"Белегез шуны"
Чарада әлеге легендар шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты турында документаль фильмнар күрсәтелде
Ташкентта танылган композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга, шулай ук татар шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри кичә узды.
Чара Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге һәм Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дуслык элемтәләре буенча комитеты белән берлектә оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Программада Сара Садыйкованың Сибгат Хәким һәм башка татар шагыйрьләре шигырьләренә язылган танылган җырлары яңгырады.
Музыкаль-әдәби кичәнең авторы һәм алып баручысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татар моңы» халыкара конкурсы лауреаты Римма Гыйззәтуллина Сара Садыйкова һәм Сибгат Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.
Чарада әлеге легендар шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты турында документаль фильмнар күрсәтелде. Кичә ахырында тамашачылар Сара Садыйкованың «Белегез шуны» җырын бергәләп җырлады дип яза татар-информ.
Фото: композитор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк