«Гаиләбез белән көтеп алган көн!»
3 март көнне Айдар Габдинов юбилей уңаеннан концертын уздырды. Күптән түгел җырчы Айсылу Габдинова әтисе концертыннан хатирәләр белән уртаклашты.
3 март көнне Айдар Габдинов юбилей уңаеннан концертын уздырды. Күптән түгел җырчы Айсылу Габдинова әтисе концертыннан хатирәләр белән уртаклашты.
«3 март... Гаиләбез белән көтеп алган көн! Айдар Габдиновның концерты!
Безнең өчен туйдан да ким булмаган әһәмиятле вакыйга булды бу. Ниһаять, әлеге вакыйгадан тәэсирләре, фоторәсемнәр белән уртаклашырга вакыт җитте.
Беренчедән, шуны әйтәсем килә, концерт программасын дөнья дәрәҗәсенә чыгарып, бу җырчы татар мәдәниятен тәкъдим итәчәк дип әйтергә мөмкин.
Репертуар бай, катлаулы, бик кызыклы булды... Үзем концерт алып бардым һәм җырчы буларак катнаштым.
Әтигә җырчы буларак зур хөрмәтемне белдерәсем килә, ул бик зур эш башкарып чыкты. Әле бит ул концерт алдыннан салкын тиеп авырды да», – дип яза җырчы.
Моннан тыш, Айсылу әнисенә, гаилә дусларына, концертта катнашкан һәрбер кешегә һәм ММЧга рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк