанның 4нче балалар табу йортына килдем. Тәүдә балалар табу йортының беренче катында яттым. Минем белән Шәледән бер ханым, аннары, студент кыз бар иде... Һәм охрана белән тагы бер ханымны китерделәр. Төрмәдә утыра икән, тулгаклары вакытында аны сакчылар саклап чыкты. Безнең өчен бу шаккатыргыч булды, төрмәдә авырлы ханымнар да утыра икән дип, бииик гаҗәпләндек. Ул ханым тиз бәбиләде. Аңа карап, без дә шулай тиз генә котылырбыз дигән идек. Әмма... Озакка сузылды. Ахырга таба бөтенләй хәлсезләндем. Тулгак арасында хәтта йоклап та китә идем. Табиблар күрмәгәндә ашап та алдым (әмма ул катгый тыела иде). Бик озак авыртынулардан соң, Аллага шөкер, сау-сәламәт Аязыбыз дөньяга килде. Аны күргәч, бар интегүләр шундук онытылды. Менә шулай. Сездән дә сорыйсым килә: кайчан тәүге тапкыр әни булдыгыз? Бәбине үзегез таптыгызмы? Тулгакларыгыз озак булдымы? «Совместные роды»га (ир белән хатын бергәләп бәби таба) карашыгыз нинди?» дип яза Алсу.
Әти-әни булган көнегез белән сезне, Фазлыевлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк