Гүзәл Уразова эшкә урнашып йөри
Кердем, болар әйтә: «Опыт есть?» Мин әйтәм:«Опыта нет». - Тогда Вам придётся начать с малого, диләр.
«Эшкә урнашып йөрим. Килдем Леруа Мерленга. Документлар кулда, собеседованиега чакырдылар. Кердем, болар әйтә: «Опыт есть?» Мин әйтәм:«Опыта нет». Тогда Вам придётся начать с малого, диләр. Мин сорыйм, а что надо делать? ‒ Ну пока на первое время товары поправлять в стеллажах, полы помыть, если хорошо будете справляться через пол года можем повысить, можно устроиться на манипулятор диләр. Мин әйтәм, нинди пулятор?
В общем электрокар булып чыкты бу. А если там хорошо будет получаться? ‒Ну тогда можно в отдел приема товара, диләр. Ого, мин әйтәм, уже ничава. Приём товара катапультта йөрү түгел бит инде. Ә мин тагын бүлдереп, ну если приём товара будет хорошо, дигәч: «Начальником отдела без проблем поставим», ‒ диләр. Ого, мин әйтәм! Эшләр китте ходка! А дальше есть перспективы роста, дип сораганны көтми, конечно! «И директором вас поставим», ‒ дигән иде, барысы да «Поставь, поставь, пожалуйста» дип кычкыра башладылар!
Аннары «Поставь, пожалуйста, zoom», ‒ дип мине төрткәли башладылар. Уянып китсәм, Самир белән Камилла Онлайн укырга Zoom приложениесын куя алмый интегеп мине уятып яталар икән». (Текст үзгәртелмәде - А.Г.)
Нинди әкият укыдым соң мин, дип сез дә аптырап утырасызмы? Әкият түгел, дуслар, булган хәл. Әмма төштә! Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Инстаграм сәхифәсендә төшен сөйли. Концертлар да туктатылу сәбәпле икенче эш эзләү мәсьәләсе артистлар арасында да актуаль, күрәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк