Илназ Сафиуллинның сәламәтлеге куркыныч астында
Шушы көннәрдә анализлары билгеле булган артист тамашачыларын янә куркуга салды: Илназ Сафиуллинда COVID –19 вирусы барлыгы ачыкланды.
Күптән түгел популяр автор-башкаручы Илназ Сафиуллин үзенең Инстаграм сәхифәсендә авырып китүе хакында хәбәр итте. Гаилә башлыгы үзендә салкын тию билгеләре барлыгын әйтте һәм Ковидны ачыклау буенча анализ биргәнен белдерде.
Шушы көннәрдә анализлары билгеле булган артист тамашачыларын янә куркуга салды: Илназ Сафиуллинда COVID –19 вирусы барлыгы ачыкланды. «Дуслар, теге авыру миңа да килеп җитте. Кичә компьютер томографиясе уздым, үпкәләрем 25% зарарланган, ике яклы пневмония диагнозы куйдылар һәм дәваланырга өйгә кайтарып җибәрделәр», – дип сөйли җырчы.
Шулай да артист бирешми һәм тамашачыларын тынычландыра төшеп, «Держимся!», – дип юана. Илназ Сафиуллинга сәламәтлек телибез. Тиз арада савыгып, сәхнәгә кайтуына ышанабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк