Казанда Салават дәүләт башкорт драма театры гастрольләре
Казанга «Зур гастрольләр» белән Салават дәүләт башкорт драма театры килде. Өч көн дәвамында Кариев театры сәхнәсендә өч спектакль күрсәтеләчәк.
Казанга «Зур гастрольләр» белән Салават дәүләт башкорт драма театры килде. Өч көн дәвамында Кариев театры сәхнәсендә өч спектакль күрсәтеләчәк.
12 нче сентябрь, «Безнең өйнең яме» (Мостай Кәрим).
Инсценировка авторы һәм куючы режиссер – Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.
Мостай Кәрим зур булмаган авылдагы гадәти тормыш турында сөйли. Көндәлек мәшәкатьләргә тагын берәү – фронттан килгән хатларны уку өстәлә. Төп герой Җәмилнең әнисе, хат алганнан соң, калага китә. Ул авылга ялгызы гына кайтмый: Җәмилгә сеңел – Оксана исемле кызчыкны алып кайта. Башкорт малае бөтен күңеле белән аңа бәйләнә, кызчык өйнең яменә әйләнә.
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Салават театрында эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде:
- Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте һәрваккыт актуаль булачак. Бу әсәр иң беренче чиратта кешене ярату турында. Шулай ук туганлык хисләре, миһербанлылык, нинди генә авыр вазгыятьтә дә кеше булып калу хакында. Һәм шушы хакыйкатьне автор балалар аша җиткергән.
«Безнең өйнең яме» спектакле «Бердәм Россия» партиясе гранты ярдәмендә куелды. Мин спектакль чыгарганда, Салават театрында баш режиссер Илсур Казакбаев иде. Соңыннан ул безгә, Кариев театрына килеп, «Озын-озак балачак» спектаклен чыгарды. Узган 35 нче сезонда «Ромео һәм Джульетта» спектаклен куйды. Мин куйган «Безнең өйнең яме» спектакле Салават театрында гөрләп бара, касса спектакленә әйләнгән. Менә хәзер алар аны Казанга алып киләләр. Ә ноябрьдә Кариев театры үзе Салаватка барачак, һәм анда Илсур Казакбаев куйган «Ромео һәм Джульетта» спектаклен дә алып барабыз. Менә шундый дуслык җепләре бәйли һәм бер-беребезгә тартып тора безне.
13 нче сентябрь, «Әйбәт кыз Лида» (Андрей Ивашкин).
Режиссёр-постановщик – Нәркәс Искәндәрова.
Лида курьер булып эшли. Чираттагы заказны алып килгән фатирда ул үзенең кайчандыр бергә укыган классташларын очрата. Лиданы бу яшьләр белән куркыныч сер бәйли: алар аркасында аның әтисе үлгән була. Иптәшләрен танып алган кыз тизрәк бу фатирдан чыгып качарга тели. Әмма ишек бикләнеп кала һәм Лида үткәндәге куркулары белән йөзгә-йөз очраша...
14 нче сентябрь, «Абау, димче килә» (Сарвар Сурина).
Куючы режиссёр – Зиннур Сөләйманов.
Спектакльнең төп героинясы – яучы Әминәнең эше каты: ул бай авылдашы, үзе дә тол Рифка кияү эзләү белән мәшгуль. Күңелле мәшәкатьләр Рифның кызларын, кияү егетләрен һәм, гомумән, бөтен авыл халкын үз эченә бөтереп ала. Иң мөһиме – форсатны кулдан ычкындырмаска һәм хисләреңнән качмаска. Һәм тормышның тоташ проблемалардан һәм эштән генә тормаганын, анда һәрвакыт сөенечкә, уен-көлкегә урын барын онытмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк