Логотип
Хәбәрләр

Кәрим Тинчурин театры оркестры оешуга 35 ел!

2019 елда Тинчурин театрының һәм оркестрның баш дирижёры вазыйфасына композитор, музыкант һәм дирижёр, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал чакырыла һәм оркестрның составы киңәйтелә.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының тарихы 1980 нче еллар ахырына барып тоташа. Композитор Ренат Бикбулатов 1988 елда «Аршин мал алан» опереттасы (режиссёры Д. Сираҗиев) өчен махсус профессиональ оркестр җыя. Шулай итеп, 2023 нче елда театрның 90 еллыгы белән бергә, без Тинчурин театры оркестры оешуга 35 ел тулуны да бәйрәм итәбез. Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрын композитор, музыкант, дирижёр Ильяс Камал җитәкли.

1980 нче елларда эшләгән артистлар истәлекләрендә оркестр зур үсеш кичергән, күпсанлы спектакльләрне бизәгән, концерт программаларын ясаган коллектив булып калган. Ул чорда оркестр белән театрның музыка бүлеге мөдире, композитор һәм дирижёр Ренат Бикбулатов җитәкчелек итә. Оркестр составына зур дәрәҗәле музыкантлар чакырыла, уйнаучыларның күпчелеге Казан музыка училищесы укытучылары, Казан Дәүләт консерваториясенең профессорлары һәм укытучылары. Оркестрның башкару сыйфаты бик югары дәрәҗәдә булган. Кызганыч, 1990 нчы еллар уртасындагы илдәге катлаулы вәзгыять аркасында оркестр үз эшен туктатып торырга мәҗбүр була һәм театрның оркестр чокыры «консервацияләнә».

Бүгенге көндәге оркестрның «торгызылу» процессының чишмә башы 2013 елда эшли башлаган инструменталь ансамбль. Ансамбль катнашындагы беренче театраль куелыш Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектакле (режиссёр Резеда Гарипова). Алга таба куелган җанлы музыкалы спектакльләр: «Чипполино», «Назлы кияү», «Чулпан», «Эх, Алмагачлары!», «Алай түгел болай ул», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Башмагым–jazz». Болардан тыш ансамбль тарафыннан «Әкият китабы», «Шаян Голшаян», «Соңгы әсәр», «Мәхәббәт баскычы» спектакльләренә музыкаль бизәлешенең аудиоязмалары ясалды. Ансамбль белән театрның музыка бүлеге мөдирләре Ксения Мөхәммәтҗанова (2013-2016) һәм Евгения Глухова (2016-2021) җитәкчелек итте.

2019 елда Тинчурин театрының һәм оркестрның баш дирижёры вазыйфасына композитор, музыкант һәм дирижёр, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал чакырыла һәм оркестрның составы киңәйтелә. Оркестрның репертуары да туплана башлый, спектакльләр музыкасыннан тыш татар классик композиторларының инструменталь һәм вокаль-инструменталь әсәрләре зур урын ала, шул исәптән, Кәрим Тинчурин белән бергә күп еллар иҗат иткән дусты Салих Сәйдәшевнең мирасын барлау өстендә зур эш алып барыла.

Тинчурин театрының оркестры һәм аның солистлары театрыбызның һәм Республикабызның мәдәни тормышында актив катнаша, бәйрәм чараларының, төрле фестивальләрнең, хәйрия чараларының аерылгысыз бер өлешенә әверелә. 88 театраль сезон вакыйгаларга һәм яңа проектларга бай була. Оркестр катнашында «Асылкош», «Ядәч! Исемдә!», «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакльләре сәхнәләштерелә, «Кара Пулат» операсы торгызыла, «Кияү урлау» һәм «Мәдинә» спектакльләренә музыка яздырыла.

Шул ук сезонда театрыбызда «Татар классик музыкасының җәүһәрләре» дип исемләнгән өр-яңа проект барлыкка килә. Әлеге концертлар циклының төп максаты татар музыкасының югары үрнәкләре белән, классик һәм бүгенге көндә иҗат иткән композиторлар иҗаты белән һәм яңа буын яшь һәм сәләтле башкаручылар белән тамашачыларны таныштыру. Концерт программаларында татар халык музыкасы үрнәкләре, З. Яруллин, С. Габәши, С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, З. Хәбибуллин, Х. Вәлиуллин, А. Ключарев, Н. Җиһанов, Ф. Яруллин, А. Монасыйпов, Р. Яхин кебек классик композиторлар иҗаты белән бер рәттә бүгенге көндә иҗат иткән профессиональ композиторлар Р. Кәлимуллин, Р. Ахиярова, И. Байтирәк, В. Харисов, Э. Низамов, И. Камал, А. Сонгатуллина, А. Абдуллина, Г. Тимербулатова, Г. Закирова, Л. Абдуллина һәм башка композиторларның иҗат иткән иң уңышлы әсәрләре яңгырый. Әлеге чаралар лекция-концерт формасында уза, ягъни аларда музыка гына яңгырап калмый композиторлар һәм әсәрләр турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат җиткерелә. Шулай ук концертларда тамашачылар тере уен кораллары һәм аларда башкаручылар белән таныша ала.

89 театраль сезонда оркестр катнашында «Идегәй» спектакле сәхнәләштерелә, «Яратам! Бетте-китте» һәм «Җилкәнсезләр» спектакльләренә музыка яздыртыла. «Кара Пулат» операсы икенче ел рәттән зур уңыш белән Изге Болгар җирлегендә күрсәтелә, күпсанлы дәүләт бәйрәмнәрен бизи.

Театр чараларыннан тыш оркестр Р. Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры белән берлектә күпсанлы тамашачы алдында И. Камалның иҗат кичәсендә һәм «Минем Такташ» операсының аудиоязмасында катнаша, оркестр көче белән Татар Дәүләт филармониясе залында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты дөнья күрә, татар сәхнәсендәге күп санлы артистларның концертларын бизи, алар арасында Айдар Фәйзрахманов, Рөстәм Асаев, Гөлнара Байназарова, Алмаз Ахунов һ.б. Шулай ук оркестр Яшел Үзән музыкаль театры белән уртак проект булган «Мадмуазель Нитуш» исемле оперетта куелышында катнаша.

Бүгенге көндә Ильяс Камал һәм Кәрим Тинчурин театрының оркестры тарафыннан Салих Сәйдәшевнең мирасын барлау, сирәк башкарыла торган әсәрләрен торгызу һәм аудио-альбом яздыруга әзерлек бара, моннан тыш архивка кергән спектакльләр музыкасын, «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» һәм «Безнең җыр» проектларының программаларына кергән әсәрләрне аудио-җыентыкларга яздыру эше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк