Логотип
Хәбәрләр

Иркәгә ни булган? - «Ходай үзе сакласын...»

Иркәгә ни булган? Әллә аны кемдер үпкәләткән яисә рәнҗеткән микән? Җырчының бу сүзләре күп тамашачыларны борчуга салды.

Иркәгә ни булган? Әллә аны кемдер үпкәләткән яисә рәнҗеткән микән? Җырчының бу сүзләре күп тамашачыларны борчуга салды.

«Кызык бу тормыш... Һәр яңа көн куп яңалыклар белән тулган. Һәр кеше үз мәнфәгатен кайгырта. Үзенекен сөйли. Ишеткәнен... Чамалап... Төбенә төшенмичә... Алар шундый, болар тегенди, имеш.

Начар кешләр юк бу дөньяда якыннарым, бары тик бер-берсенә туры килмәгән кешеләр генә күп.Син күрә алмаган, бик начар дип уйлаган кеше, кемдер өчен иң яраткан кешесе, аннан да изге кеше юктыр бәлки аның өчен. Кемдер сине яратмый икән, аның Моңа 100% хакы бар! Ул сине яратмавын күрсәтә икән, ул начар кеше дигән сүз түгел, рәхмәт әйтергә кирәк, дөресен күрсәткәне өчен. Ә мин сине яратам, дип сөйләп, эчтән йөрәге таш булган кешеләрдән инде, Ходай үзе сакласын... Ул кешелэрне биргән икән сиңа, монын өчен дә рәхмәтле булырга кирәк Ходайга. «Сине бөтен кеше яратырга син бит не рубль түгел», – диде миңа бер дустым. Шуңа күрә, һәр туган яңа көнгә рәхмәтле булып уяныйк.

Яратам сезне, рәхмэт минем белән булганыгыз өчен», – дип яза җырчы Инстаграм тасмасында.

Тик шулай да, моңаерга ашыкмагыз, «Берни булмады, болай гына яздым», – дип тамашачыларын тынычландырырга ашыга Иркә. Кайвакыт әллә ниләр турында уйландыра шул, тормыш дигәннәре...

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кызык бу тормыш...Хәр яңа көн куп яңалыклар бн тулган...Хәр кеше уз мәнфәгатен кайгырта...Узенекен сөйли...Ишеткәнен...Чамалап...Төбенэ төшенмичэ...Алар шундый,болар тегенди,имеш...Начар кешләр юк бу дөньяда якыннарым,бары тик бер берсенә туры килмәгән кешеләр генә куп.Син курә алмаган,биик начар дип уйлаган кеше,кемдер өчен ииин яраткан кешесе,аннан да изге кеше юктыр бэлки анын очен...Кемдер сине яратмый икэн,анын Мона 100% хакы бар!!! Ул сине яратмауын курсэтэ икэн,ул начар кеше дигэн суз тугел,рэхмэт эйтергэ кирэк,доресен курсэткэне очен..Э мин сине яратам дип сойлэп,эчтэн йорэге таш булган кешелэрдэн Инде,ходай узе сакласын...Ул кешелэрне биргэн икэн сина,монын очен дэ рэхмэтле булврга кирэк ходайга ...Сине ботен кеше яратырга син бит не рубль диде мина бер дустым...Шуна курэ,хэр туган яна конгэ рэхмэтле булып уяныйк...Яратам сезне,рэхмэт минем бн булганыгыз очен..❤️? (кайберулэр хэзер,Иркә ни булды?Ник алай яздын?Кем ни сойли?дигэн сорулар язырга момкин,берни булмады,просто яздым,яме??)

Публикация от Иркә (@irke_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк