Иҗади дуслыкның тәүге тамашасы!
Эльвира миңа караганда хыялый. Ул очып китә, мин җиргә тартып төшерәм...
ГҮЗӘЛИЯ: "Бу кеше белән мин җыр язарга тиеш!" - Безнең дуслыкка 7 еллап бардыр. Шулай лента карап утырганда, бер шигырь килеп чыкты. Укып карадым да күңелемә ятты. Шунда ук аның аккаунтын карый башладым. Бу кеше белән мин җыр язарга тиеш дидем. Беркайчан да авторларга язмый торган кеше булсам да, тизрәк шәхси хат язып җибәрдем. Танышып киттек һәм бер атна аралашу эчендә 2-3 җырыбыз туды. Шундый якынайдык, бөтен холкыбыз туры килде. Сүзсез аңлаша торган дусларга әйләндек. Шуңа күрә бәхәсле ситуацияләр дә бик сирәк. Кирәкле урында туктый беләбез. Мин күбрәк сәхнәдә булуыма, көйләр язуыма карамастан, Эльвира миңа караганда хыялый. Ул очып китә, мин җиргә тартып төшерәм... Бу иҗади дуслыкның тәүге тамашасы 22 сентябрь, "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә була! Көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк